поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.03.2012 Дин

Кыямәт көнен кемнәр якынайта?

Кыен хәлгә тарыганда газаплануларны, хасталанганда каты авыртуларга түзүне авырлыгы буенча еш кына исламда булмаганнар да кыямәткә тиңли. Ул көннең нинди булуы күпләребезнең аңына барып җитмәсә дә, шулкадәр газаплы булуы белән күптән телебезгә кергән инде. Ә Аллаһы Тәгаләгә ышанганнар һәм мәхшәр мәйданы хакында мәгълүматлы мөселманнар өчен кыямәт сүзе аеруча куркыныч яңгырый. Бу дөньяда аның сүзен генә ишетәбез, ә менә кыямәт көне җиткәннән соң ул көн чын-чынлап коточкыч икән. Әмма никадәр куркыныч булмасын, иманлы һәм фани дөньялыкта дөрес яшәгән мөселманнар өчен аның ахыры яхшы тәмамланып, ахирәт дөньялыгында аларны гомерлек җәннәт көтә. Ә менә сират күперен үтә алмаганнарны тәмуг ялкыны үзенә йолып алачак.

Исламда бәян ителгәнчә, кыямәтнең кече билгеләре бүген кылган гамәлләребездә дә чагылыш таба. Ахырзаманга күп калмаган дип дәлилләүчеләр дә юк түгел. Бу чыннан да шулаймы? Шушы сорауга җавап юллау ниятеннән башкалабызның Гаилә мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән сөйләштек.

 

— Илнар хәзрәт, кыямәт көне нинди көн ул?

 

— Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул дөнья беткән көн, ахирәт көне, кубарылу, чыгарылу мәгънәсен аңлата. Дөнья бетү үзе бер факт булса, адәм балаларына яңадан җан өрелеп, ягъни җир астыннан терелеп чыгып, мәхшәр мәйданына җыелып, аларның Аллаһы Тәгалә каршында хисап тотуы кыямәт көне була. Бу көнгә инану Ходайга ышанган барлык диннәрдә дә бар. Гомумән, бөтен диннәр дә кешенең үлгәч тереләчәге һәм бу фани дөньяда кылган барлык гамәлләре өчен җавап тотачагы хакында бер үк фикердә. Христиан динендә дә үлгәннән соң кабат терелүгә ышаналар. Бу көн, әлбәттә, һәркемне куркыта. Әмма кыямәт көненнән бигрәк, Аллаһ каршында басып торып җавап тоту куркыныч.

 

— Кыямәт мәхшәре кайчан булачак?

 

— Кешеләр өчен Аллаһ аны сер итеп калдырган, Ходай Тәгалә бары тик үзе генә белә, хәтта фәрештәләр дә моны әйтә алмый. Бу датаны әйткән кеше ялганчы була. Без аны белсәк тә, берни үзгәрмәс, бәлки, куркуыбыз гына артыр иде. Шуңа бу көнне төгәл белмәвебез хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисләреннән күренгәнчә, ул Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Ахирәт көненә иман китерегез”, — дигән. Кыямәт көненә ышануның, иман китерүнең әһәмияте бик зур. Ник дигәндә, бу дөньяда яшәвебез әле 100 % түгел. Аллаһы Тәгалә яшәү мөмкинлекләрен һәм иркенлекне безне сынау өчен бирә. Шуңа бу җирдә гаделсезлекләр күп кылына. Әмма гаделлек кайда да булса бер булырга тиеш. Кыямәт көнендә исә шушы дөньяда яшәгәндә кылган гамәлләребез өчен җавап бирәчәкбез. Бу мәхшәрдә, фани дөньяда ничек яшәвебезгә карап, җәннәткә яки тәмугка эләгүебез билгеләнә.

 

— Кыямәт атнаның кайсы көнендә булачагы билгелеме?

 

— Җомга ахшам намазыннан соң җитәчәк.

 

— Ул ничек башлана?

 

— Иң элек Исрафил фәрештә сур дигән быргыны кычкырта. Бик көчле тавыштан җир ярылып, аның астыннан байлыклар чыгачак, йолдызлар коелып, җир йөзендә катаклизмнар башланачак. Шулай итеп, җир шарындагы табигый тереклеккә корылган режим төгәлләнәчәк. Кешеләр генә түгел, барлык үсемлекләр, хайваннар, хәтта фәрештәләр һәм җеннәр дә үлеп бетәчәк, Аллаһы Тәгалә генә калачак. Шушы мизгелдә Исрафил фәрештә сурны икенче тапкыр кычкыртачак һәм үлүчеләрнең барысы да тереләчәк, һәркайсы җанын эзләп таралышачак. Һәр гәүдәгә үз җаны керәчәк, әмма алар бу вакытта инде берни дә үзгәртә алмаячак. Кайберәүләр бер җан берничә гәүдәдә яши дип исбатлый, бу ялгыш фикер, аеруча көнчыгыш диннәрендә күзәтелә. Андыйлар игътибарларын күбрәк бу дөньяга бирәләр һәм Аллаһка да ышанмыйлар. Моңа инанучы диннәр дә дөрес дин түгел. Бер җан берничә кешегә кергәндә алар ничек җавап тотарлар иде? Кыямәт көне алдыннан җиңелчә җил искәннән соң, иман белән яшәгән мөселманнар хәзергечә грипп белән авырган кебек җиңел генә үлеп бетәчәкләр, ә калган начар кешеләр газапка дучар ителәчәкләр.

 

— Кыямәттә кешеләр белән бергә хайваннар һәм үсемлекләр дә кабат тереләчәкме?

 

— Хайваннар, җеннәр, кешеләр генә терелә. Хайваннар дөньялыкта үзләрен рәнҗеткән кешеләрдән үч алалар да кабат тузанга әйләнәләр.

 

— Кешене җирләгәннән соң кабердә җавап алу башлана. Моның кыямәт көне сораулары белән уртаклыгы бармы?

 

— Юк, алар икесе ике нәрсә. Кабергә иңгәннән соң фәрештәләр мәеттән “Раббың кем?”, “Син кем колы?”, “Динең нинди?”, “Китабың кайсы?”, “Кем өммәтеннән?” кебек сорауларга җавап алалар. Ә кыямәт көнендә һәр кеше дөньялыктагы барлык кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында имтихан тотачак.

 

— Кабердән кубарылып, терелеп чыкканнан соң кешеләр нишләячәк?

 

— Бик нык курыккан хәлдә мәхшәр мәйданына киләчәк. Аларның һәрберсенә фани дөньяда кылынган гамәлләре язылган ләхелмәхфүз китабы биреләчәк. Ул уң яктан бирелсә — яхшы, ә сулыннан бирелсә, начар була.

 

— Кешеләр сорауларга җавап биргәндә Аллаһы Тәгаләне күрәчәкме?

 

— Юк, Аллаһы Тәгалә пәрдә аша гына сөйләшәчәк, үзе күренмәячәк.

 

— Ахырзаман белән кыямәт көне бер үкме?

 

— Безнең татар телендә бу сүзләр бер үк төшенчәне аңлата.

 

— Кыямәт көненең нинди билгеләре бар? Алар бүген дә күзәтеләме?

 

— Аның зур һәм кечкенә билгеләре бар. Кечкенә билгеләре әкренләп безнең тормышта чагылыш таба һәм алар хәйран. Кыямәтнең бер билгесе булып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең җир йөзенә килүе тора, ул иңми кыямәт булмый.

 

Тагын бер билгесе — кыямәт җитәр алдыннан Палестина яңадан мөселманнар кулына күчәчәк. Хәзергә аңа яһүдләр хуҗа. Соңрак мөселманнар үзара дөяләр белән сугышачак. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган. Үзен пәйгамбәр дип атап йөртүчеләр пәйда булачак. Хәзерге көндә үзләрен шулай дип атаучыларны очратырга туры килә. Мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Фәйзелгаян үзен шулай дип йөртә. Андыйлар безнең республиканың башка районнарында да юк түгел.

 

Кыямәт алдыннан вакыт кыскара. Бүген без аның шулай икәнен сизәбез, телефон, техника кебек төрле уңайлыклардан файдалансак та, вакыт җиткерә алмыйбыз, көн бик тиз үтеп китә. Кешеләр үлеме күп булачак һәм бу безнең көннәрдә инде артык гаҗәп күренеш саналмый. Бик биек, әллә ничә катлы йортлар төзү, байлыкның артуы, зур өйләрдә яшәү, саранлыкның таралуы да кыямәт алды билгеләре. Бүген адәм баласы үлем эзли. Кешене һәлакәткә илткән нинди генә мәгънәсез ярышлар, чаралар оештырмыйлар. Элек мәчетләрдә түбә генә булган, ә хәзер гыйбадәтханәләрне ничек кенә бизәмиләр, эч-тышында ниләр генә юк. Бу да кыямәт алды көненең бер билгесе санала.

 

Аннан соң, шәрә хатын-кызлар барлыкка килер, адәм балалары арасында бозыклык, зина кылулар артыр, диелә. Бу хәлләр инде күз алдыбызда. Бүген хатын-кызларның шәрәлеге киң таралган бозыклык, зиначылык урамда да, телевизорда да гаҗәп күренеш түгел. Балаларның әти-әниләрен хөрмәт итмәве, туганнар арасы бозылу, китаплар күбәю, ирләрнең кимүе, ә хатын-кызларның артуы да кыямәт алды билгеләре. Бүген бөтен Җир шары буенча бер иргә 1,5-2 хатын-кыз исәпләнә, соңрак бер иргә 40 хатын туры киләчәк. Ифрат елгасы астыннан алтын тау пәйда булачак. Шул байлык өчен сугышкан 100 кешенең 99 ы үләчәк.

 

Кыямәт көненең әле күренмәгән зур билгеләре дә бер-бер артлы бик тиз киләчәк. Билгеләргә караганда, кыямәт көненә ерак та түгел кебек, бәлки, ул 40-100 елдан җитәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәселеннән булган Мәһди киләчәк һәм ул мөселманнарны берләштереп, ислам юлыннан алып барачак. Аңа каршы чыгып сугышучы бер күзле алдакчы Дәҗҗал пәйда булачак һәм: “Мин — Аллаһы Тәгалә”, — дип кешеләрне куркытып һәм ялганчылык юлы белән үзенә ышандырырга тырышачак. Кешеләрне икегә кисеп ялгап күрсәтәчәк һәм табигать белән идарә итү көченә ия булачак. Ул әйтсә, яңгыр явачак, ул әйтсә, туктаячак. Бу Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы булып тора.

 

Дәҗҗалны үтерергә Гайсә (с.г.) иңәчәк. Аның килүенә христианнар да ышана. Әмма ул мөселман булачак. Гайсә (г.с.) иңгәннән соң җиргә кыргый халыклар киләчәк. Алар барлык тереклекне кырып, шәһәрләрне яндырачак, хәтта үлгән кешеләрне кабердән алып ашаячак. Тәмугтан килгән кошлар аларны таш белән бәреп үтерәчәк. Кояшның көнбатыштан чыгып, җирнең кире якка әйләнә башлавы кыямәтнең ачык билгесе.

 

Бу хәлдән соң кешеләр, Аллаһның барлыгына ышанып, ислам кабул итеп, иман китермәкче булырлар, әмма Аллаһы Тәгалә бу вакытта инде кешеләрнең иманын кабул итмәячәк. Аннан җир астыннан бер хайван чыгып, кеше теле белән сөйләшеп, куркытып йөриячәк. Кешеләрне буа торган төтен һәм ут чыгачак, җир убылу башланачак. Ул кешеләрне бер урынга кыса барачак. Шулай итеп, фани дөнья бетәчәк.

 

— Хисап тотканнан соң бәндәләрне ни көтә?

 

— Җәһәннәм өстенә корылган кылдан да нечкә сират күпере аша узачаклар. Һәр җан иясенең җәннәт тарафына үтәсе киләчәк. Тик аннан гөнаһлары гафу ителеп, җәннәткә эләгүчеләр генә чыгачак, ә гөнаһы тартканнар, сират күперен кичә алмыйча, утка, җәһәннәмгә төшеп китәчәкләр.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»