поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2012 Җәмгыять

100 сум алып килсәң, 100 дустыңны да иярт

Матур һәм яңгыравыклы атамалы төрледән-төрле психологик тренингларны оештыручылар уҗым бозауларын “текә” ир-егеткә, оялчан хатын-кызларны чая гүзәл затларга әверелдерергә вәгъдә итә. Әлбәттә инде, бушка түгел – клиент һәм ул үзе белән алып килергә тиешле танышларының акчасы бәрабәренә.

Яшәгән ди, булган ди бер рәссам...

 

“Coaching” (өйрәтергә, күнектерергә) дигән ят сүз безнең тормышка көтмәгәндә бәреп керде һәм бүген бер Казанда гына да әлеге дә баягы коучинг үзәкләре буа-буарлык. Әйтик, кеше бу фани дөньяда нинди дә булса максатка ирешергә тели, мәгәр барып чыкмый ди. Холкы йомшагракмы шунда, әллә башка психологик киртәләрне җиңә алмыймы. “Әйдә, тренингка киттек! – дип киңәш итә аңа күзләре шатлыктан балкыган иптәше яки хезмәттәше. – Анда синнән уңышлы кеше ясыйлар инде. Үземдә сынап караганга, белеп әйтәм”. Шундый танышыңа ничек ышанмыйсың ди инде?.. Ә бер атнадан син инде тренинглар бетеп тормасын, дип үзеңнең соңгы ыштаныңны да салып бирергә, үзеңне акылга зәгыйфь һәм дәваланырга кирәк, дигән һәркемне юк итәргә әзерсең.

 

– Мине дә тренингка танышым алып килде, – ди Казаннан исемен атамауны үтенгән утыз яшьлек берәү (“Бөтенләй юләр булып күренәсе килми ләбаса”), шуңа да аны Александр дип атыйк. – Мин рәссам, тик картиналарым бигүк яхшы сатылмый. Үзем эшләгән дизайн фирмасында да күп акча эшләмим, бер иптәшем уңышка ирешергә һәм табышларны арттырырга өйрәтүче тренингка җыенуын әйтте һәм үзе белән барырга күндерде.

 

Сәнәктән көрәк булучылар

 

Александр 3,5 мең сум акчасын чыгарып салган да, Казандагы күңел ачу биналарының берсендә 25-27 февраль көннәрендә өч көн буе намуслы шөгыльләнгән. Тренинглар иртәнге сәгать сигездән кичке унга кадәр бернинди тәнәфессез барган, аның белән бергә, үзе шикелле үк, өч дистә уңышка ирешергә теләүче булган.

 

Беренче көнне аларны (күпчелеге 18-25 яшьлек егет һәм кызлар) укытучылары (коучер) Марат шушы башлангычлары белән котлаган һәм нинди чүп кеше булуларына инандырырга тотынган. Сүзләрен һәм ишарәләрен кызганмаган, теленә ни килсә, шуны әйткән. Ә инде каршы килүчеләр табылса, шунда ук куып чыгарган. Шул рәвешле, үзләренең чүп кенә булулары белән тулысынча килешүче кешеләр генә утырып калганчы, дәвам иткән. Аннары инде тренер үз “студентлары”на, асылда, аларның бик “текә”: сексуаль, иҗади шәхесләр булуларын сеңдерергә керешкән, үзләре генә бу хакта белмиләр янәсе. Димәк, башкалар да белми.

 

Үзеңне һәм бөтен дөньяны уңышка ирешә алырлык кеше булуыңа ышандыру өчен Марат тагын өч көнлек психологик күнегүләр курсын үтәргә киңәш итә – бу аңны тулысынча үзгәртү өчен кирәк икән. Өстәвенә, алдагы тренингның бәясе, үткәне белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк була. Шулай ук йөкләнеш тә арта. Төп, “трансформация” тренингы иртәнге тугыздан төнге бергә кадәр дәвам итә.

 

Кал син, егет, безнең белән!

 

– Марат безгә үзенең белеме буенча психолог түгел, ә филолог булуын әйтте, – ди Александр. – Әмма махсус әзерлек узган, уңышка ирешкән һәм хәзер безгә үз тәҗрибәсен тапшыра икән. Ул безгә гаиләне дә, якыннарны да, дусларны да тыңламаска кирәклеген тукыды. Безнең чын гаиләбез биредә – бу залда имеш. Монда без барыбыз да сак астында, ә тирә-юнь – “курку территориясе”. Шул ук вакытта бездән тренингка дусларны һәм танышларны алып килүне таләп иттеләр. Моңа ничек ирешүләрен һәм минем баш мие белән ни эшләүләрен белмим, тик икенче көнне үк, аңга да килеп тормастан, турыдан-туры фирма директоры урынбасары кабинетына киттем. Аны да безнең сафларга керергә үгетли башладым. Бәхеткә, ул акыллы кеше булып чыкты. Минем хәлне аңлады һәм акылга утыртты. Озак дәвам иткән йокыдан уянган кебек булдым...

 

14 мартка билгеләнгән икенче өч көнлек тренингка барыр алдыннан, Александр Интернеттагы бәяләмәләрне карарга һәм махсус әдәбият укырга була. Ахырда, үзе шөгыльләнә торган коуч-үзәкнең секта белән финанс пирамидасы арасындагы бер нәрсә булуын аңлый.

 

Аңына килеп, Александр тренинг буенча иптәшләренә шалтырата, аларга кая эләккәннәрен аңлатырга маташа. Тик аның үзенә оештыручылар шалтыратып, эшкәртүне дәвам итә. “Сөйләшер өчен”, хәтта өенә дә киләләр.

 

Бар да канәгатьме?

 

Вакытында “ярга” сикереп, үзенең һәм танышларының акчасын саклап калган Александрның тарихын тыңлагач, хәбәрчебез шул коуч-үзәккә шалтыратырга булды. Нинди тренинглар, аларны кем үткәрә һәм тренингта катнашучылардан ни өчен анда танышларын алып килергә мәҗбүр итәләр?

 

– Без үзебезгә килгән кешеләр хисабына гына яшибез, аларга биредә алган белемнәре ошый, шуңа да алар дусларына һәм танышларына киңәш итә, – дип аңлатты телефон аша консультант Елена һәм миңа 6,5 мең сумлык “ничек баерга” дигән тренинг үтәргә тәкъдим итте. Шул ук вакытта Елена ашыгырга да өнди, чөнки аңа 100ләп кеше язылган һәм урыннар бик аз калган янәсе. Санкт-Петербургтан килгән тренер Оляның “тылсымчы” булуына да инандыра башлады, ә аның белгечлеге һәм белеме турындагы сорауга, компаниянең рәсми сайтына юллады. Мәгәр анда мин “тылсымчы”ның психолог булып эшләргә хокуклы икәненә инандырырлык җавап таба алмадым.

 

Бөтенесе дә зыянлы түгел

 

– Россиядә психологик эшчәнлекне, психиатрия эшчәнлеген кебек үк, анык регламентлаучы законнар юк. Шуңа күрә бүген теләсә кем психолог булып аталырга мөмкин, – дип аңлатты хәбәрчебезгә “Көзге” Республика халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ирэна Боброва. – Безнең үзәккә мондый “психологик” тренинг корбаннары бик еш мөрәҗәгать итә, анда кешене шулкадәр эшкәртәләр ки, ул чып-чын “зомби”га әверелә: үзенә ни кушсалар – шуны үти һәм ни өчен икәнлеген дә аңлый алмый. Өстәвенә, тренер һәм башкаларның психологик кармагына эләгә. Бу алкоголизм кебек үк, чын, квалификацияле психолог ярдәменнән башка, ул элмәктән котылып булмый. Кешенең азмы-күпме акчасы булганда, алар аны ычкындырмый.

 

Тик бу бөтен психологик тренинглар да зарарлы, дигән сүз түгел. Дөрес итеп оештырылган тренинг, чыннан да, күп кенә проблемаларны хәл итәргә сәләтле, аерым шәхеснекен дә, бөтен бер коллективныкын да. Ул оста кулларда тормышны коткарып калучы скальпель кебек, әмма аның белән үтереп тә була.

 

Боброва сүзләренчә, куркыныч тренинг-пирамидаларга хас берничә билге бар:

 

1. Тренингны үткәрүче компания турында нинди дә булса тулырак мәгълүмат табу кыен, тик сезнең танышыгыз аның турында таң калып сөйли һәм аңа язылырга үгетли;

2. Бәяләре арта барган берничә курстан торган “пакет” берьюлы сатыла;

3. Төркемдә – 20дән артык кеше һәм аларны берничә көн буе тәүлек буе диярлек укыталар;

4. Тренерның югары психологик белем турында дипломы һәм, мондый чаралардан тыш, башка өлкәләрдә эшләү тәҗрибәсе юк;

5. Дәресләрдә түбәнсетү һәм мыскыллау кулланыла.


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»