поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2012 Җәмгыять

Соңгы юлның бәясе

Бу атнада Казан мэриясендә күтәрелгән проблема башкала халкын пошаманга салды: шәһәр зиратларында урын бетә. Хәзер аларның икесе генә бернинди чикләүләрсез эшли. Аларда кешене соңгы юлга озату ким дигәндә 10 мең сумга төшәчәк. Татарстан районнарында исә мондый проблема юк: кырлар да, күңелләр дә киң.

Казанда гади һәм байлар өчен зиратлар булачак

 

Бүген Казанда 28 зират бар, тагын берсе Биектау районында урнашкан. Аларның гомуми мәйданы 2 миллион квадрат метрдан артып китә. Араларында иң зурысы Коры Елга бистәсендә урнашкан. Тик мэриядә сөйләү­ләренчә, бүген Юдино һәм Киндери бистәләрендәге зиратлар гына ачык дип санала. Тик аларының да еллары санаулы. "Андагы мәйдан нибары 2-3 елга гына җитәчәк", – дип аңлата вәзгыятьне Казан башкарма комитетының ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин. Калган зиратларда исә кешене туганнар каберендә генә күмәргә рөхсәт ителә. Чагыштырмача күптән түгел – 1979 елда төзелгән Самосырово зираты да хәзер ярымябык санала.

 

Проблема яңа түгел. Әлеге мәсьәлә инде 2005 елда ук күтәрелгән иде. Казаннан ерак булмаган ике мәйдан хәтта зират өчен тәгаенләп тә куелган: М7 трассасында урнашкан Озерный бистәсендә – христиан, Усады бистәсе янында мөселман зираты төзергә ниятләгәннәр. Тик бу юнәлештә җир астында гына түгел, өстендә дә юллар юк, күрәсең. Мэриядә аңлатуларынча, барысы да җирләрнең хуҗаларына бәйле. "Беренче участок – КМПО заводы милке. Бик тигез мәйдан. Оешма акционерлары аны торак йорт төзелеше өчен бирергә тели. Икенче учас­ток исә федераль милектә. Әлеге мәсьәләне республика үзе генә хәл итә алмый, шунлыктан без Владимир Путин исеменә хат юлладык", – ди бу хакта Марат Ишкин.

 

2005 елда ук күтәрелгән мәсьәләгә Путин бәлки ачыклык кертер анысы. Тик зират өчен мәйдан табу гына җитми: аны төзергә, сукмаклар ясарга, планлаштырырга кирәк. Һәрберсен төзекләндерү дәүләт казнасына 200 миллион сумга төшәчәк. Әлеге зиратларны байлар-ярлылар зоналарына да бүләргә ниятлиләр: бер өлешендә гади генә ярым ай яки тәре урнаштырылган каберләр булса, икенче яртысында купшы һәйкәлләр куйдырта алырдай кешеләрне җирләячәкләр. Хәер, монысы мэрия планында гына әле. Шунысы төгәл билгеле: алар кулланылышка кертелсә, якындагы 30 ел дәвамында шәһәр халкына соңгы ике метр җир өчен борчыласы булмаячак.

 

Нарат ярыймы, имән кирәкме?

 

Дөрес, борчуларның башкасы дә бар – акча. Кеше үлгәч, дәүләт аның гаиләсен социаль түләүләр белән тәэмин итә. Тик әлеге акчаның (бүген ул 4 мең 516 сум тәшкил итә) кешене соңгы юлга озатыр өчен җитмәве турында сөйләп торасы юк. Казанның "Ритуал" дәүләт оешмасында әйтүләренчә, кешене күмү уртача алганда 15 меңгә төшә. Халык, зиратта җирне сатып алып кына була, дип сөйләсә дә, оешма директоры урынбасары Радик Мостафин аңлатуынча, барлык җирләр дә кешеләргә бушлай бүлеп бирелә. "Кабер бәясе" исә эшчеләргә җирне казу өчен түләнә торган акча, ләхет такталары йә табут һәм башкалар бәясеннән җыела. Эшне исә кабернең уңайсыз урнашуы кыйммәтләндерергә мөмкин. Җир казу уртача алганда 4 мең сумга төшәчәк.

 

Мөселманнарда моңа – лә­хет такталары, христианнарда табут бәясе өстәлә. Соңгысының бәясе 1 мең 200 сумнан башлана, ул нараттан эшләнә. Радик Мостафин 160 мең сумлык табутка заказ биргәннәрен дә хәтерли. Мондый зәвыклы җиһаз өчен кызыл агач, имән файдаланыла, ул ефәк белән тышлана икән. Кеше купса, нык куба, дигәндәй. Кабер өстенә куелган һәйкәл бәясе дә төрле булырга мөмкин. Иң гади, мәрмәрдән ясалганы 2 мең 500 сумга төшсә, купшыларының бәясе 500-600 мең сум белән исәпләнә. Аларга гадәттә кешенең портретын төшерәләр. "Өч ел элек үзенчәлекле заказ башкарырга туры килде. Кабер ташына автобус, тальян гармун, машина, кеше портреты, шамаил, ярым айны төшерттеләр. Фани дөньядан киткән әлеге кеше "ПАЗик" йөртүчесе булган, гомере буе машиналар арасында кайнаган", – дип искә ала Радик Мостафин.

 

Бомжларны ничек күмәләр?

 

Яшәргә урыны булмаган, йә туганнары игътибарыннан читтә калган кешеләрне җирләү дәүләт җилкәсенә төшә. "Киндери бистәсендәге зиратта алар өчен махсус урын бүлеп бирелгән. Без аларны махсус график белән, билгеле бер сандагы кеше җыелгач җирлибез. Мондый хәлгә эләгүдән Аллаһ сакласын, – ди МУП "Ритуал" җитәкчесе урынбасары. – Мондый көннәрне зиратка безнең белән имам һәм поплар килсә яхшы булыр иде. Ничек кенә яшәсә дә, кеше дога кылып озатылырга тиеш бит инде".

 

Кешеләрнең кайберәүләре исә, дәүләт ярдәменнән азсынып, туганнары ярдәменә шикләнеп, йә кайгылы көннәрдә аларга өстәмә мәшәкатьләр тудырмас өчен, ике метр җирен алдан кайгыртып куя икән. Сүз исән вакытта хезмәт күрсәтү килешүен төзү хакында бара. Чит илдә аннан халыкның 80 проценты кулланса, бездә хәс­тәр­леләр азрак. "Халык, табуты матуррак, ләхет такталары киңрәк булсын, ди. Әлеге хезмәт кысаларында транспорт, күмү бригадасын, венок санын, зираттагы урынны алдан сайлап куеп була", – ди Радик Мостафин. Эх, кайда егыласыңны белсәң...

 

Әле ярый авыл бар

 

Мэриядә китерелгән мәгълүматларга караганда, Казанда ел саен 15 мең кеше гомере өзелә икән. Аларның 6 меңен якыннары туган җирләренә – авылларга алып кайтып күмә. Районнарда бу эш авыл советы һәм мәчетләр белән берлектә башкарыла. Гадәттә анда урыннар белән дә, түләү мәсьәләсе белән дә кыенлыклар тумый. Мәсәлән, Кайбыч районының Борындык авылында 7-8 ел элек яңа зират эшли башлаган. Әлегә аның дүрттән бер өлеше генә үз хуҗасын тапкан. Акча ягы да башкаладагы кебек түгел. "Кешеләрнең күңелләре никадәр киң, муллага шул кадәр сәдака бирәләр. Түләү дигән нәрсә юк бездә", – дип аңлаттылар җирле үзидарәдә. Дөрес, кайбер районнарда шәһәрдән алып кайтып җирләнгән мәет өчен, туганнарыннан акча сорый башлаганнар инде. Күрәсең, зират бизнесы акрынлып салага да үтеп керә. Әмма бәяләрне шәһәрнеке белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Хәер, халык та бакыйлыкка күчкән туганнарын каладагы зур бәяләрдән качып түгел, ә кабере бер тирәдә булсын, алар догадан мәхрүм калмасын өчен авылга алып кайта.

 

Казанда зиратлар тарлыгы проблемасын крематорий төзеп хәл итәргә дә теләп карадылар. Янәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новокузнецкида бар алар. 2004 елда корылманың эскизларын да булдыра башладылар, Казан миченә үрнәк итеп Чехия һәм Германия тәҗрибәсе алынды. Тик мондый крематорий шәһәр казнасына кыйммәткә төшәчәк иде. Мисал өчен, Новокузнецкида төзелгән охшаш корылманың бәясе 1 миллион 200 мең доллар белән исәп­ләнә. Икенчедән, бездә халык туганнарын көлгә әйлән­дерергә әллә ни ашкынып тормый. "Без бит папуаслар түгел. Алар гына ул кеше җәсәден салга салып, ут төртеп елга буйлап агызып җибәргән. Бездә каберне кул белән казу гадәткә кергән. Без крематорийга түгел, механик казуга да каршы. Бүген трактор чүмече белән бер кабер әзерләп куялар, иртәгә траншея казый башлыйбызмы?!" – ди бу хакта Радик Мостафин.

 

Әле ярый авыл бар. Авыл булганда, крематорий да кирәк­ми, акча да: ул кешене үстерә, читкә җибәрә, ә аннары барыбер кире кабул итә.


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 56-57 | 30.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»