|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2012 Мәгариф
“Гамбург хисабы” булырмы, яки Видеокамераны кая куярга?Беренче мартка чыгарылыш класс укучылары БДИ бирү өчен гаризаларын тапшырып бетерде, әти-әниләргә дә имтихан тәртибе аңлатылды, имзалар куйдырылды. Инде хәзер тыныч кына имтиханнарга әзерләнәсе һәм стресс кичерми генә аларны тапшырасы калды. Аннан соң һәркемне, үз мөмкинлегенә карап, төрле дәрәҗәдәге уку йортларының ишеге көтә. Биредә бернинди дә зур проблема булырга тиеш түгел, бу – агымдагы бер эш кенә, дистә еллар буена шулай килгән, моннан соң да, иншалла, шулай дәвам итәр. Тик яңача имтихан ел саен зур гауга кубара, ел саен ул ил тарихына вакыйга булып языла. Быелгы чыгарылыш имтиханы әле башланганчы ук зур дулкынланулар, хәвефләр чыганагына әйләнде. Моның сәбәбе дә бик гади: сайлау участокларына видеокамералар урнаштырылды, сайлаудан соң ул җиһазларны имтихан үтәчәк мәктәпләргә таратачаклар икән дигән имеш-мимешләр таралды.
Бу хәбәрнең әһәмиятен үзе яисә баласы имтихан тапшырмаганнар гына белеп бетерми. Имтиханга кагылышы булганнар моны Октябрь түнтәрелеше дәрәҗәсендәге вакыйга буларак кабул итте. Мәгариф бүлекләре дә утка ялкынны әйбәт өстәде: укытучылар һәм укучыларга видеога төшерү булачак дигән ярымрәсми хәбәрләр иреште. Кукмара районының бер мәктәбеннән директор урынбасары: “Безгә видеокамералар булачак, металл эзләгечләр дә куелачак, телефоннар “томаланачак” дип әйтеп кайтардылар”, – диде. Эшнең чынын беләсе килеп һәм моңа түрәләрнең мөнәсәбәтен дә ачыкларга теләп, мин мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән элемтәгә кердем, Мәгариф министрлыгы белгечләренең аңлатмасын да тыңладым. Соңыннан инде өлкән сыйныф укучылары белән дә сөйләшеп карадым. Реакция бик кызыклы булып чыкты.
Кукмара районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Роберт Мансуров җитәкчелек эшендә азау теше чыккан кеше, ике дистә ел гына түгел бу урында алыштыргысыз эшләвенә. Беренче булып проблемага аның мөнәсәбәтен белдем. “Укытучыларга, әти-әниләргә ышанмыйча, аларны тоталь рәвештә тикшерүгә каршы мин. Балаларга зур стресс булачак”, – дип бу эшне хупламавын белдерде. Әңгәмә барышында Роберт әфәндене мин видеокамераның бик файдалы һәм үтемле чара булуына күпме генә ышандырырга тырышсам да, ул үз фикереннән кайтмады. Җитәкченең принципиаль рәвештә үз позициясен һәм укучыларны яклавы ошады миңа, фикере белән килешмәсәм дә, аның хөрмәткә лаек булуын танырга туры килә. Минзәлә районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин тыныч кына: “Зыян юк, урнаштырсыннар, бездә имтиханнар объектив үтә. Хәзер бит балалар техникага ияләнгән, стресс кичерерләр, күрсәткечләр түбәнәер дип уйламыйм”, – диде. Әтнә районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов: “Россиянең бар җирендә дә урнаштырсалар, мин каршы түгел. Күрсәткечләр аз гына түбәнәячәк, билгеле. Тик аларның гадел булуы мөһимрәк бит”, – дип җавап бирде. Олы Әтнә урта мәктәбе директоры Лидия Хәкимова: “Камералар балаларга стресс бирәчәк, бездә имтиханнар болай да гадел үтә”, – дигән мөнәсәбәт белдерде. Аның фикерен Олы Мәңгәр урта мәктәбенең директор урынбасары да җөпләде.
Мәсьәләгә балаларның реакциясен күзәтергә теләп, диктофонымны алып, урта мәктәпләргә чыгып киттем. Директорлар гафу итсен, мин алардан рөхсәт сорамый гына, үз укучылары янына керергә мөмкинлек биргән укытучыларга рәхмәтле булып, өлкән сыйныф укучылары белән дә очраштым. Мәктәпләрне атап тормый гына, нәтиҗәләрне барлап карыйк. Видеокамера турындагы хәбәр үзе үк күпчелек балаларның йөзләренә дәһшәтле чалымнар чыгара. Металл эзләгеч һәм телефоннарны томалау турында ишеткәч, йөзләр бөтенләй үк караңгылана. Әмма ихлас сөйләшү барышында укучылар тынычлана. Имтиханны әзерләнеп, үз көче белән бирергә ниятләгән укучылар бу чараларны хуплый, көндәшлекнең гадел булачагын ишетеп сөенә. Башкалар да инде имтиханга әзерләнергә кирәк булачагын таный. Моңарчы битараф йөргән: “Без имтиханны бирә алмасак, үзегезгә эләгә”, – дип интернетка укытучыларга шигъри мөрәҗәгатьләр элгән укучыларны да дәһшәтле хәбәр уятып җибәргән, безне әзерләгез, дип укытучылар янына барырга мәҗбүр иткән икән инде.
Апас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина белән сөйләшү дә бик кызыклы булды. Шул сөйләшүдән соң мин Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иттем дә инде. “Бездә үткән ел ук элделәр видеокамераларны, курыкмыйбыз, – диде ул. – Апаста имтиханнар һәрвакыт объектив үтә, үткән ел гына “Ватаным Татарстан” безгә яла якты. Әллә ничә җирдән килеп тикшерделәр, гаепләр расланмады”. Алсу Эдуардовна, газетага үпкәсе булса да, үзен бик ягымлы тотты. Балаларны гаделлеккә без дә өйрәтмәсәк, кем генә өйрәтер соң?” – дип гаделлек тарафдары булуын кат-кат белдерде. Аның бу фикере белән килешми һич тә мөмкин түгел, ә менә газетада үткән җәй дөнья күргән материал өйрәнеп бетми генә язылды микәнни дигән борчу уятты күңелдә.
Гаделлек сыйфаты журналист өчен дә бик мөһим бит. Безнең сөйләшүдән алда гына мәгариф министры урынбасары Людмила Ногманова брифинг үткәргән иде, ул анда үткән ел имтихан тәртибен бозучы районнар арасында Апас районын да атады. Эшнең асылын белергә теләп, мин Мәгариф министрлыгының укучыларның белемен тикшерү өчен җаваплы бүлеге җитәкчесе Лилия Әмировага мөрәҗәгать иттем. “Апаста фальсификация очрагы тулысынча расланды, бары тик моның өчен ришвәт алынуын гына дәлилләп бетермәделәр”, – диде ул.
Лилия Сәлимҗановна мине видокамералар мәсьәләсендә дә “агартты”. Бары тик шик уяткан районнарда гына эленәчәк икән бу дәһшәтле җиһазлар. Сәбәбе: камералар җитешми. Кайсы районнарның шик астында булуы алдан игълан ителми икән, көтмәгәндә килеп куярга мөмкиннәр күзәтү җайланмасын. Ә менә телефоннарны “томалау” әлегә мөмкин түгел икән, моның өчен канун кирәк. Сүз уңаеннан билгеләп үтик, бу мәсьәлә 16 мартта Дәүләт Думасында каралачак. Уңай хәл ителсә дә, эшнең быел ук тормышка ашуы шикле, чөнки радиосигналларны “бикләү” өчен кирәкле җиһаз 500 мең сум тора, аның тәэсир итү радиусы 500 метрга җитә һәм мәктәптән тыш объектларда да элемтә өзелү куркынычы бар. Лилия Сәлимҗановна телефоннарны “томалау” гадел булыр иде дигән фикерне яклый, җәмәгатьчелекне тәртип бозуларга каршы аяусыз көрәшергә чакыра. Тиешле органнарга хәбәр итүчеләрнең исемнәре алар теләгән очракта яшереләчәген дә белдерә.
Телдә “Гамбург хисабы” дигән әйтем бар. Аны рус язучысы Виктор Шкловский кертеп җибәргән. XX йөз башында, имештер, цирк көрәшчеләре арасында шундый гадәт таралган: халык алдына чыгып көрәшкәндә, алдан сөйләшеп килешү буенча егылалар икән пәһлеваннар. Ә менә чынлыкта кемнең күпме торганын ачыклау өчен, елга бер тапкыр Гамбург шәһәренә җыелалар да, ишек-тәрәзәләрне бикләп, ихлас бил алышалар икән. Кемнең күпме торганы шунда гына ачыклана икән. Безнең мәгариф системасы да “Гамбург хисабы”на күптән мохтаҗ. Укучыда белемгә омтылышны бары тик гадел көрәш шартлары гына тәрбияли ала.
Видеокамераның имтиханны гадел биргән укучыда стресс уятуына ышанмыйм мин. Ул хәзер бит бар кибетләргә эленгән, урамнарда тора. Гадел сатып алучы курыкмый үзен күзәтүләреннән, каракларга гына ошамый бу җиһаз.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|