поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
06.10.2008 Хатлар

“ИРЕМ ЯХШЫ, ТИК ТАТАРИНОМ ПАХНЕТ”

“БГ” битләрендә әледән-әле катнаш никах, тел, милләт турында мәкаләләр басылып тора. Аларда кайберәүләр катнаш никахны мактап, икенчеләре тәнкыйть күзлегеннән чыгып, үз фикерен белдерә. Күпме генә бәхәсләшсәләр дә, уртак фикергә килеп, мәсьәләнең асылына төшенеп, моңа этәргән сәбәпләрне ачып салмыйлар, нәтиҗә ясамыйлар. Мин дә үз фикеремне, күргән-ишеткәннәремне укучыларга җиткереп, кайбер татар егет-кызларына дөньяга аек акыл белән карап (мәхәббәт утыннан исереп түгел), тормышта үз парларын сайлауда булышлык итеп, ялгыш адымнан алып калырга ярдәм итә алсам, бик шат булыр идем.

Татар балаларының үз милләтен, телен, кыйбласын югалта башлавы балалар бакчасына беренче адымын ясаган көннән башлана да инде. Чөнки әтием, әнием дип теле ачыла башлаган балага “папке”, “мамке” сүзләре өйрәтелә. Тәрбиячеләр бала белән өйдә дә русча сөйләшергә куша. Юньләп русча да белмәгән ата-ана вата-җимерә бөек телне өйрәтеп, бала күңеленә маңкортлык орлыклары сала һәм бала бабай, әбиләре, әти-әниләре сөйләшкән телне бернигә дә ярамый дип инанып үсә. “Балам, мәктәбеңдә, урамда иптәшләрең белән ничек кирәк, шулай аралаш, әти-әниең, туганнарың белән фәкать татарча гына сөйләш. Ул синең туган телең”, – дип өйрәтүчеләр бармы икән, мөгаен, күп түгелдер. Туган телем көнем, яшәешем өчен кирәк дип, балаларның бишек җыры белән каннарына сеңеп үссә, һичшиксез, киләчәктә татар теле бетәр дип уйлыйсы да булмас иде.

 

Тиешле тәрбия алып үскән бала әти-әни булгач та, балаларына үзе барган юлны күрсәтәчәк. Катнаш никах та татар теленең кимсетелеп бетә баруына сәбәпче булып тора. Катнаш никахның нинди бәхетле икәнен, журналистларыбызның уйлап бетермичә, күкләргә чөеп мактаулары, күпертеп язган хикәяләр газета битләрендә күп булды. Кукмарада чиркәү салынгач, аның изге атакаеның хатыны татар милләтеннән булып, үз теләге белән православие диненә күчүе турында язылган мәкалә район газетасында чыкты. Янәсе, мөселман динендә булган туганнары аның сайлаган юлын хөрмәт итә һ.б. Кыскасы, атакай хатыныннан герой ясадылар. Әтиең, әниең дөньяга китереп, сиңа изгеләрдән-изге мөселман динендә яшәргә, көн күрергә тормыш бүләк иткән. Ачыктан-ачык үз көнеңә, динеңә, халкыңа каршы баруны хыянәт юлы дип саныйм һәм бу бернинди дә хөрмәткә лаек түгел. Мәкалә чыккач, дин әһелләребезнең авызларына су капкандай битараф булулары яхшы түгел.

 

Гаиләгә бер генә чит телле егет яки кыз килеп кергәч, өстәл артында ашаганда, берәр тантаналы мәҗлес уздырганда авыз тутырып туган телеңдә сөйләшеп буламы? Юк инде. Тукмагың кайда, сукмагың шунда, бары да үзгәрә. Бу бигрәк тә олыгайгач күренә. Бездә гомер буе мөселман кануннары буенча яшәп, хатыны мөселман динен кабул итте дип ышанган бер ир, хатыны үлгәч муенындагы хачын күреп, егылып китә язган.

 

Без 1960нчы елларда коммуналь типтагы фатирда яшәдек. Стеналар бик юка булып, күршенең барлык сүзләре ишетелеп тора иде. Күрше бүлмәдә руслар яшәде, аларга Мәскәүдәге апалары кунакка кайткач, хәл-әхвәл сорашканда: “Ирем татар, отставкада полковник, Мәскәүдә яшибез, пенсия күп ала. Балаларыбыз югары уку йортын тәмамлады, барысы да яхшы, но на старости лет татарином пахнет”, – диде. Бу ишеткән сүзләре мәңгелеккә сабак булып, хәтеремдә уелып калып, якты маяк ролен үтәде, юл күрсәтте. Без хатыным белән балаларыбызны туры юлдан алып барырга тырыштык: “Сез өйләнгәндә, тормышка чыкканда тормыш иптәшегез бер сүз татарча белмәсә дә, фамилиясе, исеме татар булсын”, – дип аңлата идек. Аллага шөкер, балалар сүзебезне тыңлады һәм хәзер кунакка барсак та, үзләре килсә дә, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшәбез. Оныкларыбыздан да баба, деда түгел, әбием, бабаем сүзләрен ишетү үзе зур бәхет. Коммунистлар идарә иткән чорда катнаш никахны мактау матбугат битләрендә аеруча көчле иде. Райкомнарда агитация, пропаганда бүлекләрендә шул ук татар эшләп, үз башына үзе җитә язды. Русиядә бер генә милләт булырга тиеш – рус милләте дигән пропаганда алып барылды. Һәм моның нәтиҗәсе булып Казанда трамвайда барганда татарча сөйләшсәң, мыскыллы күз карашлары ташлаучы да шул ук татар иде. Аллага шөкер, барысы да әкренләп үзгәрә башлады.

 

Бу язмамны бер шигырем белән тәмамлыйм. Егетләребез, кызларыбыз тормышларында дөрес юл сайлап, милләтебезне үстерер, ныгытыр, дип ышанам.

 

Басты илне фахишә, эчкече, наркоманнар,

Белми хәзер берсен-берсе бертуганнар.

Мөселман дип күкрәк кагып ата-ана,

Аллаһысыз үстерсә дә бала-чага,

Ул-кызлары буй җиткергәч урыс таба,

Бала тугач, муенына тәре тага.

И внугым, и внучкам дип, и сөенә әби-баба.

 

Барлык милләт кешеләре белән дус яшәргә кирәк. Әмма дин, милләткә килгәндә, ашы ашка, урыны башка булырга тиеш.


Мәхмүт ШАҺИӘХМӘТОВ, Кукмара.
Безнең гәҗит
№ 39 | 01.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы