|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2012 Экология
Тетрациклинлы тавыкТәмле тавык ботын кимергәндә яки бер чынаяк сөт эчкәндә, үзебез дә сизмәстән, без зур микъдарда антибиотиклар кабып йотарга мөмкин. Хайван ризыкларында бу матдәләрнең булуын кыяфәте яки исе аша гына билгели алмыйлар. Ул белгечләрнең генә кулыннан килә. Терлекчелек продуктларына антибиотиклар каян эләгә соң? Җавабы гади. Җитештерүчеләр авыру хайваннарны йә дәвалаган, йә “профилактика өчен” дару белән сыйлаган. Россиядә авыл хуҗалыгы малларын үстерү һәм симертү өчен дәвалау антибиотикларын куллану тыелса да, бөтен җитештерүчеләр дә бу кагыйдәне үтәми. Еш кына фермаларда хәлләр бик мөшкел шул. Дарулар, әйтик, суярга дип симертелгән чебешләргә үз кыска гомерләрен салкын абзарда ачлы-туклы уздырырга мөмкинлек бирә...
Кешегә тетрациклинлы тавык ите ашау ни белән яный? Ашамлык белән бергә антибиотиклар да кабул итеп, безнең организм алар нигезендәге дарулардан файда күрми башлый. Табигый иммунитет, ашкайнату системасы, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеге бозыла. Кечкенә балаларга дигән ризыкларда антибиотиклар булу аеруча куркыныч.
Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре планлы рәвештә ит һәм сөттәге антибиотикларны тикшерә, ә быелдан буа хуҗалыкларында ясалма үрчетелгән балыкларда да. Лабораториядә моны ашамлыкларның куркынычсызлыгына һәм азык кыйммәтенә гигиеник таләпләрнең үзгәрүе белән аңлаталар. Тагын бер яңалык - иттә левомицетин нормасы бер кг.га 0,001 мг.нан 0,0003 мг.га кадәр кимегән. Сөттә антибиотиклар бөтенләй дә булырга тиеш түгел.
- Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүгә бәйле рәвештә, без Ауропа стандартларына якынлашабыз, - дип билгеләп үтә токсикология, биохимия һәм микология бүлеге мөдире Вера Семченко. - Продукциягә таләпләр катгыйлану сәбәпле, быел уңай пробалар күбрәк булырга охшаган. Хәер соңгы вакытта алар кимеде. Былтыр тетрациклин төркемендәге антибиотиклар зур күләмдә 11 ит пробасында, нигездә, тавыкныкында ачыкланды. 2010 елда - 30 пробада.
Ит һәм сөттә антибиотиклар табылгач (андый продукция сатудан алына), белгечләр гаепле хуҗалыкта, пробалар нормага килгәнче, тикшерүләр уздыра. Дөрес, монда да бер нечкәлеге бар. СанПиНнар нигезендә, ветлаборатория фәкать берничә төр антибиотикны гына ачыклый: сөттә - левомицетин, тетрациклин, пенициллин стрептомицины, иттә - левомицетин, тетрациклин, грицин һәм бацитрацин. Шул ук вакытта хәзер хайваннарны дәвалау һәм “симертү” өчен яңа буын препаратлары кулланыла. Әгәр иттә “кара исемлек”кә кермәгән препарат табыла икән, ул ашарга яраклы санала.
Лилия ХӘБИРОВА |
Иң күп укылган
|