|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2012 Медицина
Дару гомерне озайтамы?Тыюларның да файдасы бар икән. Республикада узган ел ноябрь аенда составында кодеин булган даруларны җибәрү рецептка гына калгач, аларны сату кимегән. Әлеге чара кодеинлы дарулардан наркоманнар сәламәтлеккә зур куркыныч тудыручы дезоморфин наркотигы ясап куллана алмасын өчен күрелгән иде. Республиканың фармацевтика хезмәтенең 2011 ел йомгаклары коллегиясендә ул хакта да сөйләштеләр.
Россиянең бүтән төбәкләрендә кодеинлы препаратларны быел 1 июньнән генә рецептка калдырачаклар. Тәҗрибә уңышлы килеп чыккан: Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча, чынлап та, дезоморфин кулланучылар азайган. Шуның белән бергә әлеге наркотикны ясау белән шөгыльләнгән притоннар да юкка чыккан, җинаять очраклары да кимегән. Тик белгечләрне икенче нәрсә борчый: илдә кодеинлы дарулар тулаем табиб язуы белән генә бирелә башлагач, ялган рецепт бланклары да пәйда булуы ихтимал. Дөрестән дә, җиңел кәсеп итүчеләр теләсә нинди юл белән акча хәтле акча ясаганны, моңа гына осталыклары җитмәс, дисеңме әллә?
Кодеинлы даруларны рецептка калдыруны да бөтен кеше хуплап кабул итте дип әйтә алмыйбыз. “Авыртуны юып алгандай тиз басучы даруларсыз нишләрбез”, – дип борчылучылар да аз түгел иде. Халык аларны бүтән препаратлар алмаштыра алуын белгәч кенә тынычланды. Киләчәктә антибиотик дарулар да тулысынча рецепт белән генә җибәреләчәк. Бүген әле кайберсен табибның рөхсәт язуыннан башка да алырга була иде. Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитеты исә бөтен төр даруларга да рекламаны тыю турында закон проекты әзерли. Алар бу адымны, үз белдеге белән дару эчүчеләрне киметү максатыннан эшләнә, дип аңлата. Шул ук вакытта таякның икенче ягы да бар: фармацевтика компанияләре бүген яңа төр даруларны реклама аша киң катлауга җиткерә, шулай итеп акча эшлиләр.
Әлегә дару сату бик табышлы өлкә санала. Республикада даруханәләр челтәре дә елдан-ел киңәя. Бүген аларның саны 1351 гә җиткән. Бездә дару куллану да Россиянең уртача күрсәткеченнән югарырак. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева чыгышыннан күренгәнчә, уртача җан башыннан исәпләгәндә, һәр кеше 4297 сумлык дару эчкән (Россиядә 3860 сум тәшкил итә). Бу суммага дәвалану өчен тәкъдим ителүче майлар, кремнар, сиптергеч сыекчалар да керә. Киңәшмәдә яңгыраган бер фикер сагайтты: имештер, дару белән “дус” булмаган, ягъни аны азрак эчкән районнарда үлем-җитемнәр күбрәк. Югары Ослан, Кайбыч, Актаныш, Аксубай районнарын телгә алдылар. Әлеге районнарда яшәүчеләр дару өчен уртача 1200дән башлап 1700 сум гына акча сарыф иткән. Шуннан чыгып фикер йөртсәк, дару эчкән кешенең генә гомере озын була, дип нәтиҗә ясарга тиешбезме?
– Үлем-җитемне даруларны аз эчүгә генә бәйләп калдыру бер дә дөрес түгел. Андый нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз әле, – дип кырт кисте Кайбыч районы үзәк хастаханәсе баш табибы Магомед Магомедов. – Халык саны буенча алып карасак, бездә пенсия яшендәге кешеләр күбрәк, халык картая. Эшсезлек, шуңа бәйле рәвештә үсүче эчкечелек һәм башка социаль мәсьәләләрне дә исәпкә алырга кирәк. Гомумән, районда үлем-җитем күрше Тәтеш, Чүпрәле районнары белән чагыштырганда артыграк димәс идем. Дарулар белән тәэмин ителеш тә начар түгел. Бездә ташламалы дарулар социаль җыелмасыннан баш тартучылар да азрак.
Магомед әфәнде сүзләрендә хаклык бар, дарулар мәсьәләсендә кырт кисеп бер яклы фикерне генә алга сөрергә ярамый. Шуңа күрә районнарга ниндидер ярлык такканчы, башта проблеманы яхшылап өйрәнү мәслихәт. Шулай да даруның гомерне озайту, сәламәтлекне яхшырту чарасы булуына да шигебез юк. Белеп һәм чама белән кулланганда, әлбәттә. Казандагы 18 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Резидә Мансурованың бу җәһәттән фикере менә мондый: “Диабет, гипертония һәм башка шуның ише хроник чире булганнар табиб билгеләгән дарудан баш тартмасын иде. Аларның тормышы даруга нык бәйләнгән бит. Бер генә мисал китерәм: безнең поликлиникага теркәлгән олы яшьтәге бер ханым узган ел 80 тапкыр “ашыгыч ярдәм” чакырган. Югары кан басымыннан интегә ул. Ышанып әйтә алам: даруларны вакытында эчеп барса, “ашыгыч ярдәм” дә кирәкмәс иде. Менә без, табиблар, халыкка шуны аңлатырга тиеш”.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|