поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.03.2012 Ир белән хатын

Ирсез калу – ахырзаман түгел

Түбәндә языласы хәлләрне миңа Фәридә исемле хатын сөйләгән иде. Мин аны елый-елый тыңладым һәм гыйбрәт өчен боларны газетага язарга ярыймы дип рөхсәт сорадым. Ул ризалашты.

Бу арада әллә нишләп йөрәгем өзгәләнә. Җырлап та, елап та карыйм, йөрәк януы гына басылмый. Барысы да алда әле дия-дия, гомер уртасына җиткәнемне сизми дә калганмын. Ә бәхет дигәнем, һавадагы йолдыз кебек, миннән һаман ерагая бара. “Сердәш”кә килгән хатларны укыйм да, бу дөньяда мин генә бәхетсез түгел икән әле дип, үз-үземне юаткан булам. Һәр кешенең үз кайгысы инде, ләкин, нигәдер, минеке аларныкыннан көчлерәк кебек тоела.

 

Яшь идем, чибәр идем. “Ходай Тәгалә сине бар яктан да матур яраткан”, – дип, авылдагы иптәш кызларым көнләшүләрен яшереп тә тормыйлар иде. Әти-әнием янында, тормышның гел матур ягын гына күреп яшәгән ваемсыз кыз чагымда мин бәхетле идем. Тәүге тапкыр гашыйк булдым да, беренчесе дә, соңгысы да шушыдыр инде дип уйладым. Егетем дә мине үлеп яраткан кебек иде. Төннәрен йолдызларга карап бәхет юрадык, бергәләп таңнарны каршыладык. Ул вакытларда җирдән йөрмәдем мин – хыял канатларында очтым. Очтым-очтым да... мәтәлеп килеп тә төштем: авырга уздым. Моны белгәч, егетем араларны өзде. Миннән качты. Эзләп, ялынып йөрмәдем. Утта ялгыз яндым. Үземә кул салырга уйлап, күңелдән генә өйдәгеләр белән бәхилләштем дә, су буена төшеп киттем. Ә үлем куркыныч икән ул, хәзерге үсмерләр ничек курыкмыйча үз-үзләренә кул салалардыр, белмим, мин курыктым. Суга карап күпме елап утырганымны да хәтерләмим, күз яшьләре түгә торгач, шунда йоклап киткәнемне сизми дә калганмын. Арттан әни эзли чыккан да, мине уяткан. Ни булса да булыр дип, әнигә барысын да сөйләп бирдем. Икәүләп яр башында кочаклашып елаштык. Каты бәрелмәде әни, сүкмәде дә хәтта. Бераз уйланып утырды да: “Кызым, үлем турындагы уйны башыңнан алып ат! Безне кайгыга сала күрмә. Баланы үстерергә булышырбыз”, – диде дә, җитәкләп өйгә алып кайтып китте...

 

Авылда (кешедән оят бит) урамга чыгып күренеп йөрмәскә тырыштым. Карынымдагы балам көннән-көн үсте. Аның тыпырчынуы ничектер җанымны тынычландыра иде. Олы шатлыгым булып, улым дөньяга килгәч, Ходайдан ялварып, аңа бәхет теләдем. Ятимлекне тоймасын дип, бар җылымны аңа бирергә тырыштым. Акыллы, йомшак күңелле бала булып үсте. Ләкин ир балага әти кирәк шул. Көннәрдән бер көнне Динарым әтисе турында сорады. “Улым, әтиең кайтып булмый торган ерак җиргә китте, ул безне күктән генә күзәтә, сиңа акыллы, тәртипле булырга әйтә”, – дип ялганладым.

 

Бервакыт каяндыр кайтып барганда, очраклы гына бер машинага утырдым, йөртүчесе белән юл буе сөйләшеп кайттык. Көзге урып-җыю чорында безнең якларга эшкә җибәргәннәр икән үзен. Ул миннән хатынының үлүен, үзенең хәзер биш яшьлек кызы белән әти-әнисе янында яшәвен, баласына әни булырдай акыллы хатын эзләвен дә яшермәде. Шулай итеп, мин булачак ирем белән очраштым. Озаклап мәхәббәт аңлашып, купшы сүзләр сөйләшеп йөрмәдек, гаилә корырга уйладык. Мин дүрт яше дә тулмаган Динарымны ияртеп, Казанда яшәүче шул иргә кияүгә киттем. Башта кая эләккәнемне аңламый тордым: каената эчә дә, миңа “бәйләнеп” йөдәтә. Каенанам җае чыккан саен улымны “чукып алырга” гына тора. Иремнең кызы Ләйлә кыргый бала кебек, үзенә якын да китерми. Ипләп кенә моның җаен таба башладым, матур күлмәкләр, уенчыклар алдым, чәчләрен тарап тасмалап үрдем. Бу сабыйның әнисе азгынлыкта йөреп эчеп үлгән булып чыкты (ирем миңа нигәдер дөресен сөйләмәгән). Моңа кадәр ана назының нәрсә икәнен дә татымаган бала миңа “әни” дия башлады. Үз балам кебек карарга тырыштым. Иремнең ата-анасы гына безне күпсенмәсеннәр, тавыш кына чыгара күрмәсеннәр дип, кулымнан килгән бар эшне дә эшләдем, ярарга тырыштым. Кайчакларда үземнең Динарымны карарга вакытым да калмады. “Улым, бәгырем, берүк күзләренә артык күренергә тырышма, китаплар карап, бүлмәңдә тик кенә утыр!” – дип битеннән үбеп ала идем дә, эшкә чыгып чаба идем.

 

Беркөнне өйгә кайтып керсәм, Ләйлә белән әбисе өстәл янында ашап утыралар. Өс киемнәремне дә салмыйча, Динар бүлмәсенә кердем. Балакаем караңгы бүлмәдә аякларын кочаклаган да, тезләре өстенә башын салып, боегып утыра. “Улым, мин кайттым, нишләп алай утырасың? Берәр җирең авыртмыйдыр бит, ашадыңмы?” –дип сорагач, иңнәрен җыерып, пышылдап кына: “Юк”, – диде. Бала көн буе ач утырган икән... “Әби белән Ләйлә күп итеп мандарин ашадылар, кайгырма, әни, бирсәләр дә алмаган булыр идем, яратмыйм мин аны”, – дип, мине юаткан булды тагы үзе. Улымны жәлләп кочаклап еладым. “Кайчаннан яратмый башладың син ул мандаринны?” – дип, яшемә чыланган чәчләреннән сыйпадым.

 

Ә ир үз тормышыннан канәгать иде: өсте-башы юылган, өй чиста, кызының янында биеп торучылар җитәрлек. Аңа минем Динарым тансыкмы? Минем өчен дә өзелеп тормады ул. Башта гына әйбәт булып кыланды, ә минем йомшаклыгымны белеп алгач, үз иркендә рәхәтләнеп йөрде, эчте. Шулай итеп, мин көткән бәхет тагы килмәде... Яхшылыгымны аңларлар, улыма да карашлары үзгәрер дип, үз-үземне юатып яшәдем. Юк, ул көннәрне күрергә насыйп булмады. Динарым үскән саен “әрәмтамак” сүзе ешрак кабатлана барды. Бөтенесенә кул селтәп, улымны җитәкләп йөз генә түгел, мең тапкырлар чыгып китәсе килгән чаклар булды. Ләкин кая барасың? Авылга кайтып, әти-әнине кабат борчыйсым килмәде.

 

“Чыгып китәргә никләр батырчылык итмәдем икән?” – дип хәзер үкенеп туя алмыйм. Соңгы сулышыма кадәр җитәрлек кайгы-хәсрәтем шулардан башланды. “Ат чаклы буең белән өйдә ятасың, эшләп ашарга өйрән!” – дип, Динарымны көне-төне таладылар. “Әле укучы бала гына бит ул, мәктәпне тәмамлагач та эшләргә җитешер, ач утырмыйбыз әле, мин эшләп торам”, – дип, улымны яклый идем, әмма минем сүзне колакларына да алмадылар. Балакаем, аптырагач, машиналар куя торган җиргә төнгә каравылга урнашты. Иртән эштән кайтып чәй эчә дә, укырга чаба иде. Шулай эшләп йөри-йөри мәктәбен дә тәмамлады. “Унсигез яшем тулганчы эшлим дә, аннан армиягә китәм, аннан югары уку йортына керәм”, – диде. Фәрештәләрнең “Амин!” дигән чагына туры килмәгәндер инде: унсигезе тулган көнне кулына богау салып Динарымны милиция (ул чакта шулай атала иде) алып китте. Улым эшләгән җиргә янәшә торган йортның подвалында яшәүче сукбайны үтергәннәр икән. Шул җинаятьтә шикләнеп, Динарны кулга алганнар. Кая аңа кеше үтерү, малайлар белән дә сугыша белмәде, кызлар кебек үсте бит ул, шуңа тикшерерләр дә кайтарып җибәрерләр дип уйладым. Ләкин Динар кайтмады. Кайда барырга да белмәдем, чылтыратып сорагач, тәгәл генә әйтмәделәр. Көч-хәл белән эзләп тапкан идем, очраштырмадылар. Бер көн эчендә ун елга картайдым. Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Тикшерүче белән очрашкан идем, ул акча табарга кушты. Туган-тумачадан, таныш-белешләрдән акча сорап, ишек катларына барып егылдым. Бер банктан кредит алдым. Ул акчалар адвокатка гына түләргә җитте. Йә, Хода, ул вакытта кичергәннәремне сөйләп бетерерлек түгел...

 

Улым белән судка кадәр очраштыруларын сорадым. Тәрәзә аша гына аңлаштык. Болай да ябык иде, тагын да бөрешеп килгән улымны танымый тордым. Елый-елый: “Улым, барысы да әйбәт булыр, синең гаебең юк бит...” – дип юаттым.

 

–Әни, мин үтерүче түгел, ышан миңа, – диде.

 

Судка бара алмадым, ятып авырдым. Ни булганын туганнар кайтып сөйләде: улымны егерме елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу газапларны йөрәгем мәңге күтәрә алмас кебек иде, түзәргә өйрәнә икән ул адәм баласы. Динар белән айга ике тапкыр очрашырга рөхсәт бирделәр. Очрашып торабыз. Төрмә начальнигы мине күргән саен улымны мактый: “Бик тырыш, акыллы егет”, – ди. Бригадир итеп куйганнар икән әле үзен. Тоткында булса да улым турында яхшы фикер ишетү минем өчен хәзер зур сөенеч.

 

Очрашуга баргач икебезгә бер бүлмә бирәләр. Сабый чагындагы кебек башын алдыма куя да, дөнья хәлләрен сораша. Төн буе керфек тә какмый сөйләшеп чыгабыз. “Әни, минем өчен кайгырма, үзеңне сакла, яме?» – ди. Тагын нәрсәдер сорамакчы була да, дәшми кала. Балакаемның күзләре: “Коткар мине!” – дип тилмереп карыйлар төсле. Ә мин күңелемнән: “Түз улым, хакыйкатьне барыбер табам...” – дим, кайчакларда әнә шулай сүзсез генә аңлашабыз. Бер баруымда колак алкаларымны карады да: “Әни, мин сиңа төрмәдә эшләгән акчама бриллиант кашлысын алып кайтачакмын” , – диде. Аннары, сабыйларча хыялланып: “Без охшаганбыз бит, әйеме? Әни, синең киемнәрне киеп чыксам сизәрләр микән? Бер генә сәгатькә булса да иректә буласы килә”, – дигәч, бәхетсезлегебездән, чарасызлыктан кочаклашып, туйганчы еладык.

 

Мин хәзер Динарым өчен генә яшим. Үги кызым үсеп кияүгә чыкты. “Әни, хәлең ничек?” – дип сорарга “вакыты” юк. Каенана белән каената, ирем миңа ярарга тырышкан булып кыланалар. Кайчакларда: “Нишләп Динарым янымда чакта шулай әйбәт булмадыгыз соң?” – дим.

 

Язмыш мине рәхәтләндереп кыйнаса да, түзәргә тырыштым. Бәлкем яшәвемнең бөтен мәгънәсе дә шулдыр. Газетага: “Мин бәхетсез, ирем ташлап башкага китте...”– дип язалар. Ирсез калу – бәхетсезлек, ахырзаман түгел икә әле ул. Ә менә бала кайгысы бәгырьләрне телгәли. Алда билгесезлек: улымның төрмәдән чыгасы көннәрен санап гомерем узармы, ул иреккә чыкканчы яши алырмынмы?..


Дания ШӘРИПОВА язып алды
Татарстан яшьләре
№ 28-29 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»