|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2012 Җәмгыять
![]() Рәхәт көннәр кайчан була? (“Кечтеки” фәлсәфә)Мин әле яшь кеше, ләкин инде аңладым: тормыш дигән нәрсә гел мәшәкатьләрдән генә тора икән. Рәхәт, борчусыз көннәр килүен көтәсең, киләчәктән ниндидер могҗизалар, шатлык-куанычлар өмет итәсең, көндәлек мәшәкатьләр бетәр дә, шушы мәсьәләне генә хәл итәм дә, рәхәтләнеп ял итәм дисең. Ләкин, озак та үтми, яңа мәшәкатьләр, сынаулар килеп чыга. Кечкенә чакта мин балалар бакчасын яратмадым, чөнки анда йокы килмәсә дә йоклаталар, шуңа күрә, тизрәк үсеп, мәктәпкә барасым килә иде. Ә мәктәптә укыганда тизрәк укып бетерәсе, югары белем аласы килде. Җитмәсә, укытучылар да, әти-әниләр дә бер үк җырны җырладылар: “Чирек ахыры җитә, тәртибең начар, билгеләреңне төзәт, болай булса, БДИларны тапшыра алмыйсың...” Аннан әлеге үгет-нәсихәтләрдән туеп, барлык үсмерләр кебек, иреккә омтыла башладым, әти-әни яныннан тизрәк чыгып китеп, мөстәкыйль яшисе килү теләге туды. Студент булсам, беркем дә мәҗбүриләп укыта алмас иде дигән уй вузга керергә этәрде. Ләкин студентка да тынычлык юк икән. Кумасалар, дәгъва белдереп, әти-әнигә хат язмасалар ярар иде дип шүрләп йөрисең. Имтиханнар вакытында фәлән кадәр “үлептереләсең”... “Кайчан укып бетерермен дә, үз җаема эшли башлармын икән?” – дисең. “Эшләрсең, бар, үз җаеңа гына!” – ди күптән түгел укып бетереп, яңа гына эшли башлаган дустым. Һәм тезеп китә:
– Иң элек күңелеңә хуш килгән, шул ук вакытта акчалы да эшне табарга кирәк әле, ә бу хәзер – зур бәла. Аннан, студент чакта кайбер көннәрне йоклап та кала алсаң, эшли башлагач, һәр көнне иртән торып йөгерергә, эштә барысына да ярарга тырышырга, җаваплылык дигән төшенчә белән танышырга туры киләчәк.
И-и, булмады бит әле бу. Аннан кияүгә чыксаң, балаларың туса тагын... У-у-у, тынычлык турында уйларга да юк икән. Шуларны баштан кичереп утырам да, пенсионерларга кызыгып куям: эшкә барасылары яки каядыр ашыгасылары юк, туйганчы йоклыйлар. Эскәмияләргә тезелешеп утыралар да, башкаларның тормышы, көнкүреше, сәясәт турында җәелеп гәпләшәләр. Хәер, беләм инде, беренче карашка гына кайгылары юк кебек аларның. Тормыш мәшәкатьләре олыгайгач та бетми, билгеле. Балалар кайгысы, төрле чирләр, картлык галәмәтләре... Картлар, эшкә йөргән кебек, даруханә юлын таптарга тотыналар. Туйганчы йоклыйлар дип уйлау да дөрес түгелдер инде, олыгайгач, йокы кача диләр бит. Әле оныкларын карауны да йөкләп куйсалар үзләренә...
Димәк, гомернең иң бәхетле, иң рәхәт чоры – балачак булып чыга! Ә мин, юләр, курчагымның кулы каерылып төшкәнгә, күлмәгем пычранганга, балалар бакчасында йоклатканнарына елап, күз яшьләремне юкка түккәнмен. Менә хәзер бакчага бик теләп йөрер, йокы вакытын да көтеп кенә алыр идем дә бит...
Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА |
Иң күп укылган
|