14.03.2012 Мәдәният
Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге
Сез кем өчен тавыш бирер идегез?
Салитова Фәридә Шәриф кызы. “Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” һәм “Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” китаплары өчен;
Шаһиева Розалина Гомәр кызы. “Кара мәрҗән, “Ниса” шигъри җыентыклары өчен;
Булатова Клара Гариф кызы. “Келәү” һәм “Каурый канат – җил атым” китаплары өчен;
Кәримов Камил Әдһәм улы. “Ком сәгате”, “Сакау күке” романнары өчен;
Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы. “Башкаемда – дөнья исәпләре” китабы өчен;
Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызы (Н. Гыйматдинова). “Парлы ялгыз”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” повесте өчен;
Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы. “Пешие прогулки”, “Двойник китайского императора”, “Масть пиковая”, “Судить буду я” романнар тетралогиясе һәм “Черная знать” сериясеннән “За все – наличными” романы өчен;
Кузьминых Софья Даниловна. Г.Тукай истәлегенә багышлап традицион милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен;
Сәйдәшева Земфира Нурмөхәммәт кызы. “Песенная культура татар Волго-Камья” китабы өчен;
Фәйзрахманов Айдар Фәйзрахман улы. 2002-2010 елларда ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен;
Якупов Илдус Дәүләт улы. “Синяя птица” ораториясе һәм төрле еллардагы вокаль әсәрләре өчен;
Салаватов Ренат Салават улы. Опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”, Ж.Бизеның “Кармен”, Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның “Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның “Анюта”, Н.Җиһановның “Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спектакльләрен куюы өчен;
И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров. “Кол Шәриф мәчете” архитектура комплексын иҗат иткән өчен.