поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.03.2012 Язмыш

Күңел сере

Картайган көнендә Оркыя апа йортында берүзе утырып калды: күзләре дә начар күрә, аяк-куллары да сызлый, яше дә сиксәннән узган бит инде. Бер ялгызы җәфа чигеп үстергән кызлары - Камилә, Әлфирә, Гөлфирә, Җәмилә, буй җиткәч, барысы да кайсы кая таралышып беттеләр. Иң олысы Камилә дә, башкалар кебек бәхет эзләп, шәһәргә киткән булса да, кире авылга кайтып кияүгә чыкты да биредә төпләнеп калды. Сирәк кенә булса да килеп, әнисенең хәлен белә, каты авыраган чагында үзенә алып та карады.

Кызларның калган өчесе дә шәһәрдә гаиләләр корып, Оркыя апага оныклар бүләк итеп, шунда яшәп калды. Барысы да гаиләләре белән җәйге отпусклары вакытында кайтып, әниләре янында ял итәләр, бакчасында казыналар. Балалары бергә җыелган чакта Оркыя апа бик тә сөенә, куана, ә алар киткәч, ничектер моңаеп, ямансулап кала.

 

Җомга көннәрнең берсендә эшкә барырга әзерләнгәндә, Җәмиләгә апасы Әлфирә шалтыратты һәм шактый таләпчән итеп: “Барыбыз да бүген авылга кайтабыз!” - диде. “Бер-бер хәл булдымы әллә?" - дигән сорауга: “Кайткач сөйләшербез!” - дип кырт итеп җавабын кайтарды.

 

Җәмиләнең ире командировкада, ә ул үзе унике яшьлек улын циркка алып барырга җыенган иде. Тегене җайлап-майлап, әбисенә кайтырга күндерергә туры килде. Юлда, машинада барганда, яңгыр яварга тотынды, улы аның култык астына борынын төртеп йокыга китте.

 

Авылга якынайган саен Җәмиләнең истәлекләре яңара,  никтер җаны әрни башлады. Машинаның тәрәзәсе буйлап көз көненең салкын яңгыры аккан сыман, яшь хатынның да күз яшьләре ике як битеннән тамарга тотынды. Барысын да әллә кайчан гафу иткән булса да, күңел яралары һаман төзәлеп бетмәгән икән шул әле. Алар турында ул беркемгә дә сөйләгәне булмады. “Оят бит, әллә кайчан онытырга тиеш нәрсәләрне ул һаман оныта алмыйча интегә...”

 

...Менә чандыр, салам сыйрак, алты яшьлек сабый, күрше балалары белән  кое янында су сибешеп уйнап, Ходайдан яңгыр сорыйлар, имеш. Күршеләренең кечкенә малае манма су булды да чинап әнисенә эләкләргә чапты. Ә аның әнисе килеп: “Уйнаштан туган, кабахәт нәрсә”, -  дип, кызчыкны сүгеп китмәсенме.

 

“Яхшы” күршенең нәфрәтле, үзәкне өздергеч бу сүзләрен яшь сабый башта аңламыйча торды. Әнисенә соңыннан дөресен сөйләп бирегә туры килде: стенада эленеп торган хәрби киемдә фотога төшкән, сугыштан әйләнеп кайтмаган абзый аның әтисе түгел, ә апаларыныкы гына, әнисе дә Җәмиләгә апа гына икән бит. Аның үз әнисе Җәмиләне тапканда, күп кан югалту сәбәпле бакыйлыкка күчкән, ә әтисенең кем, кайда икәнлеге турында беркем дә белми.

 

Бик әрнеп, рәнҗеп елаган иде шул чакта ятим бала.  Шуннан бирле үзен беркемгә дә кирәк булмаган “адәм актыгы”, “әрәм тамак” дип хис итә башлады ул. Тик нинди гаебе бар соң аның? Нишләп туганнан бирле берсе дә аны яратмый, иркәләүчесе дә, назлаучысы да юк?

Әнисе көндез бер эштә эшләсә, төннәрен көн аралаш каравылда тора иде, дүрт баланы ничек булса да аякка бастырырга кирәк бит. Ә олы апалары Җәмилә белән бер дә исәпләшмәделәр. Аның кызганып, урамнан табып алып кайткан мәче баласын да, зыян итә дип, кырга илтеп ташладылар.  Ул апалары янында үзен әкияттәге “шыксыз үрдәк баласы” кебек хис итә иде.

 

Кызчык гел өйдә бер ялгызы калганын әле дә хәтерли. Аеруча төннәрен бик курка иде ул. Әнисе эштә, апалары клубка чыгып китәләр. Ул башта үзенә  кушылган бөтен эшләрне эшләп бетерә дә, җен-пәриләр күрмәсеннәр, тапмасыннар дип, бөтен утларны сүндерә дә, тәрәзә төбендә серле айга,  иксез-чиксез күкне камап алган матур итеп җемелдәгән йолдызларга озак карап, хыялларга чумган килеш, шунда йокыга тала. 

 

Җәмиләгә ун яшь чамасы булгандыр, олы апасының кызы туды. Һәм ул аны еш кына әнисендә калдырып китә иде. Чөнки иренең эчеп алса, дөньяны пыр туздыра торган начар гадәте бар. Ә Оркыя апа берсүзсез,  бу баланы гына түгел, башка оныкларын да тәрбияләде. Җәмилә дә әнисенә булыша иде.

 

Бервакытны әнисе йомыш белән күршеләренә кереп киткәч, Җәмилә бакчада түтәлләр утап мавыккан, мөгаен, теге кечкенә бала каядыр югала. Мунчадагы юынтык су җыела торган улакка барып төшкән икән. Шуннан чыгарып, күкрәгенә баскалап, авызына сулыш, җан  өреп, баланы, Аллаһыга шөкер, үлемнән алып калалар. Канатларын җәеп, фәрештәләр саклагандыр, күрәсең. Җәмиләнең шунда әнисенә дә, апасына да хәтере калды. Кеше үтерүче дип атаганнар иде бит аны.

 

Мәктәптә аны кием тегәргә өйрәттеләр. Җәмилә башта алъяпкыч, кофта, ә аннары үзенә үлчәп, әнисенең иске күлмәген сүтеп, тырыша-тырыша күлмәк текте. Апаларының иске әйберләреннән башка кием күрмәгән кызчык, аны киеп, көзге каршында күбәләк кебек җилфердәп әйләнде-әйләнде дә, Сабантуйга хәтле дип, шкафка элеп куйды.

 

Ә беркөнне иртән шкафны ачса, күлмәк юк! Шәһәрдән ялга кайткан Әлфирә апасы күлмәкне үзенең албасты кебек таза гәүдәсенә көч-хәл белән киеп, клубка барган булган. Аны анда пычратып, эштән чыгарып кайткан да, мунча ишек алдына салып ыргыткан. Җәмилә шунда ярсып, кечкенә йодрыклары белән апасына ташланганын һәм, ул бәреп җибәргәннән соң, мәтәләп китеп почмакка барып төшүен әле дә хәтерли. Озак кына елап утырган иде ул. Ә әнисенә сөйләргә ярамый: “Апаларыңны эләкләмә, матур түгел”, - дип гел әрли торган иде.

 

Ә язгы көннәрнең берсендә Җәмилә кинәт кенә бик нык авырап китте. Ике олы апасы да шәһәрдә укыйлар, ә кечесе Гөлфирә дуслары белән урамда. Тирләүгә, тәне кызышуга чыдый алмыйча ул верандага чыгып яткан һәм шунда йокыга да киткән. Уянса, теше-тешкә тими, калтырый, эсселектән тыны кысыла.

 

Шунда Гөлфирә апасы да дуслары белән кайтып керде. Җәмилә аңа: “Зинһар, өстемә яп әле, эчәсем дә бик килә, су алып бир”, - дип ялварды. Тик апасы: “Үзең дә барып эчәрсең”, - дип, урамга чыгып тайды. Кызчык үрмәләп кухняга барып җиткәнен, ә чәйнек борыныннан су эчкәнен һәм кире барып ятуын белми иде. Әнисе чакырган авылның шәфкать туташы шунда кулыннан тотып: “Кызым, китә күрмә, бераз сабыр ит”, - дигән сүзләрен төш аралаш кына ишетә ул.

 

Ә үзенең җеп кебек аяк-кулларын сузып ятканын ничектер өстән күргән шикелле. Соңыннан бер ай чамасы хастаханәдә дәваланды Җәмилә. Ничек шунда исән калгандыр, бер Ходай гына беләдер.

 

 Үсеп җитеп, шушы “шыксыз үрдәк баласы” бер мәлне әкияттәге “ак кошка” әйләнә, тегүчелеккә укып чыга да, үзенә генә түгел әнисенә дә, апаларына да матур-матур күлмәкләр тегеп кидерә башлый. Авылдагы тирә-як егетләре селәгәйләрен агызып, артыннан күп йөрсәләр дә,  ул берсен дә яратмады, ә менә үзенең күңеленә охшаган сөйгән яры соң булса да барыбер очрады. Бүген аның мул тормышы, үз гаиләсе, яраткан һөнәре бар, шуңа күрә ул үзен иң бәхетле кеше итеп саный.

 

Кайчандыр зифа буйлы, көчле, сылу хатын булган әнисе бүген бөкресе чыккан карт корткага әйләнгән шул инде. Әнә Җәмилә белән оныгын каршыларга да бик кыенлык белән чыкты. Әйе шул, еллар үтү белән агач та чери, тимер дә күгәрә икән.

 

Барысы да кичен кухняга җыелды. Камилә апасы шунда башлап:

 

- Әни хәзер бер үзе генә яши алмый, аңарга ярдәм кирәк, кайсыбыз аны алып карыйбыз? - диде.

 

Әлфирәсе шунда ук:

 

- Мин булдыра алмыйм,  кызымның озакламый баласы туачак, бер-ике елдан соң алырмын әле, - дип җавап бирергә ашыкты.

 

- Анда хәтле үләр дисеңмени, өметләнмә, аны балалары яхшы итеп караячаклар! - диде бик дорфа гына итеп олысы Камилә.

 

Гөлфирәсе:

 

- Кызлар, минем улым өйләнергә тора, киленебез дә булса, иремнең дә әнисе безнең белән яши, үзегез беләсез, өебез бик кысан. Мин булдыра алмыйм, - дип үрсәләнергә тотынды.

 

- Соң, әле бит алып кайтмаган, өйләнмәгән, ә син газиз әниеңнән  ваз кичәсең, - дип бүлдерде аны Әлфирә.

 

Җәмилә озак дәшмичә утырды, әгәр дә әнисе аның белән яшәргә теләсә, ул аңардан баш тартмаячак, иренең дә риза булачагына ышана, чөнки хатынының балачакта башыннан кичергәннәре турында бернәрсә дә белми иде ул. Аңарга бу хакта Җәмиләнең бер дә  сөйләгәне булмады бит.

 

 Ә күңеле изгелектә булган әнисенә бик тә рәхмәтле, чөнки ул аны шул вакытта җан җылысын биреп, үз канаты астына алмаса, кызчыкның язмышы нинди буласын кем белгән.

 

- Камилә, ә нигә үзең алып карамыйсың соң, күршесендә генә яшисең бит, - дип сорап куйды Гөлфирә.

 

- Әнинең минем белән яшисе килми, ирем эчә бит, әнинең чире, нервылары кузгала.

 

Шунда барысы да өметләнеп Җәмиләгә таба борылды. Ә ул:

 

 - Әйдәгез, әнинең үзеннән сорыйбыз, - дип тәкъдим ясады.

 

Камилә әнисен чакырып алды да:

 

- Әни, без сугышып бетә яздык, барыбыз  да синең белән яшисебез килә, - дип алдарга тотынды.

 

Әниләре, ярым сукыр күзләре белән аерым-аерым кызларының йөзләрен карап чыкты. Барысы да никтер күзләрен качырырга тырыштылар, Җәмилә дә, әнисен кызганып, апаларының оятсызлыкларына уңайсызланып, аска таба карады.

 

Кызларының күңел төбен сизенеп, үзенең аларга кирәге юк икәнлеген чамалап, карчык озын-озак уйлап тормыйча:

 

- Гомерем күп калмагандыр, тагын шуның хәтле яшәмәм, төпчек кызыма барыр идем, - диде.

 

- Менә, әллә кайчан үзеннән сорарга кирәк булган, -  диештеләр кызлар шатланышып.

 

“Нишләп балаларының берсенә дә бүген аның кирәге калмаган, нинди уйлар аның башында йөри икән, үзе белән җайлап кына сөйләшергә кирәк булачак”, - дип уйлап куйды шунда Җәмилә.

 

Тормышы ничек авыр булмасын, ул бер ялгызы мескенләнеп, елап утырмаган, кызларын тәрбияләп үстергән, киенүләре дә башкалардан ким булмаган. Димәк, ана кеше үз бурычын үтәгән, бәлки, мәхәббәте генә барысына да җитешмәгәндер...

 

Апалары йортны җыештырырга тотындылар, идәннәрне юып, паласларны кагып, тәртип урнаштырдылар.

 

Ә Җәмилә улы белән чиләкләр алып коега суга китте. Кое янында ул теге  бала чагында үзен әрләгән “яхшы” күршеләрне очратты. Алар да картайганнар, бөрешкәннәр мескенкәйләр. Бер дә сер бирмичә үзләре белән Җәмилә сәламләште, хәл-әхвәлләрен сорашты.

 

Су алып кайткач, Камилә апасы аңа:

 

- Сеңелем, нигә болай агарындың? Курыктыңмы, әллә әни сине сайлагач? Син аның кырыслыгын үзең беләсең инде. Картайган саен начар якка үзгәреп, явыз еланга әйләнә бара. Холык толып түгел бит, аны салып ташлап кына котыла алмыйсың шул,  - дип әйтеп куйды.

 

- Миңа аның начарлыгы тигәне булмады, - диде Җәмилә моңа каршы.

 

- Элеккеге вакытта син үзең генә идең, ә хәзер гаиләң, ирең, балаларың белән исәпләшергә кирәк. Әни сиңа зарланыр инде, пенсиямне тартып алдылар, дияр. Син ышанма, без алмадык, ул үзе бирә иде, - дип тә өстәде Камилә.

 

- Юк инде, без бер гаилә бит, - диде Җәмилә...

 

Икенче көнне иртән төенчеген тоткан Оркыя апа, оныгы һәм “шыксыз” Җәмиләсе шәһәргә таба юл тоттылар. Әнисе белән серләшеп сөйләшәсе сүзләре Җәмиләнең алда иде әле.

 

Самара шәһәре.


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ 10 | 02.03.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»