|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2012 Җәмгыять
Байлык – бәхетме ул?!Кичләрен, эшләрем төгәлләнгәч, газеталар укырга яратам мин. Гадәттәгечә, беркөнне шулай Татарстанда татарча нәшер ителгән бер газетаны (исемен әйтеп тормыйм ) кулларыма алып, укып утырам. Шунда: “Гаилә - бәхет ачкычы”, дип аталган рубрика астында басылган бер мәкаләдә: ”... гел уңышсызлыкка очрап торган ирдән аерылуыгыз хәерле. Аны “үзгәртәчәкмен”, дип уйлап, хыялланмагыз да. Алда сезне фәкыйрьлек көтә яки бәхетсез булачаксыз. Мондый әти - балалар өчен дә начар үрнәк”, - дип язылган юлларга игътибар иттем. Моның язучысы кем икән, дип карасам, ул хатын-кыз булып чыкты. Газетага язып, пропаганда алып бармасаң да, җир йөзендә болай да бәхетсезләр бик күп бит. Һәрхәлдә, гаиләсен югалткан ирләрнең эчү баткаклыгыннан күтәрелеп, дөрес юлга баса алмаганнарын бик еш очратып торабыз. Әти-әнине сайлап алмыйлар, диләр. Ә гөнаһсыз балаларга яшәр өчен әти дә, әни дә бик кирәк.
Элек кызларны кияүгә биргәндә: барган җиреңдә таш бул, дип киңәш биргәннәр. Шуның өчен дә ул вакытларда тулы түгел гаиләләр саны күп булмаган. Ә хәзер, кызганычка каршы, елдан-ел алар артып кына тора.
Хатын-кыз - тормыш тоткасы, диләр. Минемчә, аларга һәрчак аек, камил акыл белән эш итәргә, өстәвенә сабыр да булырга кирәк. Акыллы хатын ул һәрчак иренә киңәшче, дөрес юл күрсәтүче, авыр вакытта кычкырышмый гына: "син көчле зат, барын да булдыра аласың”, - дип аңа рухи яктан ярдәм итәргә дә тиеш.
Ярый, гаилә таркалды, хатын-кыз да, ир кеше дә үзе теләгән башка кеше белән гаилә корды, ди. Шуннан соң күзләреннән моң, сагыш түгелгән сабыеңның яшьле күзләренә ничек күтәрелеп карамак кирәк?! Алдагы көндә ул сезне дошман күрмәс, дип кем әйтә ала?! Яшьли ятимлек ачысын татыган балалар җәмгыятебездә иң куркыныч кешеләр булып санала, чөнки алар рухи яктан көчсез, күңел төшенкелегенә тиз бирелүчән, йомшак характерлы, үзен дә, башкаларны да яклый алмый торган булып үсәләр бит.
Мин үзем дә, бер яшемдә әтием вафат булып, ятимлек ачысын татып үстем. Дөрес, әнием, нык характерлы кеше буларак, безне, балаларын, тормышка яраклы кешеләр итеп, җил-яңгыр тидерми үстерде, мең рәхмәт аңа. Ә шулай да, төннәрен йоклап ятканда кисәк кенә уянып китеп, әниемнең үзалдына уйланып, моң-сагышка батып утырган борчулы йөзен исемә төшерсәм, әле дә йөрәгем телгәләнә. Ул бичара кышлыкка ягарга утынын, терлеккә азыгын, сабыйларыма җылы киемнәрен кайдан, ничек җиткерим, дип кайгыргандыр. Ялгыз балалар үстерүче әнкәйләргә, хәлемнән килсә, исән чакларында ук һәйкәл куяр идем мин.
Яза башлагач, тагын бер эчемне пошырган әйбер турында сөйләп узасым килә. Мәскәү телеканалларының берсендә күрсәтелә торган “Давай поженимся” дип исемләнгән тапшыру беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Без аны гаиләбез белән бергәләп, көтеп алып, карыйбыз. Сүз дә юк, тапшыру бик тә кызыклы, алып баручылары да чибәрләр, тормыш тәҗрибәсен туплаган ханымнар. Ләкин бу тапшыруның миңа ошамый торган бер ягы бар. Ник дисәгез, кияү белән кәләшне таныштырып утырганда, алып баручының берсе - Роза Сябитова булачак кияүне бер-бер артлы: “Квартираң, машинаң бармы? Хезмәт хакың күпме?” – дигән сораулар белән күмеп ташлый. Минемчә, тапшыруга төрле мохитта тәрбияләнгән, төрле дәрәҗәдә яшәгән егетләр килә бит. Биредә һәр кешене бер калыпка салып үлчәргә ярамый. Үзләренә пар таба алмаган егетләр бай булмау сәбәпле, гомеремдә өйләнмим, дип гарьләнеп кайтып китәргә, аларның хыяллары челпәрәмә килергә мөмкин.
Монда ялкаулар турында сүз бармый. Әйтик, егет яңа гына армия хезмәтеннән кайтты яисә, күптән түгел югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнашты (эше булса) һәм аның үз гаиләсен корып, сөйгәне белән парлы тормышта яшисе килә, ди. Мәскәүне дә бик тиз төземәгәннәр бит. Шулай булгач, ул байлыклар күктән төшәме әллә? Әти-әниләргә килгәндә, ул бичаралар балаларына ярдәм итү дәрте белән (гаиләдә берничә бала булса) болай да кредит богавыннан чыга алмый көнне-төнгә ялгап эшлиләр.
Хәзер тагын бер мисал китереп китәм. Күптән түгел бер зур урында хезмәт иткән дәрәҗәле ир кеше белән яшь кенә егетнең сөйләшкәнен тыңлап торырга туры килде миңа. Бу абзыебыз да егеткә:
- Энем, машинаң бармы? - дип сорады.
- Юк, - дип җаваплады тегесе.
- Ә квартираң бармы?
- Юк.
- Сөйгән кызың бармы соң?
- Бар. Мин соңгы курста укыйм бит, абый, - диде егет.
- Бик бәхетле кеше икәнсең, улым. Укып кулыңа диплом алуга өйләнеп җибәр. Калганнары барысы да яши-яши була ул. Мин өйләнеп, сөйгәнемне өебезгә алып кайтканда, йокларга яткач, юрганыбыз булмау сәбәпле, әтиемнең тунын ябынып йокладык. Ә хәзер үзең дә күреп торасың, безнең ничек яшәгәнебезне, - диде. - Кызганычка каршы, хәзерге заман кызларының кайберәүләрен квартиралы, машиналы егетләр генә кызыксындыра шул. Аннан соң озак та үтми, байлык бүлеп, сугышырга тотыналар, - дип тә өстәде ул ахырдан.
Язмамны мин: “Байлык - бәхетме ул?” - дип атарга булдым. Үзем үк шушы сорауга җавап итеп, әйе, бәхет, дип җавап бирер идем, чөнки җир йөзендә яшәгәндә анысы да бик кирәк. Ә шулай да, тәгаенләп әйткәндә, яныңда сөйгән ярың булып, бер-береңне аңлап, сабыйлар үстереп, тормыш алып барганда иңгә-иң куеп туплаган уртак байлык кына һәрчак кадерле дә, тәмле дә ул. Ә ансат юл белән килгән байлык беркайчан да бәхет китерми, кыска гомерле була. Без кайчакта чама хисен югалтып, җир йөзендә мәхәббәт барлыгы, дөньяда эчкерсез ярату, хөрмәт итү хисе булганда гына яшәү дәвам итәчәге турында онытып җибәрәбез түгелме соң?! Тикмәгә генә:
Яратырга килдек без бу җиргә, Яратмаган йөрәк яналмый, Яратмаган йөрәк йөрәк түгел, Яратмыйча безгә ярамый. Яратыгыз туган ягыгызны, Яратыгыз сөйгән ярыгызны. Бернигә дә карамый, Мәхәббәтсез яшәү ярамый! - дип җырламыйлардыр шул.
Наҗия ХӘМИТОВА |
Иң күп укылган
|