|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2012 Җәмгыять
Балаларны ничек арттырырга?Татарстан халык саны арту буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Узган ел республикада 50,8 мең сабый туган. Бу – соңгы 19 елдагы иң зур күрсәткеч. Белгечләр мондый вәзгыятьне социаль программаларның нәтиҗәсе дип аңлата. Ә сез балалар күбрәк тусын өчен нинди чаралар тәкъдим итәсез? Фирая САБИРОВА, Республика гаиләне планлаштыру үзәге җитәкчесе:
– Миңа калса, балага уза алмау проблемасына зуррак игътибар бирергә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, баласы булмаган гаиләләр саны 15 проценттан артып китә икән, дәүләт бу мәсьәләдә җитди чаралар күрергә тиеш. Бездә бу күрсәткеч 17 процентка җитте. Россиядә бу мәсьәләгә соңгы өч елда зур игътибар бирелә. Экстракорпораль аталандыру алымы махсус программа кысаларына кертелде һәм аның өчен дәүләт акча бирә. Татарстанда исә мондый ярдәм 2004 елдан бирле күрсәтелә. Шул рәвешле балалы гаиләләр саны елдан-ел арта. Әмма чит илләр дәрәҗәсенә ерак әле. Әйтик, Израильдә хатын-кыз ике бала тапмыйча аңа ярдәм күрсәтү туктатылмый. Әмма без дә балалар саны артуга үз өлешебезне кертәбез дип уйлыйм. Шөкер, бездәге халык баласыз гаиләне күз алдына китерми. Икенче һәм өченче бала алып кайту да гадәти хәлгә әверелеп бара. Әмма бу ана капиталы белән генә бәйле түгел. Нәрсә генә дисәк тә, тормыш та яхшыра. Ә өч балалы гаилә милли традициянең бер өлешенә әверелергә тиеш.
Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ, Кол Шәриф мәчете имамы:
– Минемчә, балалар саны арту республика җитәкчелегенең дөрес сәясәт алып бару нәтиҗәсе. Ничек кенә әйтсәк тә, Татарстанда яшәүчеләрнең, алар нинди генә диндә булса да, рухи халәте дә үсә бара. Мин моны башка төбәкләрдәге православ руханилары белән аралашудан чыгып әйтәм. Бездәге халык Аллаһы Тәгаләгә ышана, бу исә гаиләдәге ныклыкка да йогынты ясый. Моның да нәтиҗәсе бар. Ир белән хатын бер-берсенә ышанганга, сабыйлар саны арта. Ә инде күрсәткечләрне тагын да арттыру өчен яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга кирәк. Шөкер, аның өчен шартлар яхшыра. Балалар һәм яшьләр дә спортка тартыла. Бу бит аларны урам йогынтысыннан, кирәкмәгән эшләрдән саклап кала. Әгәр сабый 12-13 яшьтә эчүдән, тартудан сакланып калса, бала табарлык кеше булып өлгерә. Һичшиксез, халыкның рухи тормышы турында да онытырга ярамый. Яшьләргә ярдәм итә торган программаларны үстерергә кирәк.
Зөбәйдә САТТАРОВА, Питрәч районы мәдәният бүлеге җитәкчесе:
– Дәүләт бу өлкәгә зур игътибар бирә башлады. Хәзер күрелә торган чаралар, чыннан да, балалар тууны арттырды. Ана капиталы, өч баласы булганнарга бушлай җир бирүнең файдасы бар. Әмма әлеге гаиләләрне иң элек йорт белән тәэмин итәргә иде. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итү максатыннан торак төзүгә ташламалы субсидияләр бирсәләр, кулай булачак.
Фәрит САБИРҖАНОВ, өч бала атасы:
– Дөресен генә әйткәндә, яшьләр дә үзгәрде хәзер. Узган гасыр ахырында алар ничектер җавапсызрак иде. Әмма монысы гаеп түгел, ә киләчәккә өмет булмау белән бәйле. Хәзер исә тормыш бераз булса да тотрыклыланды. Әмма хәл ителмәгән бер мәсьәлә бар. Анысы торак белән бәйле. Бүген тырышкан кеше гаиләне тартып барырлык кына акчаны эшли ала. Ә менә бигрәк тә зур шәһәрләрдә фатир сатып алу күпләр өчен хәл ителмәслек мәсьәләгә әверелде. Яшьләр ничек кенә тырышмасын, үз көчләре белән генә 2-3 миллионга фатир сатып ала алмый. Берәрсе ярдәм итмәсә, әлбәттә. Соңгы берничә елда балалар туу арткан икән, бу торак тармагында берничә программа барлыкка килү белән бәйле. Әмма ул диңгездәге бер тамчы кебек кенә.
|
Иң күп укылган
|