поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.03.2012 Спорт

“Маладис, Наил, яхшы!”

Күп тапкырлар РСФСР, СССР чемпионы, Дөнья чемпионатының көмеш призеры, грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры Наил Мөхәммәтгәрәй улы ГӘРӘЕВкә 22 мартта 80 яшь тула

Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында туып үскән бу кечкенә генә буйлы егет үткән гасырның 50 – 60нчы елларында 52 килограмм үлчәүдә көрәшеп зур дан яулый. Үзенә багланган ышанычны аклап, Наил Гәрәев татар халкының, Россиянең абруен күтәрә, халыкара ярышларда, чемпионатларда беренчелекне алып, исемен дөнья киңлекләренә яңгырата.

 

Көрәшче карьерасын тәмамлаганнан соң, Наил Мөхәммәтгәрәй улы югары белем ала һәм тренерлык эшенә керешә. Ул Россия чемпионатларында, халыкара көрәшләрдә җиңүче булып танылган егермедән артык спорт мастерын тәрбияләп үстерә. Эзләнүчән тренер көрәшче талантын билгеләүче ысуллар уйлап чыгара һәм бу турыда китап язып бастыра...

 

1962 ел. Тбилисида Советлар Союзының команда беренчелегенә ярышлар уздырыла. Беренче урын өчен иң көчлеләре – “Динамо” һәм ЦСКАның көрәш командалары көрәшә. Ярыш алдыннан тренерлар алай да, болай да чамалап карыйлар – көчләр бертигез булырга охшаган. Димәк, ничья? Уйлый торгач, иң кечкенә үлчәүдә аерма барын күреп алалар. Шулай итеп, Наил Гәрәевкә Советлар Союзы чемпионы Армаис Саидов белән көрәшкә чыгарга туры килә. Ә ул җитез, тиз хәрәкәтләнүчән һәм көчле көрәшче. Ничек итеп шундый көндәшне җиңәргә?

 

Наил Кавказ халкының кызып китүчәнлеген истә тотып, Саидовны тәртәсеннән чыгарыр өчен, “ялгыш” кына аягына баскалый, төртә, келәмнән читтә идәнгә егып сала... Шул минутта сыбызгы тавышы ишетелә. Наил торып баса да келәм уртасына юнәлә. Артыннан килүче Армаис: “Наил, син нигә кагыйдәләрне бозып, келәмнән читкә чыгасың?” – дип сорый. Тәвәккәллеге йөзенә чыккан Наил теш арасыннан гына: “Мин сине келәмдә дә шулай ук егып салачакмын”, - дип җавап кайтара һәм егып сала да. Ул моның өчен 3 очко ала. Чыгырыннан чыккан Армаис сикергәли, кул астына керә башлый. Мондый хәрәкәтләрне күреп, берәр куркыныч мизгелне күрми калу мөмкинлеген абайлаган Наил Армаисны кулыннан эләктереп ала да кинәт алга тарта һәм шундук җилкәсе белән этеп тә җибәрә. Наил авыртуга түзә алмыйча өзгәләнгән көндәшенә усал карап: ”Тагын миңа таба килә башласаң, кулыңны бөтенләй өзеп ташлыйм!” - дип яный, һәм... Кавказ егете бирешә...

 

Җиңүчене иптәшләре күккә чөя, ә Колесов фамилияле бер көрәшче шундук шигырь дә уйлап чыгара:

 

Когда борется Наиль,

Над ковром туман и пыль.

Поздравляю от души,

Маладис, Наиль, яхшы!

 

Бераздан Әлмәттә уздырыла торган ярышта бер төркем көрәшчеләр аны уратып алалар да: “Наил, күрсәт әле, ничек син Саидовның кулын өзеп ала яздың?" - дип көлешә башлыйлар. “Кем курыкмый, килегез яныма!” - дип җавап бирә көрәшче. Ун килога авыррак үлчәүдәге Сисин каршы чыккач, Гәрәев шул ук алымны кулланып, шаяручының кулын чыгара. Башкалар шундук җитдиләнеп китәләр һәм кулларын күтәреп: “Булды, Наил, аңладык, рәхмәт, башкача күрсәтмә”, - дип таралышалар. Шулай итеп, булачак тренер көрәшченең көченә караганда тәвәккәллеге, кыюлыгы, курку белмәслеге күбрәк булырга тиешлегенә тагын бер тапкыр инана һәм укучыларына да беренче чиратта шундый психологик тәрбия бирергә тырыша.

 

Мин Наил абый Гәрәевләрнең чиста, пөхтә, якты өч бүлмәле фатирына килеп кергәндә, берничә тапкыр инсульт кичергән хуҗа янында кече кызы Эльмира, хатыны Суфия йөгерешеп йөриләр иде. Алты ел элек эшкә җыенып йөргән җиреннән кинәт авырып киткән әтиләрен карар өчен, Түбән Камада яшәүче Эльмирага да, Себердә торучы олы кызы Нәфисәгә дә эшләреннән китәргә туры килә. Алар гаиләләрен калдырып, чират буенча яртышар ел Самарада яшиләр һәм беренче вакытларда бик авыр хәлдә булган әтиләрен аякка бастыру өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Түшәктә яткан Наил абый хәзер инде торып йөри. Мин килгәч, кәнәфигә кара-каршы утырып озак кына сөйләштек. Барысын да хәтерли спорт ветераны: нинди ярышларда кем белән көрәшкән, ул вакытта тренеры кем булган, ничек итеп көндәшләрен егып салган һәм нинди приз алган... Үзе тәрбияләгән спортчыларны да исемнәре белән атап чыкты.

 

- Сез гомерегезне көрәшкә багышлаган кеше. Сәламәт булу өчен яшьләргә нинди төр спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәр идегез?

 

- Көрәш – катлаулы һәм травма белән янаучы спорт төре. Минем дә бит менә кабыргаларым да, колагым да сынган. Келәмгә уңайсызрак барып төшкәннәрнең картая төшкәч колаклары да ишетми башлый, кул -аяклары да нык сызлый. Бу бит профессиональ спорт. Ә гомер буе сәламәт булу өчен йөзү, чаңгыда шуу кебек спорт төрләрен сайларга киңәш итәр идем.

 

- Авырагач, килеп хәлегезне белүчеләр булдымы соң?

 

- Башта күпләр килеп йөреде. Хәзер сирәгәйделәр. Похвистнево районының элеккеге башлыгы Александр Ларионовка мин бик рәхмәтлемен, әлегә кадәр бер бәйрәмне дә калдырмыйча, котлаулар җибәреп торды, хәлемне белде.

 

Менә туган көнемә кунакка күпсанлы туганнарым шушы өемдә җыелачаклар – бертуганнарым гына да 10 кеше, ике кызым, аларның ирләре, оныкларым... Дөньяда ничек кенә танылсаң да, хәлең авырайгач, гаилә кирәк шул. Алар минем терәгем, ә мин аларның шушы тырышлыкларын күреп, сыната алмыйм инде. Яшәргә кирәк, яшәргә!..

 

Алты ел эчендә 8 тапкыр хастаханәдә, шул кадәр үк санаторийларда дәваланганнан соң, Наил абый яңадан сөйләшергә, утырырга, йөрергә өйрәнгән инде. Еш кына аның бүлмәсеннән Коръән аятьләрен ишетергә була. Көрәшче характеры бу авыру белән көрәштә дә җиңеп чыгар, дип өметләнеп, Самара татарларының гына түгел, Россиянең горурлыгы Наил абый Гәрәевкә сәламәтлек, ә туганнарына түземлек һәм шәфкатьлелек телибез. Сез бит, Наил абый, “маладис”!

 

 

РӘСЕМДӘ: Наил ГӘРӘЕВ тормыш иптәше Суфия апа белән.

 

(Фотосурәт  www.ositopictures.com/phone сайтыннан алынды).


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 12 | 17.03.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»