поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.03.2012 Җәмгыять

Тагын биш ел эшләргә ризамы?

Ил халкына пенсия яшен кичектереп торырга туры килмәгәе. Илнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Юрий Воронин үзенчә­лекле тәкъдим ясаган.

Аның сүзләренә караганда, пенсиягә чыгу яшен һәркем үзе сайларга тиеш. Тик шунысы гына бар: хәзерге кебек 55 һәм 60 яшьтән пенсиягә китәргә теләүчеләр дәүләттән минималь пенсия генә алачак. Ә 66 һәм 65 яшькә кадәр эшләргә әзер булучыларга акчаны лаеклы итеп түләя­чәкләр. Юрий Воронин әйтү­енчә, сайлау мөмкинлеге булгач, пенсиям аз дип зарланучылар да калмаячак. Ә сез пенсия яшенә өстәп тагын биш ел эшләргә ризамы?

 

Елена ПОЛЯКОВА, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге Пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге белгече:

 

– Пенсиягә чыгу-чыкмау мәсьәләсен һәркем үзе хәл итә. Пенсия аз, дип зарлансалар да, бүген беркем акчасыз утырмый. Тик халыкның бә­ласе шунда ки, ул иртәгә нәрсә булачагы турында уйламый. Әлеге дә баягы дәүләтнең пенсияне финанслашу программасын алыйк. Аның турында бөтен кешенең ишет­кәне бар, катнашучылар гына бармак бе­лән санарлык. Әй, 10-15 елдан нәрсә була әле, дөньяның 40 төрле үзгәреп куюы бар, дип кул селтиләр. Ә лаеклы ялга чыгып, пенсия ала башлагач, чит ил картларына күрсә­теп сукраналар. Америка, Германия пенсионерлары картлык кө­нендә экскурсияләргә йөри, ял итәргә барырга акчалары җитә, имеш. Чит илдә яшьләр безнекеләргә караганда күпкә алданрак эшкә урнаша. Шул көннән башлап булачак пенсиясен кайгырта. Шуңа күрә Мәскәүдә яңгыра­ган тәкъ­димне начар димәс идем.

 

Әлфия ВӘЛИЕВА, Татарстан Иҗтимагый палатасының Социаль сәясәт һәм социаль мәсьәләләр буенча эшче төркеме җитәкчесе:

 

– Бүген пенсия яшенә җиткән бөтен кеше дә алга таба хезмәтен дәвам итә алмый. Чөнки арабызда төрле һөнәр ияләре бар. Авыр эш урыннарында эшләүчеләрнең моңа сәламәтлеге җитмәячәк. Мә­сәлән, слесарь, ташчы, эретеп ябыштыручы кебек һөнәр ия­ләре пенсиягә чыгарга калган көннәрне санап эшли. Бүген уртача гомер озынлыгы күрсәткече артса да, халыкның сәламәтлеге күрсәткече яхшылардан түгел. Безгә мөрә­җәгать итүчеләр дә күп. Өлкәннәргә өстәмә ярдәм, дәва­лау кирәк. Ә сәламәтлеге какшаган кеше ничек эшләсен? Уңайлы эш шартлары булмаганда пенсия яшен арттыру турында сөйләшү артык.

 

Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, баянчы:

 

– Минем 43 ел эш стажым бар. Бу азмы икән? Минемчә, алтмыштан соң кешенең нә­тиҗәле итеп эшләрлек рәте калмый. Төрле өлкәдә хезмәт итүчеләр бар бит. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагында пенсиягә чыкканчы эшләсәң дә бик җиткән. Пенсия ул – кешенең гомер буе эшләп тапкан акчасы. Ай саен хезмәт хакының күпмедер өлеше кү­черелеп бара бит. Бүген пенсия яшенә җитмичә үлеп ки­түчеләр дә байтак. Андый­ларның гаиләләренә бернинди компенсация түләнми. Шуңа күрә 55 һәм 60 яшькә җиткәннәргә лаеклы акчасын түләргә кирәк, дип саныйм. Дәүләт исә гел шул акчаны түләмәү ягын карый.

 

Светлана АФОНИНА, бухгалтер:

 

– Юк, өстәмә акчалары үзләренә булсын. Картлык буенча пенсия яше җиткәнне түземсезлек белән көтәм. Рә­хәтләнеп ял итәр идем. 60 яки 65 яшькә җиткән карт-карчыкның кайсы эш бирүчегә кирәге бар соң? Түрәләр әнә шул хакта уйлансын. Пенсия яшен арттыру илдәге фә­кыйрьләр санын арттырачак кына. Чөнки олы яшьтәгеләр эш таба алмыйча аптыраячак. Яшь аермалары зур булган ике кешегә утын ярырга яки кәгазь тутырырга кушсаң, яшьрәге эшне тизрәк башкарып чыгачагы көн кебек ачык. Хезмәт урынында да яшьләргә өстенлек бирергә тырышалар. Пенсия яшен арттырмаячаклар, дип өметләнәм.



Ватаным Татарстан
№ 53 | 24.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»