поиск новостей
  • 16.02 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры, 12.00, 12+
  • 16.02 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры, 18.00, 12+
  • 16.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 16.02 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 16.02 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Февраль
  • Гакыйль Сәгыйров (1938-2009) - шагыйрь
  • Фәнзаман Баттал (1939-2015) - язучы
  • Алексей Морозов - хоккейчы
  • Рамил Әсхәдуллин - композитор
  • Рузилә Сафина - нәшир
  • Диана Рәхимова - актриса
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
30.03.2012 Дин

Коръәнне аһәңле итеп укыгыз!

Бик күпләр Коръәнне үзенең авызына җәмәгатьне каратып торырлык итеп уку турында хыяллана: ул адәм балаларының иман нурын арттыра һәм аларны дөнья мәшәкатьләреннән, юк-бар, файдасыз, буш сүзләр сөйләүдән котылып торырга; кешегә тормыш авырлыкларына күз йомарга, рухны күтәрергә, Аллаһ белән сер булып сакланыла торган аралашу булдырырга ярдәм итә.

Коръәнне матур итеп укыганда тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, тавышыңның моңлы, ягымлы яңгыравын халык-тамашачы хөкеменә тәкъдим итәргә ярыймы? Үз адресыңа мактау сүзләре ишетү һәм Коръәни-Кәримне кабаттан уку мөрәҗәгатен кабул итү рөхсәт ителәме?

 

Пәйгамбәребезнең (с) Габдерраззак һәм башкалар тапшырган хәдистә мондый юллар бар: “Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора”.

 

Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, “үз” тавышы белән (бөтен кеше ишетерлек итеп, әмма шул ук вакытта “каты” кычкырмыйча) Китап укучыларга да юлыгасың. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен Ходай тарафыннан бүләк ителгән сәләтеңне осталык дәрәҗәсенә үстерергә һәм аны белгечләргә гел тикшертеп торырга кирәк. Аһәңле тавышыңны мактау сүзләреннән һәм рияланудан саклау алай ук җиңел түгел, әмма мөмкин эш.

 

Аллаһ Илчесенең (с) Кыямәт көнендә җавап тотачагыбыз турында әйткән васыятен истә тотарга кирәк: “Аллаһ каршына басканнан соң... фән белән шөгыльләнгән һәм бүтәннәрне гыйлемгә өйрәткән кешегә Аллаһ аңа, Үзе биргән сәләтләр турында исенә төшерергә мөмкинлек бирәчәк һәм, ул кеше, аларны таныячак. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: “Син алар белән ни рәвешле файдаландың?” Тегесе җавап бирәчәк: “Мин гыйлем алдым һәм белгәннәремне башкаларга да өйрәттем, Коръән укыдым – боларның барысы да Синең ризалыгың өчен иде. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: “Син алдалыйсың. Син, дөрестән дә, гыйлем алдың, әмма ул (синең турында) “син күп белүче” дип әйтсеннәр өчен генә иде. Һәм син (синең турында) “ул – изге Коръәнне укучы” дип әйтсеннәр өчен Коръән укыдың. (Синең турыда) шулай дип әйттеләр дә”. Шуннан соң аны барасы юл буенча йөзе белән аска каратып утлы җәһәннәмгә сөйрәргә һәм шунда ташларга кушылды”.

 

Коръәнне ихласлык белән укучы, аерым кеше белән Аллаһ арасында чит телләрдән оста тәрҗемә итүгә охшаган, безгә күренми торган “күпер” булып калырга гына тиеш. Ул изге сүзләр дөньясында гизүче, җанны өзгәләүче, әмма үзенең “кулы” турында ни үзенә, ни әйләнә-тирәдәгеләргә искә төшерми торган үтә күренмәле озата баручы кебек булырга тиеш.

 

Ахырзаман Китабын уку һәм ятлау иң күркәм эшләрнең берсе булып санала, ул кешене рухи яктан баета һәм аны бик югары дәрәҗәләргә күтәрә. Аһәңле, матур уку җәннәт юлы да, җәһәннәм юлы да булырга мөмкин. Мактаганны һәр кеше дә яратканны һәм үзеңдә тәкәбберлекне җәелдермәүне дә истән чыгармау лязем.

 

Әбү Умамның (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дип хәбәр иткәнлеге турында мәгълүмат бар: «Мин Аллаһ илчесенең түбәндәгеләрне әйткәнен ишеттем: “Коръән укыгыз, чөнки, дөрестән дә, Кыямәт көнендә ул аны укучыга яклаучы кебек булачак”».

 

Тагын да исәпсез-хисапсыз әҗер-савап мөэмин-мөселманга Коръәнне ятлаган һәм, алай гына да түгел, соңыннан аны онытмаган өчен бирелүе мәгълүм. Коръән хафизлар, ягъни Коръәнне хәтердән укучылар – Илаһи Ачыш йөртүчеләрнең җанлы гәүдәләнеше. Ә бит әле Аллаһ Үзенең чиксез рәхим-шәфкате белән истә калдыру юлын тагын да җиңеләйткән: “Сезнең иң яхшыгыз шул: кем Коръән өйрәнә һәм шуны башкаларга да өйрәтә”.

 

Имам әл-Җәзари әйткән: “Көпшә сыман итеп төрелгән кәгазьдә яисә китапта түгел, ә нәкъ менә йөрәктә Коръәнне ятлау юлы белән саклау (әлбәттә, Бөек Затның мөселманнарга бүләге) – Аллаһка ышаныч һәм мөгътәбәрлек үзенчәлегенә ишарә. Изге текстларны хәтердән белмәгән хәлдә, аларны бары тик кәгазьдә генә саклаучылар һәм шуның өчен дә аны гел китаплардан гына карап укучылар мондый Китапка ия булучыларның капма-каршысы булып торалар. Шул ук вакытта, Аллаһ Үзенең чиксез рәхмәте белән мөселманнарга шуны да бүләк кылды ки, аларның кайберләре пәйгамбәребездән (с) Коръәнне хәрефләп өйрәнеп, тулы һәм дөрес итеп укуга бөтенләе белән бирелделәр, бер генә хәрәкәне дә һәм бер генә сәкенне дә төшереп калдырмадылар”.

 

Имам әл-Мәүриди билгеләп узганча, “Коръән могҗизаларының берсе – кешеләрнең кайсы телдә сөйләшүләренә бәйсез рәвештә, аның бар кеше өчен дә җиңел ятлануыннан гыйбарәт. Бер генә китап та Коръән ятланган кебек ятланмый. Бу – аңа Ходай тарафыннан бирелгән үзенчәлек, ул аны шуның белән башка китаплардан аерып тора”.

 

Беренче карашка гына Изге Коръәнне ятлау мөмкин түгел кебек тоела. Әмма сәбәбенә керешкән кеше гел җиңә! Өстәвенә, мондый турылыклы юлдан безне Аллаһы Тәгалә Үзе җитәкләп бара.


Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы