поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
06.03.2012 Бәйрәм

Гүзәл затларга булган җылы теләкләр җыр-биюләр аша юлланды

Ел саен җылы кояшлы көн һәм күтәренке кәеф белән бергә яз безгә нәкъ шундый саф, күңелле, якты Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. 2 мартта Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда шушы матур 8 Март бәйрәменә багышланган зур концерт узды. Гүзәл затлар хөрмәтенә бу чараны Самара региональ «Дуслык» һәм Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмалары үткәрде. Шәһәребезнең «Яктылык» татар мәктәбе укучылары һәм «Дуслык» оешмасы активистлары ике бүлектән торган өч сәгатьлек карап туймаслык тамаша күрсәтте. Гүзәл затларга булган җылы теләкләр җыр, бию, шигырьләр аша юлландылар. Бу кичне тамашачы залы шыгрым тулы иде.

Самара шәһәренең татар хатын-кызларын хөрмәтләп, язгы бәйрәмгә дәрәҗәле түрәләр дә килде. Самара региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев хатын-кызларга үзенең матур теләкләрен белдергәч, мөхтәрәм кунакларга да сүз бирде.

 

 Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Игоревич Азаров исеменнән татар халкына кайнар сәламнәрен һәм гүзәл затларга котлауларын аның урынбасары Игорь Викторович Кондрусев җиткерде.

 

 - Һәрвакытта иң активлардан саналган татарларны башкаларга үрнәк итеп куярга була. Сез шундый гүзәл чара үткәрәсез! Халык саны буенча гына түгел, ә сыйфат буенча да иң алдынгыларның берсе булып торасыз, – дип мактау сүзләрен дә әйтеп үтте ул.

 

 Рухи мәркәзебез Казаннан килгән кунагыбыз – Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи БТК рәисе Ринат Зиннур улы Закиров җибәргән тәбрикләү хатын укыганнан соң, «Яктылык» мәктәбенең данын яңа үрләргә күтәрүче мөдире Мәгдания Мидхәт кызы Әбдрәхимовага «Татарстан республикасының атказанган укытучысы» медален тапшырды. Самара шәһәре “Яктылык” татар мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Рәсимә Әлимҗан кызы Әлүшева, Изидә Дамир кызы Хуҗина, татар теле укытучысы Нурзидә Әхмәтзи кызы Фәйзуллина, Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сарае администраторы Флорида Әгъләм кызы Локманова, Самара региональ татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасы директоры Әлфия Тәүфыйк кызы Никифорова, Самара шәһәр татар “Ак бәхет” иҗади иҗтимагый оешмасы рәисе, “Дуслык” сайты редакторы Римма Равил кызы Нуретдинова, Самара шәһәр татар “Ак бәхет” иҗади иҗтимагый оешмасы директоры Гүзәл Сәфәргали кызы Әбләҗева, Самара шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты мөдире урынбасары Светлана Константиновна Жидкова,“Татарстан» сәүдә йорты директоры Тамара Ивановна Солкина Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

 

Концерт программасы «Нур» мәдрәсәсе шәкертләре һәм «Яктылык» мәктәбе укучылары тарафыннан башкарылган мөнәҗәт белән башланды. Аннан соң сәхнәдә мәктәп балалары, укытучылары, «Дуслык»ның талант ияләре музыкаль чыгышлар ясадылар. Шигырь, җыр, биюләр уралып барды.

 

 Әни-әбиләргә багышланган көйләрнең күп булуы тамашаны бизәде. Аллы-гөлле киемнәрнең милли дә, затлы да булуы «Яктылык» мәктәбенең, «Дуслык» оешмасының зәвыйклы сәнгать юлында икәнлеген раслап торды.

 

 Балаларның биюләре турында исә аерым сүз алып барырга кирәктер. Югары профессиональләр кебек чыгыш ясаучы яктылыклыларның биюләрен тасвирлар өчен сүзләр җитми! Аларны үз күзләрегез белән күрергә кирәк!

 

 Тамашачы чыгышларны тын да алмыйча карап утырды, үз соклануын көчле алкышлар аша белдерде, талантлы яшьләрне чәчәк бәйләмнәренә күмде.

 

Бәйрәмнән соң халык Мәдәният сараеннан рәхмәтләрен белдерә-белдерә кайтыр юлга чыкты, бу инде чараның югары дәрәҗәдә, бик шәп узуын тагын бер кат раслады.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

Римма НУРЕТДИНОВА
Дуслык оешмасы
№ |
Дуслык оешмасы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы