поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
08.10.2008 Милләт

ТАТАР, ХӨСЕТЛЕК ИСЕ КИЛӘ!

Татар яшьләренең аралашу, дуслашу, фикерләшү үзәгенә әйләнгән “Шәрык” клубын юкка чыгару кемгә кирәк? Ни өчен “погонлы” абзыйлар бүген безне анда кертми? Бу – татарларга каршы оештырылган чираттагы гамәл түгелме? Рамазан ае дәвамында ифтар мәҗлесләре уздыру кемгә ярамаган һәм ни сәбәпле аңлы татар яшьләрен бүген урамга куалар? Татар кызлары һәм егетләре чираттагы пәнҗешәмбе кичендә Татар иҗтимагый үзәге каршында шушы сорауларга җавап эзләде.

 

Рамазан аенда “Шәрык” клубы һәр көн эшләде. Бу хакта газета укучылар хәбәрдар дип уйлыйм, чөнки “Ифтар-марафон” турында телевизор күрсәтте, радио сөйләде, газета-журнал язды. Ә башка айларда “Шәрык” клубы атнага бер тапкыр пәнҗешәмбе кичендә җыела иде. Ә менә хәзер шул клуб юкка чыгу алдында тора.

 

“Шәрык” клубын япканнар, дигән хәбәр Казанда күз ачып йомганчы таралды. Телефонга шул хакта смслар яуды, татар студентлары әңгәмәсенең төп темасы да шул иде, интернет та шул хактагы мәгълүмат белән шыплап тулды. Татар тотып карамый ышанмас, диләрме әле. Шул ышанмас татарлар кичә булырга тиешле кичне, 2 октябрьдә, иҗтимагый үзәк каршына җыелды.

 

МАҖАРА-А-А!

 

Килгәч тә, милиция вәкилләренә тап булган берәүләр чүт кенә шул абыйлар белән сугышмады. Бәхәс купты. Ниһаять, ахырдан безне бина эченә керттеләр. Яшьләр җиңүе тантанасы! Сөйләшә торгач, сакчыларның татар булуын ачыкладык. Һәрхәлдә, беркемне дә якасыннан тотып, урамга ыргытмадылар. Татарлыктан түгел микән?!

 

Әмма барыбер бер “ЧП” була язды: Татар иҗтимагый үзәгенең идарә бүлмәсен ничек ачарга белми азапландылар. Чөнки ачкыч тишегенә бер “акыллысы” шырпы чүбе тутырып куйган иде. Көлке! Хәер, ахырдан ачкыч тишеген шул формалылар үзләре үк чистартып бирде. Рәхмәт аларга! Ничек кенә булмасын, яшьләр җыены узды. “Ифтар-марафонга” йомгак ясадык. “Шәрык” клубы эшчәнлегенең алдагы берничә аена план төзелде. Планы бар барын, ә менә алдагы атналарда яшьләрне ни көтәсен төгәл генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Бәлки, якадан ук сөйрәп чыгара башларлар. Әнә бит, киләчәктә бирегә “фейс-контроль” белән кертә башлаячаклар икән.

 

Аң-белемле, лидерлык сәләтенә ия яшьләрнең үзара җыелышуы кемнедер куркыта бугай. Беләбез: ахмак халык белән идарә итүе җиңелрәк. Әйе, татарларның ахмак булып яшәве, дәшми-тынмый йөрүе күпләр өчен кулай булыр иде. Гомер-гомергә шулай булган. Бүген аңлы татар яшьләрен бумакчылар… Тиздән өч татарның бергә җыелышып, сөйләшеп утыруы өчен дә Себергә сөрә башлаулары ихтимал.

 

ТАТАРЛАР.РУ САЙТЫ ХӘБӘР ИТӘ!

 

«…Берәр төнге клубта наркотикларга яки СПИДка каршы чара уздырылса, бу хакта “пиар” бик көчле булыр иде, бәлки. Ә менә “Шәрык” һәм бу клуб дусларының 30 көн рәттән наркотиклардан бәйсез, аек, закон бозмаучы яшьләр өчен ифтар мәҗлесләре уздыруына күз йомылды. Әйтерсең алар бу шәһәрдә бөтенләй юк. Аларны беркем күрми һәм эндәшми.

 

Алай гына да түгел, формаль булмаган “Шәрык” клубының активлыгы вак чиновникларга тынычлап яшәргә ирек бирми икән. “Интернациональ” Татарстанның “толерант” башкаласында яшьләрдә миллилек тәрбияләргә, аларны аң-белемле итәргә һәм буш вакытларын файдалы оештырырга бурычлы кешеләр “Шәрык” клубын ябарга карар кылган... 1 октябрьдән клуб эшчәнлеге туктатылырга тиеш икән…

 

…Татарстан җитәкчеләре арасында татар тарихының үрнәген һәм дәвамын саклап калырга теләүче ихлас, яхшы кешеләр табылыр дип өметләнәбез…”

 

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ НИНДИ БИТЛЕКТӘН?

 

“Бу бинада соңгы айда “Шәрык” клубы очрашулары, яңа оешучы татар журналистлары клубы һәм Хәтер көнен оештыру комитеты эшләде. Безне, шулай итеп, Хәтер көнен ясаудан тыярга телиләр”, – ди Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов. Шулай ук активист Айрат Хәтмулла да бинага күп кеше килә башлавы, Хәтер көненә ныклы әзерлек башлану конгрессның, аерым алганда, шунда эшләүче Тәлгать Бариевның ачуын чыгарды, дип исәпли. Бәлки, шулайдыр да. Чөнки сакта торучылар әйтүенә караганда, аларны 12 октябрьгә кадәр яллаганнар. Ә быел, белүебезчә, Хәтер көне нәкъ шул датада – 12 октябрьдә уздырылачак. Ышанасы килми бит әле: татар тарихын юкка чыгару Татар конгрессының үзенә үк кирәк микәнни? Булмас! “Бина – хөкүмәтнеке”, – дип хөкүмәт исеменнән телгә килгән Тәлгать Бариевның тактикасы да аңлашылмый. Хөкүмәт яшьләргә каршы эшли микәнни? Сораулар арта…

 

Әйе, тарихи датаны уздырырга каршы чыгучылар күп булырга охшап тора быел. Студентлар телефонына: “Хәтер көнен быел да оештырсагыз, университеттан “очып чыгачаксыз”, кебек янаулардан башланды дип беләм бу хаосны.

 

Сакчыларны “Астра” оешмасыннан Ринат Закиров яллаган икән. Ул Казан милли-мәдәни үзәгенең дә, Татар конгрессының да җитәкчесе. Татар конгрессы милли хәрәкәтнең Хәтер көнен оештыруына гына түгел, татар яшьләре җыелуына, фикер алышуына да каршы булып чыга түгелме соң?

 

– Бер сүз белән әйткәндә, “безобразие” бу! Яшьләрне махсус ниндидер провокаторлар бутап йөри. Мин “Шәрык” клубының берләшүен теләгән идем. Клубның үз бинасы Татарстан урамында тик тора. Татар иҗтимагый бинасында тәртип салу өчен генә куелган ул сак. “Шәрык” клубына теләсә-кем йөри, теләсә-кем теләсә-ни сөйли башлады. Шуннан гына күрелгән чара. Ә “Шәрык” клубы кичәләре уздырылуга каршы түгелмен. Мин анда тәртипсезлек дип белә идем. Әгәр сез, яшьләр, телисез икән, тәртип була икән, проблема чыгармагыз. Рәсмиләштерү дә кирәкми дип уйлыйсыз икән, ничек бар, шулай эшләүне дәвам итегез. Бернинди проблема юк, – дип җавап бирде Ринат Закиров үзе.

 

ХӨСЕТЛЕК ТҮГЕЛМЕ БУ?

 

– Әлегә кадәр Казанда ике “Шәрык” клубы эшләде. Берсен Мансур Кашапов Татар конгрессында алып бара иде. Без берләшеп тә карадык, ләкин берни килеп чыкмады. Аерым эшләргә булдык. Татар иҗтимагый үзәгендә эшләп килүче “Шәрык” клубына бик күп аңлы яшьләрнең йөрүе, матбугат чараларында һаман безнең клуб хакында язулары, гомумән, безнең актив эшчәнлек Мансурның ачуын китерә, күрәсең. Чөнки аның кичәсендә күпчелекне ТДГПУның татар бүлеге студентлары тәшкил итә. Ә бездә кемнәр генә юк. Төрле югары уку йортларыннан студентлар килә, өлкән буын вәкилләре дә кичәләрдә актив катнаша. Бу клуб ябылуына инициатива күрсәтүчеләр арасында Мансурның булуына шигем юк. Башкача көче җитмәгәч, Татар конгрессы аркылы юкка чыгарырга уйлый ул безне, – дип үзенчә шәрехли ТИҮдагы “Шәрык” клубы кичәләрен оештыручы һәм алып баручы Сәүбән Закиров.

 

Белүемчә, “Шәрык” клубы Казанда икәү генә түгел, ә өчәү. Өченчесе милли музейда эшләп килә. Булмагае шунда, 20 булсын. Үзара узыша-узыша эшләсеннәр. Татар яшьләренә сайлап алу мөмкинлеге тусын. Бер-береңә аяк чалуга кайтып кала башлагач, кемнеңдер хөсетлеге аркасында яшьләр бөтенләй клубсыз калырга тиешме?! Бу очрактагы кебек. Икенчесенә ул бармаячак, чөнки беренчесен кем таратканын белә торып, аның клубына йөреп була микән?

 

Мансур Кашапов исә башка фикердә: “Клуб Амил Нур пәйда булганчы, бердәм иде. Аннары менә икегә аерылды. “Шәрык” клубы эшләячәк, ләкин башка формада. Аны рәсмиләштерү – иң яхшы, иң дөрес юл һәм ул миңа түгел, ә яшьләрнең үзенә кирәк. Кемдер белмичә, ә кемдер юри миңа өеп калдыра. Әгәр без аны теркәсәк, безгә төрле грантлар биреләчәк, төрле юнәлештә эш алып бара алачакбыз. Күп мөмкинлекләр ачылачак. Әйтик, “Шәрык” клубы таныклыгы белән театрга, хоккейга, я булмаса футболга йөри алу начармыни?” – ди ул. Матбугатта: “Мансур Кашапов җитәкләгән “Шәрык” формаль рәвештә теркәлгән, Татар иҗтимагый үзәге бинасындагысы юк”, – дигән сүзләр күренде. Мансур Кашаповның әйтүенә караганда, бер клуб та теркәлү узмаган икән әле. Әлегә… Шунысын да исәпкә алырга онытмыйк: теркәлергә кирәк дип шапырынып йөрүче клуб соңгы ярты ел эчендә ничә мәртәбә җыелды икән? Ә менә ябылырга торучы теркәлмәгән клуб гел эшләп килде. Мансур Кашаповка исә бу ошамады, ахры. Һәрхәлдә, шундый фикер туа.

 

ТАНЫКЛЫКНЫ КАЯН АЛЫРГА?

 

Ялгыш кына килеп кердем мин анда. Мине берәү дә чакырмады. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Мансур Кашаповның “Шәрык” клубы таныклыгы таратуына шаһит булдым әле. Әлбәттә, җыелган яшьләрнең 80%ы ТДГПУның татфак студентлары иде. (Чөнки клуб җитәкчесе шунда укыта.) Алар гариза язды, анкета тутырды. Гаризаның Мансур Кашапов исеменә язылуы аңлашыла. Мине “Шәрык” клубына кабул итегез, дип сорарга туры килде инде гариза язучыларга. Моңарчы андый үтенү, ялваруларсыз да йөри иде бит яшьләр. Ахырдан шул студент халкы алынган таныклыкка Мансур Кашаповның “автографын” сырлатып, мәш килде инде. Шаккатып карап тордым. Тәлгать Бариев әлеге таныклык өләшүне вакытлыча күренеш дип расларга тырышты. 12 октябрьгә кадәр инде, янәсе. Мансур исә башкача уйлый. Кем хаклы бу очракта, әйтегез әле?! Кемнәр генә булмасын, берничә бутап йөрүче бар. Гафу итегез, әмма шушы мәлдә мин үзем өчен бер хакыйкатьне ачтым. Һәм ул шуннан гыйбарәт: фу-у, татар хөсетлеге исе басты Казанны!

  

P.S. Якшәмбедә җыелган “Матбугат клубы”ндагы журналистлар да “Шәрык” клубының рәсмиләштерелүенә каршы. Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗи, Амил Нур һәм тагын бик күпләр рәсмиләштерү яхшыга барып җиткермәячәк, дип уйлый. Аларча, бу чираттагы бюрократиягә, чираттагы кәгазь боткасына гына кайтып калачак. Әлеге ыгы-зыгыны вакытында туктатмасалар, билгеле.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 40 | 07.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы