поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.03.2012 Сәясәт

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ: Путин җитәкчелек итәргә бездән өйрәнде

Владимир Путин халыкка күптән таныш. Күптән таныш булса да, ул бит Россиянең яңа Президенты. Сайлау исә президентлык итү вакытының янә бер башлангыч ноктасы булып тора.

Димәк, илдәге вәзгыять, ни дисәң дә, сайлаудан соң "яңа" сүзе белән бәйләнә. Татарстанның танылган икътисад белгече, профессор Фарсель Зыятдинов белән без менә шулар хакында әңгәмә кордык.

 

– Фарсель абый, сайлау нәтиҗәләре шәхсән сез көткәннәргә туры килдеме?

 

– Прохоровтан башлыйк. Аның карашлары, нигезләре яшьләрнеке белән шактый гына тәңгәл килә. Мин инде аның баштан ук бу сайлауда күп тавыш җыя алуына ышанмадым. Миңа калса, Путинга тавыш җитмәгән очракта, ул үз тавышын аңар биргән булыр иде. Алар бер командадан булганга охшаган. Әлбәттә, Прохоровның үзенчәлекле яклары бар. Ул киләчәктә, бер-ике сайлаудан соң, исән-сау булса, тагын да әйбәтрәк урыннарны алырга мөмкин. Ләкин әлегә аның программасы җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән иде. Кешене канәгатьләндерерлек түгел. Путинның, Зюгановның программаларына караганда таррак.

 

Дөресен әйткән вакытта, Путинның җиңеп чыгачагы алдан ук билгеле иде. Беренчедән, бөтен командалар аңа ярдәм итте, хөкүмәт аның кулында булды. Хөкүмәтнең дә тәэсире-йогынтысы булмый калмый. Татарстан – Путин иң күп тавыш җыйган төбәкләр арасында. Татарстанга ул күп эшләде, төзелешләр буенча карасак та бу күренә. Нәрсә генә сорасалар да, каршы килмәде. Менә шуны исәпкә алып, безнең җитәкчелек тә аны куәтләде.

 

Зюгановның программасы яхшы иде, әмма яше олырак бит. Үз-үзен тотышы, кешеләр алдында чыгыш ясавы да әйбәт, җәлеп тә итә. Ләкин халык, ул Президент булса, тотрыксызлык башланыр дип уйлый. Заводларны, газ-нефть оешмаларын киредән шәхси куллардан тартып алу турында әйтте. Әмма әлеге завод-фабрикаларга хәзер кемнәрдер хуҗа бит, алар риза булып тик тормаячак. Бу очракта кан кою булмый калмый. Элегерәк коммунистлар тиз генә китеп барды, ә хәзер милеккә хуҗалар алай тиз генә китәргә җыенмаячаклар. Шуны аңлаган халык Зюгановның бу ниятен дә аңлый алды. Зюгановны артык хурлаучы да юктыр. Әмма халык 20 ел барган үзгәрешләрдән туйды. Халыкка тынычрак күчеш кирәк. Путинның җиңүенә бу икенче сәбәп булды дип уйлыйм.

 

Бөтенесен чагыштырып караганда, Жириновский кешечә сөйләшә дә белми, аның җиңеп чыгасына беркем дә ышанмагандыр. Миронов йомшаграк, аның да сәясәте-программасы җитәрлек күләмдә эшләнмәгән.

 

– 4 мартта үзәк каналларда төрле белгечләр катнашында алып барылган төнге фикер алышу вакытында кайберәүләр Путинның "команда" белән эшләүгә корылган сәясәте бүгенге заманга туры килми диделәр. Бу хакта ни уйлыйсыз?

 

– Чынлап та ул хәзер бераз команда бирүне куллана, команда оештыру белән мавыга, бәлки алга таба үзгәрер. Мәсәлән, район башлыкларын нидер эшләтер өчен эштән азат итү белән куркыталар... Путинның бюракратик кимчелеге бар. Бу аның эшенә комаучауларга мөмкин. Күбрәк демократиягә игътибар итәргә кирәк. Безнең илдә команда биреп, бюрократизм белән генә артык ерак китеп булмас. Дөресен әйткәндә, ул команда бирү ысулы электән үк килә.

 

– Шул ук фикер алышуда яңа Президентның алты ел тормаячагын да фаразларга тырыштылар...

 

– Бу фикер уйдырма булып яңгырый. Ул барысын да эшләячәк хәзер, мөмкинлекләре бар. Сайлата алмаган очрак – башка мәсьәлә. Хәзер инде, кулга хакимлекне алгач, аның командасы эшләячәк. Ул якны – эшне ничек алып барырга кирәклеген Путин өйрәнеп бетерде. Элеккеге елларда җитәкчелек итәргә күбрәк Минтимер Шәриповичтан да өйрәнде. Җитәкчелек итү ысулын безнең республикадан алды. Бу илне катастрофага китермәячәк.

 

– Сайлау алдыннан Владимир Путинның матбугатта дөнья күргән мәкаләләренең берсе тулысынча икътисадка багышлана. Ә сез, икътисадчы буларак, Президентка нинди икътисадый мәсьәләгә игътибар юнәлтергә киңәш итәр идегез?

 

– Икътисад өлкәсендә яңарышлар булырга тиеш. Яңарыш алып килмәсә, илне җимерүе дә бар. Безнең илдә икътисад күбрәк җитештерүгә түгел, сатып алуга корылган. Берәү сатып ала да, алган әйберен бер кисәк керем өчен икенчегә сата. Алыпсатарлык заманына чик куярга, җитештерүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Җитештерү гади генә түгел, ә сыйфатлы булырга тиеш. Үзебездә генә түгел, башка илләр дә алырлык итеп эшләү мөһим. Инновация дибез, ул сүздә генә калмый, төгәл техник фән галимнәре белән бергә яңалыклар кертеп, техникага модернизация ясап, чын мәгънәсендә тормышка ашырылсын. Япония, АКШ артыннан ияреп кенә барырга кирәк түгел, аларны да уздыру сорала. Шуңа ирешкәндә генә Россия көчле ил булачак. Җитештерү булмаса, алга китеп булмый. Нефтехимия өлкәсендә безнең уңышлар бар. Машина төзелеше һәм сәнәгатьнең башка өлкәләренә дә күчәргә кирәк. Ул боларның барысын аңлый, дип уйлыйм. Ләкин моңарчы игътибар биреп җиткермәде. Путинның төп хаталарыннан тагын берсе шушы.

 

Дөрес, җиңел сәнәгать элек тә юк иде инде. Космос, югары технология өлкәсендә уңышларыбыз зур иде. 20 ел үтте, шул элгәреге дәрәҗәгә дә җитә алмадык. Россия инновация ярдәмендә технологияләрне яңартып, сыйфатлы, башка дәүләтләр дә теләп ала торган продукция җитештерә торган илгә әверелсә, Путинның эшләре барачак.

 

– Яңа заманның халыкчан бер сынамышы: "Россияне "Царь" җитәкләсә – төбәкләрдә "управляющий" булыр, Россияне "управляющий" җитәкләсә – төбәкләргә "Патша" килер". Сынамышларны, кагыйдә буларак, вакыт кына сыный. Шулай да, милли җанлы шәхес буларак, Фарсель абый, әйтегез әле, алга таба татарлар бик таныш яңа Президент белән ничегрәк яшәр икән?

 

– Ул милләтләр буенча министрлык булдырырга кирәклеген әйтеп алды. Ансыз булмый. Россия рус дип кенә алга бара, башка милләтләргә дә тигез хокуклы дип карамаган вакытта көчле ил була алмый. Моны аңларга тиеш Президент. Сайлаулар алдыннан Зюганов та, башкалар да "рус" дип кычкырды. Сайлаучылар арасында алар күпчелекне тәшкил итә бит. Аларны үзләренә тартыр өчен һәркайсы шулай эшләде. Милләтләрне "манчып" кына булмый. Алар белән эшли белергә, мөнәсәбәтләр корырга кирәк. Хәзерге вакытта манчып кына дөньяны үзгәртү, кешене мәҗбүр итеп кенә буйсындыру мөмкин түгел. Путинның Татарстан белән мөнәсәбәте начар түгел.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 06.03.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»