поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2008 Криминал

АКЧА БАРДА КАРАК БАР

Соңгы елларда халык кредит алу белән мавыга, дөресрәге, акча җиткерә алмау сәбәпле, банкларга бурычка бата. Бездә акчалы җирдә караксыз, мошенниксыз гына булмый инде ул. Соңгы вакытта, мәсәлән, автомобильләр кредиты белән бәйле мәкерле җинаятьләр ешайган. Һәм алар, башлыча, эчеп-исереп йөрүче айнымаслар ярдәме белән эшләнә икән.

 

 

 

 

 

САТЫП АЛУЧЫНЫ САТЫП АЛУ

 

“Автокредит” өчьяклы килешү нигезендә рәсмиләштерелә, ягъни сатучыга акчаны банк түгел, ә сатып алучы бәяне акрынлап банкка кайтарып бирергә йөкләмә ала. Әлбәттә, кредит бирүчегә акча арттырып түләнә. “Автокредит” процентлары (11% тирәсе иде моңарчы) гади кулланучылар кредитына караганда, түбәнрәк булганга, алыш-бирешнең бу төре – шактый таралган күренеш.

 

Беренче карашка банклар алдану куркынычы зур булган килешүгә бара кебек. Дөрес, монда автомобильләрне тулысынча иминиятләштерү, транспорт чарасы паспортын (ПТС) хуҗага бирмичә, банкта калдыру кебек саклану мөмкинлекләре бирелә. Нәтиҗәдә, юридик яктан караганда, машина хуҗасы булып банк кала. Әҗәт кайтарылып бирелгәнче, машинаны сатып булмый, димәк ки, сатып алучы аны йөреп тору өчен алып кына торган булып чыга.

 

Әлеге өчьяклы килешүдәге иң тыныч звено булып сатучы кала. Ул банк биргән “тере” акчаны ала да бернәрсә өчен дә борчылмый. “Клиент-банк” мөнәсәбәтләренә аның исе китми. Мошенник халкы менә шуннан файдалана да инде.

 

Казанда яшәүче Сергей Сомов һәм Алексей Резаков та мәкерле план кора. Бактың исә, автокредитка бирелгән акчага ия булу өчен, әллә ни кирәк тә түгел икән. Әлбәттә, машина булырга тиеш. Жуликлар иң алдан кыйммәтле япон һәм герман “иномарка”ларына документлар юнәтә. Инде сатып алучы табасы кала.

 

Быел апрель аенда Сомов Ш.Усманов урамында Ф.Ибраев дигән бер кеше белән танышып китә. Ишегалдында салып утырганда, тегеңә гозерен ирештерә. Имеш, кредитка машина алырга уйлаган да банк рөхсәт итми икән. Ибраев юмарт танышының хәленә керә, ягъни кредитны үзенә алырга ризалык бирә. Әлбәттә, тегесе аңа шактый гына акчалата бүләк вәгъдә итә, беразын биреп тә куя, кыскасы, сатып алучы ролен башкарырга тиешле кешене сатып ала.

 

Шуннан соң эшләр хутка китә. Ибраев документлары нигезендә хезмәт хакы турында белешмә һәм башка кирәкле документлар җыя. Банк булачак клиентларын тикшергән вакытта, Ибраевның эшләмичә йөрүче икәнлеге беленеп, ялганы тотылмасын өчен, кәгазьләрдә үз кешеләренең телефоннарын күрсәтә. Алары, әлбәттә, банк хезмәткәре шалтыратканда, клиентның матди яктан тәэмин ителгән булуына шик калдырмаслык җаваплар бирә.

 

Нәкъ шундый ук ысуллар белән А.Резаков Мәүлетов урамында яшәүче эчкечене сатып ала.

 

МАШИНА САТУ

 

Быел май аенда Сомов Ибраевка “Тойота-Ланд Краузер” машинасын “сата”. Банк сатучыга 900000 сум акча чыгарып сала. Кесәсендә бер яртылык акчасы булмаган “сатып алучы” ошбу сумманы процентлары белән кире кайтарырга йөкләмә алып, кул куя.

 

Бер атнадан шунда ук А.Резаков та теге сәрхуш белән алыш-биреш ясый. Банк (реклама, бигрәк тә антиреклама ясамас өчен, исемен атамыйбыз – Н.В.) “БМВ” машинасы өчен ялган сатучыга 950000 сум бирә. Монысын да яңа “хуҗа” түләргә тиеш була. Шулай итеп, мошенниклар түгәрәк-түгәрәк суммага ия була да куя.

 

Тиздән банк “клиент”ларына счет җибәрә. Акча да күчерелми, бернинди җавап та килми. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, финансистларның хәвефсезлек хезмәте сәбәпне ачыкларга керешә. “Клиент”лар исә бертавыштан акчаны тегеләр түләргә тиешлеген, машинаны күргәннәре дә булмавын әйтә. Хәер, бу – әйтеп тормасалар да аңлашылыр иде. Әлеге ир-атларның кыяфәте үк аларның акчасы да юк, мөлкәте дә булмавын раслап тора.

 

Мошенникларга юлыгу ачыклангач, банк милициягә хәбәр салырга мәҗбүр була. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре берничә көннән алдар каракларны эләктерә. Аларның икесенә карата да РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән маддәсе буенча эш ачылып, тикшерү башлана.

 

Әлеге эштә ачыклыйсы мәсьәләләр биниһая күп. Иң алдан, ничек булдыра алганнар дигән хикмәтле сорауга җавап табарга кирәк. Чыннан да, ялган сатучы, ялган сатып алучыга ялган документлар нигезендә булмаган машинаны сатып, мәртәбәле банкны төп башына утырткан булып чыга бит. Бу инде автосалон, банк кебек оешмаларда аларның кәсептәшләре булмаганмы дигән шик тудырмый калмый. Ялган документны сизә алмауны игътибарсызлык белән акласак та, сатыла торган товар, ягъни машиналарны карамыйча, күрмичә, кредит бирүне берничек тә аңлап булмый.

 

Аннан соң теге “Тойота” белән “БМВ” да чынлыкта бар һәм исән-сау гына йөри икән бит. Бары тик хуҗалары – бөтенләй башка кешеләр, Сомов белән Резаковны белмиләр, димәк, үз “тачка”лары белән башкарылган алыш-бирешне аңлата алмыйлар, имеш. Бүгенге көндә оперативниклар һәм тикшерүчеләр шушы имеш-мимешләрне ачыклау белән мәшгуль дә инде.

 

ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН

 

Чистайдагы “Татаринские” дигән оешкан җинаятьчел төркемнең берничә әгъзасы шундый ук исерек сукбайлар ярдәмендә акча эшли. Болары Русия һәм чит илләрдә чыккан 5 машинаны, алар исеменә кредитка алып, республикабызда мәгълүм зур банкка 4 млн 234 мең күләмендә зыян сала.

 

Машина һәм документлар кулга төшерелгәч, Чистай жуликлары автосалоннан чыкканчы ук төп финанс документы булган белешмә-счетка төзәтмә кертә. Шулай ук транспорт чарасы паспортындагы бомж фамилиясе сызып ташланып, аның урынына туган-тумача, дус-ишнеке языла. Әлеге төзәтмәнең дөрес икәнен раслап, “Әлмәт–Авто” салоны мөһере дә сугыла. Шулай итеп, машинаның хуҗасы үзгәрә. Ә закон буенча кредитны мал-мөлкәтсез мескен кешеләр капларга тиеш. Әлбәттә ки, бомждан миллион таптырып булмый, аңа диңгез тубыктан.

 

Банк хезмәткәрләре пошаманга төшеп, килеп туган хәлне аңлау-ачыклау нияте белән тикшерә башлаганда, теге машина ЮХИДИ органнарында яңа хуҗа исеменә теркәлгән, ул гына да түгел, инде бөтенләй чит бер кешегә сатып та җибәрелгән була. Күргәнебезчә, йомгак очы тагын да ераккарак яшеренгән булып чыга.

 

Ләкин Казан һәм Чистай оперативниклары йомгакны сүтә. Әлеге эштә аерата активлык күрсәткән Р.Г.Караманян һәм В.Ш.Гыйльфанов дигән ике кеше тоткарланып кулга алына. Тикшерүне Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Баш тикшерү идарәсе алып барып эшне судка җибәрде. Шушы көннәрдә хөкемдар аларны мошенниклык һәм җинаятьчел юл белән табылган акчаны легальләштерүдә гаепле дип тапты. Биш һәм алты елга ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.


Наил ВАХИТОВ
Безнең гәҗит
№ 40 | 08.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»