поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2012 Җәмгыять

Шаһитлар бармы?..

Эчке эшләр министрлыгын тәнкыйтьләү, законны санга сукмаучы хезмәткәрләрен битәрләү, җинаять юлына баскан полицейскийларны каргау белән бер­рәттән: "Нишләп МВД хезмәт­кәрләренең элегрәк кылган шундый ук вәхши җинаятьләре турында җәбер-золым күрүчеләр прокуратурага, тикшерү комитетына һәм башка органнарга гаризалар, шикаятьләр, мөрәҗә­гатьләр язмаган?" – дигән сорауны да куялар. Имеш, әгәренки полицейскийларның элекке җинаятьләре ачыкланган булса, "Дальний"да Назаров фамилияле бичараны кыйнап, арткы тишегенә шампан шешәсе тыгып үтермәгән булырлар иде.

Еш кына мондый сорауны да куялар: "Нишләп безнең гражданнар, теге яки бу җинаятьнең шаһиты була торып, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә омтылып тормый?"

 

Минем менә шушы момент турында бераз фикерләп аласым килә.

 

Чыннан да, нишләп безнең илдә кешеләр шаһит ролен үтәргә аяк терәп каршы тора?

 

Минем уйлавымча, монда башка сәбәпләрнең нәтиҗәсе булган ике төп сәбәп бар:

 

1) Җавапсызлык һәм битарафлык.

 

2) Курку.

 

Без бүген халыктан читләш­кән "чиновничье-олигархическо-хоккейно-футбольно-волейбольно-гламурная" элиталы, законнарны кемдер үти, кемдер законнарга төкерә торган сәер илдә яшибез. Аның законнары да хакимиятнең һәм аңа тугрылыклы чиновниклар "гаскәре"нең мәнфәгать­ләреннән чыгып кабул ителә. Бу гаделсезлеккә каршы халык бернишли алмый, чөнки ул дәүләт белән идарә итүдән читләштерелгән, халкыбыз парламентның законнар кабул итүенә берничек тә йогынты ясый алмый, түрә­ләрнең эшчәнлеген күзәтә алмый, халкыбыз дәүләт җитәкчеләрен, депутатларны, җирле үзидарә башлыкларын гадел сайлаудан мәхрүм ителгән. Кешеләрнең аңында: "...Миннән берни тормый, минем сүзгә беркем колак салмый, минем өчен инде анда барысы да хәл ителгән..." – дигән уй-фикер бик тирән сеңгән. Халыкның апатиясе – ил-көн хәленә җавапсыз карый торган влачка карата гына түгел, ә бәлки, гомумән, ти­рә-ягындагы ыгы-зыгыга, тормыш-көнкүреш­кә, вакыйгаларга карата да. Битарафлык һәм ваемсызлык халыкның һәр катлавына үтеп кергән, алай гына да тү­гел, социаль дәрәҗәгә, мөм­кин­лекләргә, вазыйфаларга, тормыш укладына карап трансформацияләнгән, үзгәргән, яраклашкан.

 

Россиядә бу халәт элек-электән хөкем сөрә. Кешеләр арасында ирекле рәвештә, өстән кушмыйча, билгеле бер әхлакый элемтәләр урнашмаса, чын җәмгыять төзү мөмкин түгел. Нигезендә гаделлек яткан җәм­гыятьсез гадел хөкем яши алмый һәм аңа карата ихтирам булалмый.

 

Кешеләрне еллар тәрбияләгән кебек, халыкларны гасырлар тәрбияли. Россиядә һәрвакыт гаделлек үзенә урын таба алмады, монда гасырлар буена әхлакый тәрбия һәм ирекле рәвештә үз-үзеңне тыю җитенкерәмәде, ә бу исә беркайчан да гражданлык чыныгуны үтмәгән коллар халәтенә тиң.

 

Шуңа күрә безнең влачка криминал үтеп керде дә инде. Без ил мөлкәтен урлаганнарын, талаганнарын үз күз­ләребез белән күрдек, төрле дәрәҗәдәге, төрле мастьтагы "чиновник-временщик"ларның оятсыз рәвештә ил-көнне үз асларына җәеп ятканнарына шаккаттык, аларның беркемнән, бернәрсәдән курыкмауларына шаһит булдык.

 

Безнең бабайлар, әтиләр узган гасырда кайбер халыкларның кара төшләренә дә кермәслек афәтләрне, кайгы-хәсрәт­ләрне күргән. Безнең ата-бабаларыбыз күргәннәрне планетадагы иң югары судларда да шаһит буларак кына сөйләп бетерерлек түгел. Хәзер инде без, балаларыбыз, оныкларыбыз бүгенге дәүләт җитәкчеләренең, регионнардагы тү­рәләрнең, шәһәрләрдәге, поселоклардагы, авыллардагы башлыкларның ниләр кылганына шаһит. Без бүген дә кительләренең төсен үзгәртеп кигән садист-полицайлардан куркып яшәргә мәҗбүр.

 

Мин инде чиновникларның трибуналардан, телеэкраннардан "феня" белән сөйләүләре хакында бер язган идем. Кайчандыр уголовниклар арасында гына кулланылган сүзләр, никтер, хакимият вәкилләренең дә күңелләренә хуш килә. "Зона" жаргоныннан бик күп сүзләр, әйтем­нәр элитаның сүзлек запасын "баетты" һәм дә бу күренеш мине бигүк гаҗәпләндерми, чөнки криминал белән влачның "туганлашу" процессы өчен ул табигый хәл.

 

Халык моны күреп, ишетеп тора. Халык глобаль криминализациянең, түрәләр тарафыннан илнең бүгенгесенә, киләчәгенә карата вәхши җавапсызлыкның шаһиты булды.

 

Шул сәбәпле, "элитар братва" өчен кайнаган бу "яшәү бәйрәме"ндә гади кеше үзен артык һәм кирәкмәс бер җан иясе итеп саный. Шуңа күрә инде алдан ук сатылган-алынган, алдан хәл ителгән суд процессында гади кешенең шаһит булып катнашасы килми, алай гына да түгел, курка, чөнки анда аңа һәммәсе дә чит-ят – җинаятьче дә, судьясы да, прокурор да һәм көчсез-хәлсез адвокаты да; гади кешедән үчне җинаятьче генә түгел, хокук саклау органнарында эшләүчеләр дә алырга мөмкин, чөнки алар криминал белән дустанә мөгамәләдә яши. Шуңа күрә кеше үз күзләре белән күргәнне дә, күрмәдем дип, шаһит сыйфатында катнашудан кача, чөнки шаһитны теләсә кайчан, теләсә кайда уголовниклар да, "ментлар" да үтерә ала.

 

Шуны да исәпкә алырга кирәк: XХ гасырда коточкыч экс­периментлар, репрессияләр, судсыз-нисез атып үтерүләр кичергән илдә хокук саклаучы органнарга ярдәм итү халыкта яман эш санала, андыйларга бездә һәрдаим җирәнеп карадылар һәм беркайчан гафу итмәделәр. Күрсә дә, күрмәдем, дисә, белә торып та, белмим, дисә, безнең шартларда кешенең җаны тынычрак була.

 

Ә кешеләрне җәзалап үте­рүче садист-полицайларга шаһитлар булмау кирәк тә инде. Былтырмы, өченче елнымы Казанның Дәр­виш­ләр бистәсендә милиционерлар тарафыннан берәүне шулай җәзалаганнар иде инде. Ул исән калган иде, аны хәтта телевизордан күрсәткән­нәрен хәтерлим. Аның да, арткы тишегенә швабра сабын тыгып, эчке органнарын ерткан булганнар. Алга таба бу хакта бернәрсә дә ишетелмәде – "замяли"дыр инде. Мөгаен, шаһитлар табылмагандыр. Кешене шундый ысул белән көчләргә безнең милицияне (хәзер инде полицияне) махсус курсларда укытып кайтаралар микән әллә?..

 

Законнар кемдер өчен бар, кемдер өчен юк икән, гадел хөкем буласына халык өметен җуйган икән, үзләренең вәгъ­дәләрен, бурычларын үтәмәү түрәләр өчен намуссызлык вә әхлаксызлык дип саналмый икән, нинди "тайна следствия" яки "тайна свидетелей" хакында сүз алып барырга мөмкин?!

 

Халык курка! Бүгенгесеннән, иртәгәсе көннән, килә­чәктән, ЖКХдан, түрәләрдән, полициядән, бандитлардан, наркоманнардан, СПИДтан, сыйфатсыз ризыктан, кадастровый отделлардан, регистрационная палаталардан, җир-суның иң гүзәл тарафларын шәхси милекләренә әйләндергән мафиядән. Гади халыкны яклаучы да, саклаучы да юк! Закон буенча аның хокуклары бар кебек, ләкин ул хокукларны да, халыкның үзен дә санга суга торган дәүләт төзү әле хыялда гына кала.

 

Күзәтү камераларын куеп кына МВДны полицейский формасы кигән фашистлардан арындырачакбыз дип уйласагыз – ялгышасыз!

 

Без хәзер, нәрсә, хокук сакларга тиешле кешеләрне кү­зәтеп, аларның җинаять кылмаулары өчен көрәшергә тиешмени?

 

Аларның һәр кабинетына камера кую көненә калганбыз икән, димәк, хокук саклаучы органнарга ышанмыйбыз.

 

Күккә карап Аллага гына ышанасы кала. Безнең өчен ул гына – иң югары хөкемдар, гадел судья һәм иң кирәкле шаһит!

 

Март, 2012


Зөлфәт ХӘКИМ
Ватаным Татарстан
№ 51-52 | 23.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»