поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
09.03.2012 Авыл

“Авылны күтәрәсем килә”

Авылларда гаилә фермасы ачучылар хәзер беребезне дә артык гаҗәпләндерми. Тәвәккәлли алганнар, үз көченә ышанганнар, дәүләт ярдәменнән баш тартмыйча, мөмкинлекләрен сынап карый. Ә менә Әлки районының Таш Билге авылында 24 сыердан торган гаилә фермасы ачкан Рәмзил Әхмәдиев миндә зур кызыксыну уятты. Ул әле студент кына. Шактый яшь булуына карамастан, икеләнеп тормаган, җиң сызганып эшкә керешкән. Башкала белән авыл арасында йөрү күп вакытны ала, ике якка өлгерергә кирәк. Егет КФУның математика һәм кибернетика факультетында кичке бүлектә укый. Хәзер Рәмзил бер үк вакытта саннар һәм сыерлар дөньясында кайный.

— Бөтен яшьләр авылдан китү ягын карый. Аларны да аңлыйм, эш булмау күпчелегебезне шундый адымга этәрә, — дип сүз башлады Рәмзил. — Тик кемнәрдер саланы саклап калырга тиеш бит. Авылны күтәрәсем килә. Монда зур йортыбыз бар. Әти-әнием янында яшәү икеләтә бәхет. Авылыбыз  төзек, юллар яхшы. Район үзәге кул сузымында гына. Нигә бәхет эзләп читкә китәргә?! Биредә үз эшемне ачып төпләнеп калу турында мәктәпне тәмамлаган елларда ук уйлый башлаган идем. Менә хәзер шуны гамәлгә ашырдым. Сыер фермасы ачу отышлы булыр дип уйладым.

Ферма эшләре белән чабып йөргәндә егет өйләнергә дә өлгергән. 6 гыйнварда сөйгәне Айгөл белән туй уздырганнар. Хатыны да мактауга лаек. Авылда тору да, каенана-каената белән бер түбә астында яшисе булу да куркытмаган аны. “Рәмзил кайда, мин шунда. Бергә монда да рәхәт”, — диде ул, елмаеп. Айгөл дә Әлки кызы.

Әхмәдиевлар гаилә фермасына 2010 елда алынган. Ә малларны узган елның азагында гына керткәннәр. Бу программа 1,8 млн. сумлык дип исәпләнгән, дәүләт 561 мең сум субсидия биргән. Моңа өстәп ике савым аппаратын да “50 гә 50” программасы белән алганнар. Бинага ут-су кертелгән. Тирес түгүне дә автоматлаштырганнар. 

— Ферманы төзегәндә бер чит кеше дә чакырмадык. Әтием балта остасы. Күбесен ул контрольдә тота. Туганнарым ярдәме белән “эх” дигәнче төзеп тә куйдык. Алар булмаса, эш шактый кыенга туры килер иде, — ди Рәмзил. 

Торак әзер булгач, сыерларны берәм-берәм халыктан җыйганнар. Сөтлебикәләрдә лейкоз, туберкулез, эмкар һәм башка авырулар булу-булмавын мал табибы белән тикшереп алганнар. Хәзер дә Рәмзил айга ике-өч тапкыр ветеринар чакырта, тиешле уколларын вакытында ясата.

Ферма үзләреннән ерак түгел, авыл читендә урнашкан. Аны сайдинг белән тышлаганнар.

— Күпләр керамзит блоктан төзи. Ул озаккарак чыдый, әмма салкын. Без исә стенаны ике яклап тактадан эшләдек тә арасына керамзит белән пычкы чүбен кушып тутырдык. 35 градус салкыннарда да сыерлар торагы җылы торды. Эше дә җайлырак булды, арзанга да төште, — ди Рәмзил.

Ферма янәшәсе печән белән тулы. Азык запасы җитәрлек күренә. Әхмәдиевлар гаиләсе электән үк мал-туарны күп асрый. Авылда шунсыз булмый, диләр. Шуңа аларның җәе печән әзерләү белән үтеп китә. Сатып та алырга туры килә. Азык мәсьәләсен хәл итү, киләчәктә печән, иген  үстерү өчен Рәмзил җир рәсмиләштереп йөри. Район җитәкчелегеннән 50 гектарга рөхсәт алган.

— Әле ярый бездә фермерларны ташламыйлар, булышалар. Һаман документлар артыннан йөрим. Фермадагы эшләргә әтием күз-колак булып тора. Мин район, Казан арасында йөрим. Машинада яшим, дип көләм инде үземнән. Бар да җайланып беткәч, җиңел суларга була, Алла боерса. Кәгазь эше бик күп, — ди әңгәмәдәшем.

Ферма берничә бүлектән тора. Берсендә бөртекле культуралар саклана, икенчесендә — сөт, өченчесе якын киләчәктә ветеринария эшләре өчен махсус бүлек булачак.

Сыерлар белән беррәттән шунда ук Рәмзилнең әтисе Фәргать абый бозауларга бүлемнәр әзерләп куйган. Бүген иң зур максатлары — сыерлар санын арттыру. Әлегә сөтне дә 100 литр чамасы гына тапшыралар. Кышын сыерларның күбесе бозауларга торганга сөт бирми. Сөтлебикәләр саны артса, урын өчен борчыласы юк, алдан ук 30 лап сыерга исәпләп төзегәннәр. Әлегә ат та, үгезләре дә шунда.

Сөтне урнаштыруга килгәндә, Рәмзил авылдан җыеп йөрүчеләргә бирми, ә районга үзе илтеп тапшыра. 13 сумнан алалар икән.   

Егетнең һәр иртәсе 5 нче яртыдан башлана. 1989 елгы гына булса да, Рәмзил инде студентлар кебек җилбәзәк, яшь күренми. “Паспортта яшь булсам да, күп эшләгәнгәдер, олырак күренәм”, — дип шаярта үзе дә. Ул быел соңгы курста укый, тиздән кулына диплом алачак.

— Аннары бары тик фермерлык эшенә генә чумачакмын, тармакны киңәйтү ягын кайгыртачакмын. Яшьләр мондый эшкә алынырга курыкмасыннар, теләге булган морадына ирешә, — ди Рәмзил.

 

 

 

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы