|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2012 Шоу-бизнес
Мөнир Рахмаев + Хәмдүнә = «Иң яхшы дуэтлар»Хәмдүнә апаны кемгә генә кияүгә бирми бу имеш-мимеш таратучылар. Инде менә Мөниргә димли башлаганнар. Бу хакта мәзәкләр дә шактый йөри. Менә шуларны тыңлап аргач Мөнирнең дә башына кызык кына уй килә. Ә нигә Хәмдүнә Тимергалиева белән дуэт яздырмаска. Озак уйлап тормый егет, әлеге уйларын легендар җырчыбызга барып сөйли. Һәм менә яңа гына гөрләп узган “Татар җыры”нда Хәмдүнә апа әлеге фикергә бик теләп ризалашачагын әйткән. “Әлегә ул җырның нинди композиция булачагын төгәл генә күзалламый. Бәлки ул бик дәртле, ә бәлки киресенчә романтик, талгын җыр булыр,” – дип хыяллана Мөнир. “Яшь парлар” исә яңа иҗат җимешләрен 31 мартта “УНИКС”та узачак “Иң яхшы дуэтлар” концертында тәкъдим итәчәк. Моннан тыш бу кичтә тамашачыны Зәйнәп-Зөфәр, Илдар Әхмәтов – Эльмира Сөләйманова, Резедә Шәрәфиева – Алсу Әбелханова, Ландыш – “Эссе”, Илназ Минвәлиев – Алсу Хәбибуллина, Иркә – Раяз Фасыйхов, Гүзәлия – Илназ Баһ, Ләйлә – Фидан һ.б. матур дуэтлар көтәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|