поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2012 Шоу-бизнес

Ун ел мәхәббәт һәм җыр-моң кочагында

Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда татар эстрадасының танылган җырчылары Илдар ХӘКИМОВ һәм Гүзәл УРАЗОВАның “Яшьлегем хыялы” дип аталган концерты булып үтте

Программа җырчыларның 10 еллык иҗатларына багышланган иде. Бу кеше гомере өчен генә кыска вакыт, ә иҗат өчен - бу инде күпләгән җырлар, гастрольләр, табынучылар. Шушы дәвер эчендә Гүзәл белән Илдар Самараның да кадерле кунаклары булып өлгерделәр. Шәһәребездә үзләрен яратучылар да күп, ел саен аларның концертларына байтак кына халык җыела.

 

Гадәттә, бу җырчылар безгә язлар белән бергә килә, һәм бу бик тә урынлы, чөнки яз - мәхәббәт вакыты бит ул. Ә Гүзәл белән Илдар кебек бер-берсенә шулкадәр гашыйк кешеләрне эзләп карагыз әле сез! Хәтта сәхнәдә дә алар бер йөрәк булып, күзгә-күз карашып кына җырлыйлар. Бүгенге көндә татар эстрадасы сәхнәсендәге ирле-хатынлы җырчылар арасында, минемчә, бу - иң матур пар. Менә ун ел инде аларның иҗатлары шушы ялкынлы мәхәббәтләре белән үрелеп бара.

 

Шуңа да аларның концертлары да һәрвакыт дөрләп-гөрләп тора. Җырчыларның дәртле җырлары, мөлаем йөзләре, шаян сүзләре, сәхнәнең матур итеп бизәлүе (Гүзәл белән Илдарның зур-зур фотосурәтләре, экраннан күрсәтелеп торган клиплар), ялкынлы биюләр дә шундый эффект бирә. Тик менә концертларының сюжеты гына һәрвакыт “аксый” шул. Әйтик, үткән елларда ул булып та, тамаша уртасында каядыр юкка чыкса, бу юлы исә бөтенләй бернинди сюжет та юк иде. Җырлар арасында бары тик юморчылар гына чыгып, ниндидер мәгънәсез, тозсыз мәзәкләр сөйләп йөрделәр. Бу артык күренеш булып, тамашаның матурлыгын бозып җибәргәләде. Кич буе сөйләнгән шул мәзәкләрдән Салаватка һәм Айдар Галимовка күрсәтелгән пародияләр генә ярыйсы иделәр. Халык рәхәтләнеп көлде, ичмасам. Шунысы яхшы: быел элеккеге еллардагыча билдән түбән юмор һәм тамашачыны уңайсыз хәлгә куючы оятсыз конкурслар булмады. 

 

Әгәр инде концертны бөтенләй сюжетсыз ясарга уйлаганнар икән, мәзәк сөйләүчеләр урынына биюләр куелса, тулаем бер музыкаль тамаша килеп чыгып, бу күпкә күркәмрәк булыр иде кебек. Әйтик, шул ук татар милли биюләрен халык яратып кабул итәр иде.  Бигрәк тә биючеләре нинди оста бит үзләренең! Югары дәрәҗәдәге профессионаллар.

 

Җыр-моңга килгәндә исә, сүз дә юк, Илдар белән Гүзәлнең аһәңнәре дә, татарларга гына хас моңнары да җитәрлек. Аларны тыңлаганда күңелнең иң нечкә кыллары да тибрәлә, тавышлары әллә кая йөрәк түренә үтеп кереп, җанны дулкынландыра. Бигрәк тә 10 еллык иҗатларына багышланган концертта алар күбрәк иске, инде хитларга әверелеп, ничәмә еллар яратылып тыңланган җырларын яңгыраттылар. Илдар исә гармунга кушылып, “Өзелгәнсең сиреньнән” дип аталган матур татар халык җырын да башкарды. Ул шундый тирән тәэсир калдырды ки, ни өчен бу җырчылар үз репертуарларына күбрәк татар халык җырларын кертмиләр икән дигән уй да башка килде. Моңлы тавыш белән йөрәк аша үткәреп башкарылган андый җырларны, гадәттә, яшьләр дә яратып кабул итә бит.

 

Тик менә чын мәхәббәт үрнәге булган пар, кызганычка, концертта бер-ике дуэт белән генә чикләнде. Ә бит бер җан, бер тән булган бу җырчыларның бергә башкарган җырлары бигрәк тә матур килеп чыга.  

 

Костюмнарын да мактап телгә аласы килә аларның. Җыр саен диярлек Гүзәл белән Илдар әле бер, әле икенче искиткеч матур, зәвык белән тегелгән, тыйнак  киемнәрен алмаштырып кына тордылар. “Киемгә карап каршы алалар...”, дигәндәй, артист өчен дә, тамашачылар өчен дә концертта бу да мөһим нәрсә булып тора бит.

 

Әлеге парга Ходай моңны да, чибәрлекне дә жәлләмәгән. Һәм Гүзәл белән Илдар Аллаһының бу бүләкләреннән дөрес файдаланып, халыкны шатландыралар. Сәхнәдә үзләрен гади, тыйнак тотулары белән ошыйлар алар безгә. Аларны, бигрәк тә Гүзәлне, Самара тамашачысы чәчәк бәйләмнәренә юкка гына күммәгәндер. Җырчыларның моңлы тавышына гына да түгел, ә үзләренә сокланып, ирексездән: “Бигрәк тә пар килгәннәр!” - дип куясың. Аларның үзләренә генә хас сөйкемле елмаюлары да ниндидер сихри көчкә ия.

 

Шундый дәрәҗәләре булган җырчылар киләчәктә эчтәлекле, мәгънәле сюжет турында да ныклап уйлап, концертларына миллилекне күбрәк кертсәләр (татар халык җырлары, милли биюләребез), менә дигән тамаша килеп чыгар иде. Ни дисәң дә, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов татар эстрадасында иң яраткан, иң перспектив җырчылар саныннан бит. Һәм аларның елдан-ел шомарып, яңадан-яңа үрләр яулауларына ышаныч та зур.

 

Автор фотосурәте.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 12 | 17.03.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»