|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2012 Мәдәният
Кардәш җилкәсеЯшерен-батырын түгел, төрки халыкларның үзара мәдәни багланышлары махсус органнарның даими күз уңында тора. Бу элек-электән шулай булган. Патша вакытында ук төркиләрнең дини һәм милли бердәмлеген таркатыр өчен "пантюркизм" дигән карачкы уйлап тапканнар. Сталин вакытында да, "пантюркизм"да гаепләнеп, халкыбызның бик күп асыл уллары юк ителде. Төрки халыклар димәктән, алар арасында, әлбәттә, Төркия аерым урын тотты... Чөнки ул мөстәкыйльлеген җуймаган бердәнбер төрки дәүләт иде. Аның башка төрки халыкларга мәдәни һәм сәяси йогынтысы Мәскәүне даими шомландыра килде һәм ул һәр заманда да безнең үзара багланышларыбызга киртә салырга теләде. Бу хәл бүген дә үзгәрмәде. Төрек-татар лицейларын тар-мар итү, төрек мөгаллимнәрен куып җибәрү кебек безнең өчен хурлыклы вакыйгалар моңа өстәмә дәлил булса кирәк.
Инкыйлабка кадәр төрек газета-журналлары һәр мәдрәсәгә, һәр китапханәгә килгән, мәдрәсә белеме алган татарлар госманлы телендә иркен аралашкан. Тукайны гына искә төшерик! Аның бит беренче шигырьләре саф госманлы төрек телендә язылган.
Совет вакытында без асылда ике генә төрек язучысын – Назыйм Хикмәт белән Азиз Несинны гына белә идек. Аларны да күбрәк урыс теле аша. Дөрес, Н.Хикмәтнең бер китабын Шамил Анак турыдан-туры төрек теленнән тәрҗемә иткән иде. Әлеге ике бөек язучының бездәге популярлыгы, әлбәттә, аларның коммунистик идеология тарафдарлары булуыннан килә иде.
"Үзгәртеп кору" дигән елларда вәзгыять бераз үзгәрде. Бик күп татар балалары Төркиягә барып укыды. Язучылар арасында да багланышлар күпмедер җанланды. Татар әдәбиятының кайбер үрнәкләре төрек телендә дөнья күрде. Төрек әсәрләре дә татарчага бераз тәрҗемә ителде. Бу – диңгездән бер тамчы гына, әлбәттә. Нишлисең, төрки халыклар белән мәдәни багланышлар җәһәтеннән безнең бернинди дәүләти программа юк. Бу игелекле эш бары тик аерым фидакарьләр – энтузиастлар тарафыннан гына башкарыла.
Мин шуларның берсе турында сүз катмакчы булам. Моңа гүзәл сәбәп тә бар: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Котлы татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрен төрек теленә тәрҗемә иткәне өчен (әлеге китап инде өченче басма булып дөнья күргән) Евразия язучылар берлегенең махсус премиясенә лаек булган!
Безнең әдәби җәмәгатьчелеккә Фатих Котлының исеме инде күптән билгеле. Ул чын-чынлап татар әдәбиятына гашыйк кеше, шактый еллар Казанда яши. Татар әдәбияты белән төрек укучысын да таныштырырга омтыла, күңеленә охшаган әсәрләрне тәрҗемә итә. 2005 елда аның тәрҗемәсендә Төркиядә татар язучыларының ун хикәясеннән хасил "Васыять" дигән җыентык дөнья күргән иде. Ул да ике тапкыр нәшер ителде (Төркиядә беренче басманың тиражы тиз таралып бетсә, аны яңадан бастыралар). Төрек укучылары Ш.Камал, Ә.Еники, Ф.Хөсни хикәяләрен бик яратып кабул итте. Бүген Фатих Котлы "Һәҗә" ("Иҗек") нәшрияты өчен тагын бер китап әзерли. Аны да хәзерге татар язучыларының янә ун хикәясе тәшкил итәчәк. Былтыр татар Пен-үзәге Тукайның "Өч әкият" дип аталган китабын инглиз, төрек, урыс һәм татар телләрендә нәшер иткән иде. Аның төрекчә вариантын да Фатих бәй эшләде. "Кардәш-каләмнәр” журналында Тукайга багышланган әсәрләрне тәрҗемә итүче дә ул иде.
Фатих Котлы татар укучысын төрек әдәбияты белән таныштыру җәһәтеннән дә шактый эшләр башкарды. Җиһад Зариф углының "Йөрәк бабай һәм падишаһ" әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. Бөек төрек шагыйре Нәҗип Фазыл Кысакүрәкнең Асия Рәхимова тәрҗемә иткән "Мәрхәмәт" китабына мөхәррир булды. Шулай ук А.Рәхимова тәрҗемәсендә дөнья күргән "Кил әле, таныш булыйк" дигән "Төрек әдәбиятының гүзәл хикәяләре"н дөньяга чыгаруда да аның өлеше бар. "Хикәяләр" дип аталса да, әлеге китапка Аләү Алатлының “Ясминнәр”, Орхан Памукның "Кара китап" һәм "Минем атым кызыл" романнарыннан өзекләр да кергән. Хосусән, Нобель премиясе лауреатының әлеге романнары тулысынча да татарчага тәрҗемә ителсә, әдәби тормышыбызда вакыйга булыр иде.
Бер карлыгач яз китерми, дисәләр дә, бер кешедән бик күп нәрсә тора. Тарихка күз салсаң да, зур эшләр аерым бер фидакарьләрнең казгануыннан башланган. Безгә аларны бәяли белергә генә кирәк. Һәм, әлбәттә, ярдәмләшеп бергә-бергә эшләргә...
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА |
Иң күп укылган
|