поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.03.2008 Шоу-бизнес

«ЯЗМЫШ БОРЫЛЫШЫ»: РӘЙСӘ БОРҺАНИЕВА ҖЫРЛЫЙ БАШЛАГАН

Журналист Рәйсә Борһаниеваны укучылар “Шәһри Казан”, “Юлдаш”, “Кәеф ничек?” газеталары аша белә. “Мин җырлый башладым бит әле,” – дип килеп әйткәч, аптырап калдым. Берничә ел бергә эшләү дәверендә Рәйсәдән төрле юләрлекләр ишеткән булды, тик мондый нәрсәне – беренче тапкыр.

Кыска вакытлы шоктан арынгач, беренче җырын тыңларга утырдым. Кызык кына килеп чыккан. “Язмыш борылышы”н Гөлсәрвәр һәм Булат Җиһаншин язган икән. Аранжировкасы да, студиядә яздырылуы да Булатныкы. Инде яңа җырны “Барс-Медиа”ның продюсерлык үзәге директоры Радик Артемьевка да, “Татар радиосы” директоры Алмаз Миргаязовка да тыңлатып караганнар. Алар ошаткан. Бәлки, киләчәктә әйләндерә дә башларлар. Тик Рәйсәнең профессионал булмавы тавышыннан сизелеп тора. Әмма, бәлки, шушы фал җырны үзенчәлекле итәдер дә. Калтырап торган тавыш, берникадәр оялып җырлау манерасы җырны үтә дә эчкерсез һәм “чын күңелле” итә. Хәзерге җырларның күбесе “хит булсын” дип языла. Һәм шуның белән алар еш кына башка хитлар белән буталып, бер соры массага әйләнәләр. Ә монысы – хит булсын дип язылган нәрсә түгел, шуңа да ул башка “дусларыннан” аерылып тора. Кыскасы, Рәйсәгә уңышлар телик. Җыры сыра эчкәндә тыңларлык булмасын (шушы урында “с пивом потянет” дигән әйтемне искә төшерү мәслихәт).

 

Рәйсә:

– Җырлау теләге һәркемнең күңелендә бөреләнеп ятадыр ул. Бигрәк тә хатын-кызларда. Чөнки без хис белән яшибез, кичерешләрнең яхшысы-начары әкренләп җыела да, көннәрдән бер көнне җыр булып тышка бәреп чыга. Бәреп чыга дигәннән, үсмер чагымнан бер вакыйга искә төште. Мин гаиләдә төпчек бала, үземнән өч яшькә өлкән апам бар. Савыт-саба юганда, идән себергәндә гел радиога кушылып җырлый идем. Апама җырларны иркенләп тыңларга комачаулаганмын, күрәсең: “Туйдым бу мыгырдануларыңнан” - дип радионың тавышын катырак ачып куйганын хәтерлим. Музыкаль “фонтанымның” шулай бәреп чыгулары еш булды инде. Ходай кушып, Ләйсән апама радиодан минем җырны кычкыртып тыңларга насыйп булсын!

“Язмыш борылышы” җырының темасын Гөлсәрвәргә үзем биргәнмен. Нәкъ менә “биргәнмен” (көлә), чөнки тормышымда булган бер кызыклы вакыйганы аңа телефон аша сөйләгәндә шундый матур шигырь килеп чыгар дип башыма да китермәдем. Мин кызып-кызып сөйләгән вакытта Гөлсәрвәрнең күңелендә шигырь юллары туган. Икенче көнне ул аны миңа укып күрсәтте. Ничек гаҗәпләнүемне күрсәгез!..

Мин экспериментлар ясарга яратам. Идән юу, көнбагыш сату маҗаралары газета битләрендә дөнья күрде. Җыр яздыруга да менә шул кызыксыну сәбәпче булды. Булат Җиһаншин берәр яңа җыр яздырып карарга тәкъдим итте. Алда әйтеп үткәнемчә, хәзинәмдә Гөлсәрвәр ике ел элек иҗат иткән “Язмыш борылышы” бар иде. Уйнап кына яздырган идек, ошап китте. Шунысы бар, мин сәхнәгә менү, дан-шөхрәт яулау теләге белән янмыйм, бары тик студиядә җыр яздыру процессы ошады. Бу җырны радио тыңлаучыларга ирештереп булырмы, анысын вакыт күрсәтер. Җырымны Ризәлә Исмәгыйлева, Әбри Хәбриев, Гөлнара Исмаева, ГөлҖиһаннар тыңлап карады, алар яхшы фикердә. Гөлсәрвәр аны хәтта үзенең mp3-альбомына кертергә тәкъдим итте. Аллага тапшырдым инде, нәрсә килеп чыгар. Бу өлкәдә бөтенләй тәҗрибәм булмаганга, Миңгол абый Галиевтан берничә дәрес алып карарга исәп. 

Беркөнне Гөлчәчәк исемле дус кызым минем янга, эшемә килде. Килеп керүгә, яңалыгы барын әйтте. Ә мин аны бүлдереп: “Юк, башта мин сиңа яңалыгымны тыңлатыйм әле, соңыннан сөйләрсең,” – дидем дә, наушникларны суздым. Үзем реакциясен тотып алу өчен, йөзенә текәлеп карап торам. Дустымның күңеле тулды, җырны тыңлап бетергәч: “Булды, мин барысын да аңладым, миңа хәзер синең киңәшең кирәк тә түгел, барысын да җыр аша әйтеп бирдең”, – ди. Соңыннан гына аңладым, Гөлчәчәк эшен алыштырыргамы-юкмы дип миннән киңәш сорарга теләгән булган. Шулай итеп, “Язмыш борылышы” аның шикләрен, икеләнүләрен “ә” дигәнче җимереп ташлады.

Дөресен әйткәндә, газета эшенә дә мин очраклы рәвештә генә килеп кердем. Укытучы һөнәрен үзләштерсәм дә, язмыш борылышы нәтиҗәсендә, шундый кызыклы дөньяга кереп киттем. Радио ди-джейлары бер-бер артлы җырлый башлады. Журналистлар ди-джейлардан кимме әллә?! (елмая) Тик җырлауны дәвам иткән очракта да, ул минем өчен бары тик хобби гына булып калачак. Газета укучыларга да Рәйсә Борhаниеваның көтелмәгәнчә, яңа яктан ачылуы кызык булыр дип уйлыйм.

“Барс-Медиа”да эшли дип кенә миңа берәү дә “поблажка” ясарга җыенмый. Киресенчә, өстемә икеләтә җаваплылык алдым. Миңа ташламалар ясауны үзем дә теләмим, чөнки каршылыклар күбрәк булган саен, идеяңа тешең-тырнагың белән ныграк ябышасың бит ул. “Язмыш борылышы” миңа бик ошый, аны ошатучыларның саны артуын күреп торам, шуңа күрә җырның киләчәге өчен чын-чынлап борчылам.


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»