поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
07.10.2008 Криминал

ПЕДОФИЛ ӘНИГӘ ТИЕШЛЕ ҖӘЗА УЙЛАП ТАБЫЛМАГАН ӘЛЕ

Республиканың Лаеш районында яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз тәрбиягә алган балаларын җенси бозыклыкка этәрүдә гаепләнә. Район суды аны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Польшада исә педофилларны печтерергә карар кылдылар. Ә сез җәмгыятебезне мондый хәшәрәтләрдән арындыру өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?

 

  

 

 

  

Фәрит МУСИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Мин Лаеш районындагы хәл турында ишеткән идем. Шуннан соң озак кына, без дөрес сәясәт алып барабызмы икән, дип уйланып та утырдым әле. Соңгы вакытта караучысыз калган балаларны тәрбиягә бирергә тырышабыз бит. Балалар йортларын бөтенләй бетерергә кирәк, дигән сүзләр дә булды. Бала гаиләдә тәрбия­ләнсә, яхшы инде ул. Тик мондый хәбәрләрне ишет-кәч, чәчләр үрә тора. Минемчә, сабыйларны тәрбиягә бирү мәсьәләсен дәүләт ныклы күзәтү астына алырга тиеш. Бала алган гаилә­ләрне даими тикшереп торырга кирәк.

 

Энгель ФӘТТАХОВ, Актаныш муниципаль районы башлыгы:

 

– Вәхшилек инде бу. Башка сүз юк. Андый кешеләр җәмгыять өчен бик куркыныч. Аларны халык арасында йөртергә ярамый. Авыру булсалар бигрәк тә. Ә инде гаепләрен танып, хаталарын кабатламастай кешеләргә җәзаның йомшаграгын бирергә дә мөмкин.

 

Җәүдәт ИБРАҺИМОВ, Татарстан Прокуратурасының үсмерләр һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен тикшерү бүлеге җитәкчесе:

 

– Лаеш районында яшәү­че хатынга бирелгән җәзаны артык йомшак дип исәплибез. Прокурор 15 ел таләп иткән иде. Ләкин суд балаларның исәнлеген, җинаятьнең куркыныч нәтиҗәләргә китермәвен исәпкә алып, 6 ел гына бирде. Ә бит баланың психикасына зыян килгән булса, нәти­җәләр еллар үткәч сизелергә дә мөмкин. Шуңа күрә балаларга каршы җинаять кылган кешеләрне закон буенча рөхсәт ителгән иң каты җәзага тартырга кирәк дип уйлыйм. Ни кызганыч, мондый хокук бозулар көннән-көн арта. Әле бүген генә безгә килеп ирешкән мәгълүматларны карап утырдым. Башкаланың Киров районында бер кызны көчлә­гәннәр, тагын берсен көч­ләргә маташканнар. Мисаллар күп, көнүзәк мәсьәлә бу. Минемчә, законга да үзгә­решләр кертергә кирәк. Без­дә балаларны рәнҗеткән өчен каралган җәза хайваннарны кыерсытучыларга бирелә торганыннан да йомшаграк.

 

Любовь ЧУЧУПАЛ, Татарстанның Уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры:

 

– Ни дип әйтергә дә белмим. Тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең барысы да безнең үзәк аша үтә. Тик бу хатын рөхсәтне Волгоградта, ягъни үзе яшәгән төбәктә алган. Аннан соң гына Татарстанга күчеп килгән. Аңа нинди җәза бирергә кирәклеген хәл итү өчен суд бар. Без исә тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә таләпләрне арттырабыз. Бу хатын тиешле җәзасын алыр. Ә менә үз баласын ташлап китүче яки караучысыз калдыручыларга кайчан да булса җәза уйлап табарлармы? Минемчә, монысы да зур җинаять. Иң борчыганы шул: мондый җинаятьне ел да бер үк кешеләр кыла.

 

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:

 

– Польшадагы кебек итәр идем. Яки аннан да кырысрак җәза уйлап табар идем. Баланы шул рәвешле рәнҗетүчеләрнең халык арасында йөрергә хакы юк. Аларны 10-15 елга төрмәгә утырту да аз, минемчә. Ләкин шунысы да бар: кайчак бер гаепсезләрне дә утыртып куялар. Кешенең гаепле булуына ныклап ышанмыйча, хөкем карарын чыгарырга ярамый торгандыр. Ә инде чыннан да шундый җинаять кылучыларга иң кырыс җәза тиеш.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 211 | 07.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы