|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2012 Җәмгыять
CCCРда яшисем килә!Мин үзем СССР дигән илдә ярты ел гына яшәп калган кеше. Февральдә туганмын, берничә айдан инде СССРны таркатып та куйганнар. Шуңа пионерларның, комсомолларның нинди булганнарын, кем икәннәрен әти-әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә мәктәбебез бик иске иде инде. Менә шул бер катлы, агач, илле еллык мәктәпнең бер почмагында бүлмә бар иде. Элеккеге пионерларның быргылары, барабаннары, байраклары сакланганын хәтерлим. Бала-чагага бу бик кызыклы тоелган, күрәсең. Сыйныф старосталарын шунда җыеп, җыелыш үткәргәндә, мин шул байракларны бик игътибар белән карап утырырга ярата идем. Ә хәзер шул байраклар белән автобус утыргычларын тышлыйлар. Сталин дәүләт байракларын шулай кадерсезләгәннәрен күрсә, каберендә әйләнеп ятар иде, билләһи. Көннәрдән бер көнне, Русия таралып бүтән дәүләт, бүтән байрак барлыкка килсә, хәзерге әләмнәрне дә чүпрәк кисәге кебек кадерсезләячәкләренә иманым камил. Өлкәннәрнең автобуста байракны чаршау урынына куллануларын, яки урындыкка йомшак булсын өчен салып утырганнарын күреп үсә бит хәзерге балалар.
Игътибар иткәнегез бармы, СССР заманын урта буын һәм өлкән яшьтәгеләр ныграк сагына. Еш кына ул заманда шырпы да бер тиен генә тора иде бит дигән сүзләрне ишетергә туры килә. “Сагынуларның“ күбесе бәяләргә бәйле. Талон тотып яртышар көн чиратта торсалар да, кибетләрдә рәтле-башлы товар күрмәсәләр дә, барыбер шул заманнарны сагыналар. Сагынырлык та шул! Кеше ул чорда иртәгесе көнгә ышанып яшәгән. Күбесенең торыр урыны, эшләр эше булган. Чит ил машиналарына утырып йөрерлек, һәр ел саен әллә ничә тапкыр Таиланд, Төркия, Кытайга барырлык акча эшли алмаса да, Совет эшчесе ач-ялангач булмаган. Дәүләт эш биргән, торыр урын биргән. Ул заманда “бомж” дигән төшенчә бөтенләй дә булмаган. Эшләгән эшчесен үз илендә булган ял йортларына җибәреп ял иттергән, бушлай диярлек юлламалар биргән.
Ә кинога барулар? Хәзер ял көннәрендә гаилә белән кинога бара башласаң, ким дигәндә 800-1000 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Анысы бер хәл. Балаң белән бергә утырып карый торган киносын да төшермиләр бит хәзер аның! Үтереш-талаш, шартлату яисә мәхәббәт уеннары гына. Кайбер киноларны карап, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә психикасы какшарга мөмкин! Мультфильмнары да шундый ук. “Леопольд”, “Ну, погоди!”, “Теремок”, “Три поросенка” кебек мультфильмнарның кайсын гына алып карама, һәрберсендә баланы әхлаклылыкка, әдәпкә, тәртипкә өндәү салынган.
Совет чоры предметлары модага да кереп китте. Күп кенә коллекционерлар шул чорда басылган акчаларны, СССРда чыгарылган значокларны сатып алалар. Казанда иске, кулланылган әйберләрне сата торган базарда совет заманы предметлары аеруча күп. Сатып алучысы да бар тагын. Чөнки СССРда әйберләрне чыдамлы, кеше гомеренә җитәрлек итеп ясаганнар, җитештергәннәр. Дәү әниемнәрнең баз өстенә эшләнгән корылма диварында җил үтмәсен өчен әллә кайчан кадаклап куйган бер материал бар. (Нәрсәдән эшләнгәнен хәзер төгәл генә әйтә алмыйм). Шунда су буенда кошлар, кыз рәсеме ясалган. Ул баз корылмасы кайчан ясалган да, материалны кайчан кадаклаган булганнардыр, анысын белмим, әмма шул рәсем мин үземне белә башлаганда бар иде инде, хәзер дә нәкъ шул килеш тора! Хәзер кытайлар эшләгән чүпрәк-чапракны кайтарып тутыралар. Ә аларның ни сыйфаты, ни файдасы. Организм өчен зыяныннан кала бернәрсәсе дә юк. Иптәш кызым бервакыт коңгырт төстәге җәймә сатып алган. Юган бу моны әйбәтләп, икенче көнне җәеп йоклаган. Торса – бөтен тәне кояшта кызынган кебек төскә кергән. Үзем белән дә бер шундый хәл булган иде. Моннан өч ел элек джинс чалбар сатып алдым. Кияр алдыннан бер тапкыр юып киптердем моны. Аннан яңа чалбарымны киеп дус кызларга “мактанырга” университетка киттем. Кичен кайткач, чалбарымны салсам, ботларым зәп-зәңгәр булган! Ул чалбарның сәламәтлеккә зыяны юк дип кем ышандыра ала?! Үзебездә дә наданлык көчле инде, сату-алу эшендә законнарны белүчеләр йөзгә бер генәдер, мөгаен. Халык юридик яктан белемлерәк булса, җитештерүчеләр бу кадәр азынмаслар иде.
Уйлап-уйлап куям да, ник мин дә бераз гына иртәрәк туып, шул чорда яши алмадым икән дигән сорау туа. Нинди бәхетле, борчусыз яшәгән Совет халкы. Чөнки аларның киләчәккә ышанычы булган. Халык җитәкчеләргә ышанган, тегеләренең күбесе, хәзергедән аермалы буларак,үз эшләрен намус белән башкарганнар. Эх, туасы иде СССРда, яшисе иде берәр ел булса да Совет баласы булып!
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|