поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.03.2012 Юмор

Затлы бүрек

Ләбиб Лерон белән Данил Салих туган якларына – Актанышка кайталар. Иң беренче итеп якын дуслар көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты башлыгы Илдар Имамовка кунакка керәләр. Илдар аларны җылы каршылый, чәй белән сыйлый. Бераз гәпләшкәннән соң бу ике кунак китәргә җыена. Киемнәрен кигәндә Илдар Имамовның күзе Ләбибнең башындагы бүрегенә төшә.

– Карале, Ләбиб, – ди ул. – Башыңа бер дә килешле бүрек элмәгәнсең. Үзем затлы бүрек бүләк итим әле... – Шулай ди дә, Ләбибнең башына затлы бүрек кидерә.

 

Арттарак басып торган Данил, эченнән генә: «Их, дурак булдым, әткәйнең маллар арасына киеп чыга торган бүреген киеп киләсем калган икән», – дип уйлап куя.

 

Шактый вакыттан соң бу ике ахири яңадан туган төбәкләренә кайтырга җыеналар. Иртә белән Казан аэропортында очраша болар. Лерон Данил дустының өс-башына чирканып карап тора да:

 

– Данил, синең юньлерәк киемнәрең дә бар иде түгелме соң? – ди.

 

– Нигә? – ди юлдашы. – Илдар дус янына кунака кермибезмени?

 

Нуретдин мунчасы

 

Күчмә театр артистлары бер авылга килеп төшә.

 

Нуретдин Нәҗмиев белән Шамгун исемле шофёр бер фатирга керә. Хуҗабикә боларны бик җылы каршы ала. Өстәл артына утыртып сыйлый.

 

«Кичкә, театрыгыз бетүгә, мунча ягып куям», – ди.

 

Спектакль бетә. Шамгун ашыга-ашыга кайта да, хуҗабикәдән рөхсәт тә сорамыйча, мунчага китә. Тиз генә чишенә, мунчаның себеркеләр эленгән чормасына менеп кунаклый.

 

Озак та үтми, сызгыра-сызгыра, Нуретдин Нәҗмиев килеп керә. Ул да мунча алачыгында чишенә, мунча эченә үтмәкче була. Чормада утырган Шамгун аның чәченнән эләктереп ала. Нуретдин, аңын югалтып, идәнгә ава. Каушап калган Шамгун салкын суны тегенең өстенә күпме генә койса да, Нуретдин аңына килми. Куркуыннан нишләргә белмәгән Шамгун, шәп-шәрә килеш, ярдәм сорап, урамга чыгып йөгерә.

 

Хәкимыч шәкерте

 

Марсель Хәкимыч Сәлимҗанов каникулдан соң килгән студентларыннан сорый:

 

– Каникулда нинди китаплар укыдыгыз?

 

Кемдер Пушкинны укыган, кемдер – Исхакыйны, кемдер – Лопе де Веганы. Иң артта посып утырган шәкертеннән:

 

– Ә син нәрсә укыдың? – дип сорый остаз.

 

– Минме... Мин... Әпсәләмовның әле яңа гына язылган романын укып чыктым, – ди шәкерт.

 

– Шулаймыни?! Исеме ничек соң ул романның?

 

– Анысын хәтерләмим. «Идел»дә чыккан иде, – дип котылмакчы була Әпсәләмовның күптән инде вафат булганын белмәгән шәкерт.

 

– Яхшы... Яхшы... Алайса шул журналыңны ал да, Әпсәләмовтан автограф алып кил, яме, – ди остаз.


Данил САЛИХОВ «кесә»сеннән
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»