поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2012 Җәмгыять

Картлык көндә ...чардакта

Казанның “Тинчурин урамы” тукталышында басып торам. Азык-төлек кибетеннән чыгып килүче, таякка таянган бабайга күзем төште. Аякларын көч-хәл белән өстери бичаракай. Гомерем буе өлкәннәрне жәлләүче кеше буларак, гарип карт янына барып, ярдәм тәкъдим итми кала алмадым.

Ипигә чыккан икән Нәгыймулла карт. Бик тиз уртак тел таптык аның белән. Үзе дә, хатыны Әсмабикә дә инвалидлар икән. Минем өчен иң гаҗәбе: карт белән карчыкның җылы фатирда түгел, ә күп катлы йортның чардагында яшәүләрен белү булды. Гомер буе эшләп, лаеклы ялга чыккан олы яшьтәге карт белән карчык чардакта гомер кичерсен әле! Әле Гайнетдиновларның балалары булмаса бер хәл. Нәкъ менә шулар аркасында шушы хәлгә төшкән дә икән алар.

 

...1937 елда дөньяга килгән Нәгыймулла абый тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Кырык яшенә дә җитми үз әнисе үлеп киткәннән соң, әтисе йортка үги ана алып кайткан. Аның җәберләвенә түзә алмыйча, Нәгыймулла абый сеңлесе Хәдичәне ияртеп, өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булган. Ике елдан әтиләренең дә вафатын ишеткән балалар, туган нигезгә кайту юллары өзелгәнен аңлап, утырып бер елаганнар да, тормыш көтә башлаганнар. Заводка эшкә урнашканнар, гаилә корганнар, эш урыннарыннан фатирлар алганнар.

 

1983 елда, яшен сугып, Хәдичә һәлак булган. Ә аннан ике ел алда ире үлгән була аның, шуңа сеңлесенең дөм ятим калган улын абый кеше үз гаиләсенә тәрбиягә ала.

 

Еллар үтә. Сеңлесенең улы – хәрби кеше, өйләнеп, балалары белән Новосибирск шәһәренә күченә. Нәгыймулланың үз улы гаиләсе белән Киров шәһәренә яшәргә китә. Картның икенче баласы – кызы Зөһрә Чаллыда яши. Иреннән уңмый, баласын ялгызы тәрбияли.

 

Берничә елдан барысы өчен дә зур хәсрәт килә – Зөһрәнең улы наркоманлык юлына баса. Дәвалауның да файдасы тими, яшүсмер торган саен тилерә генә бара. Озакламый аның бик зур суммада әҗәтләре барлыгы беленә. Көн саен ниндидер кешеләрнең килеп акча сорауларыннан, куркытуларыннан туйган Зөһрә, үзенең кечкенә фатирын сатып, улының әҗәтләрен түли дә, алар икесе дә әти-әниләре янына кайтып егылалар.

 

Беренче вакытларда тыныч кына күренгән кунаклар берничә ай үтү белән кыюлана башлыйлар, өйдә үз тәртипләрен кертәләр, олы яшьтәге әби-бабайны санга да сукмыйлар. Нәгыймулла белән Саимә кызларының акылына килүен көтәләр. Ләкин Зөһрә үзен бу фатирның хуҗасы кебек тотуын дәвам итә. Ә чираттагы бер талашу вакытында ата-анасын урамга куып чыгара. Әби белән бабай кая барсыннар инде, күп дистә еллар яшәгән фатирларын калдырып китәр җирләре дә, барыр туганнары да юк. Үз өйләренең чардакларына урнаша алар.

 

Ата-анасының шунда урнашуларын Зөһрә бик яхшы белгән. Юрган, матрас ише кирәк-яракларын да картларга үзе меңгереп биргән. Ләкин оялмаган да, вөҗданы да газапламаган. Әнисенең елап сукыраюы да кызның туң йөрәген җебетмәгән.

 

Нәгыймулла читтә яшәүче улларына да, үзләрен белүчеләргә дә нинди хәлдә яшәп ятуларын әйтмәгән. Баласының кылган гамәлләреннән оялгандыр, күрәсең.

 

Минем бу мөлаем татар картына булышасым, оятсыз кызын өеннән куып чыгарасым килде. Тик бабай яшьле күзләре белән миңа карап: “Кызыма гына ишетелмәсен хәлләремне сезгә сөйләвем”, – дип әйтеп куйгач, ата кешенең үз кызыннан ничек куркуын аңладым.

 

Ләкин бу хәлгә кысылмый кала алмадым, чөнки Нәгыймулла бабайның яшьле күзләре күз алдыма килә дә баса, килә дә баса. Түзмәдем, шул көнне үк картларның фатиры урнашкан йорт белән идарә итүче Тамара ханым белән очраштым. “Без картларның шулай яшәүләреннән хәбәрдар, – диде ул. – Зөһрә белән үзем дә, бүтән фатирда яшәүчеләр дә әллә ничә мәртәбә сөйләшеп карадык, тик ул безне тыңларга теләми. Йә ишеген ачмый, йә кычкырып куарга тотына”.

 

Мине, әлбәттә, бу җавап кына канәгатьләндермәде. Участок милиционерына мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт үзенә, берсүзсез минем белән әлеге фатирга барырга ризалашты. Ишекне безгә чем кара толымлы, искиткеч чибәр хатын-кыз ачты. Ата-анасын фатирдан куып чыгарган баланы мин бер дә мондый итеп күз алдыма китермәгән идем. Ләкин тышкы кыяфәт алдаучан була шул. Безнең нинди йомыш белән килүебезне белгәч, матур Зөһрә аҗдаһага әйләнде дә куйды. Теле-телгә йокмый, тезепме тезә. Аннары борын төбебездә шап итеп ишекне ябып куйды.

 

Алдагы атнада өч мәртәбә Зөһрә белән сөйләшергә талпынып карадым, тик аннан акырудан, картларны гаепләүдән башка җүнле сүз ишетмәдем. Аннан соңгы көннәрем социаль яклау бүлекләрен, инвалидларны яклау оешмаларын, район хакимияте башлыгы бүлмәләрен таптап үтте. Ләкин Зөһрә дигән явызны урынына утырта алучы булмады.

 

Ахыр чиктә, инде монысына бер ышанычым булмаса да, бәлки карт белән карчыкны кайтып үзләре янына алып китеп тәрбияләрләр дигән максат белән, Нәгыймулланың улларына хәбәр салдым. Менә монысын көтмәгән идем! Хәбәремне алуга ук кайтып төшкән ирләр. Бабакаем күршеләренә кереп, миңа телефоннан чылтырата: “Кызым, улларым кайтты бит, син дә кил әле”, – ди.

 

Мәрхәмәтле уллар тәрбияләгән икән карт белән карчык. Апаларын минут эчендә урынына утырттылар: арт шәрифенә тибеп диярдәй фатирдан куып чыгардылар да, әти-әниләрен законлы куышларына урнаштырдылар. Әллә кайчан ук хәбәр итмәгәнебез өчен шактый гына эләкте дә әле үзебезгә. Бичара Нәгыймулла бабай бигрәкләр дә кызык иде ул минутларда, бертуктаусыз: “Мин ни... Мин бит...” – дип, балалары алдында акланырга тырышты ул.

 

Шул көннән соң мин дә тынычландым. Дөресрәге, бүгенге көнгә кадәр тыныч идем. Бүген ярты елдан артык күрешмәгән Нәгыймулла бабайны янә очраттым. Яңалыклары күп икән үзенең. Кызганычка, фатирларына кайтып яши башлауга, күпме авырлык-шатлыкларны бергә үткән тормыш юлдашы Саимә әби вафат булган. Ә Зөһрә кызы килеп, рәнҗетүләре өчен гафу үтенгәч, изге күңелле карт кызын һәм оныгын кабат үзе янына яшәргә керткән. “Бабай, син алдыңны-артыңны карап йөр инде, кабат урамда кала күрмә”, – дигән сүзләремә каршы бабам: “Кызым, Зөһрә бик үзгәргән хәзер, әти-әти дип кенә тора”, – дип җавап бирде. Бик ышанасы килә дә бит, тик ата-анасын урамга куып чыгарырлык дәрәҗәдә каты бәгырьле мондый кеше шул арада төзәлә ала микән?


Гөлүсә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 22 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»