поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
02.03.2012 Җәмгыять

Полициягә – бер "яшь"

Узган елның 1 мартында эчке эшләр органнарында зур үзгәрешләр башланды. Шул вакыт эчендә меңләгән хокук сакчысы тикшерү узды, бик күпләргә погоннарыннан колак кагарга туры килде.

Моннан нәкъ бер ел элек сезнең тормышыгызда нинди зур вакыйга булды? "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе очраклы рәвештә сайланган биш хокук сакчысына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Гаҗәп, әмма аларның берсе генә узган елның 1 мартыннан милициянең рәсми рәвештә полициягә әверелүен искә төшерде. Шунысы кызык: нәкъ менә шул үзгә­решләр аркасында эчке эшләр органнарында хезмәт иткән биш кешедән берсе эшеннән китәргә мәҗбүр булды. "Бу исем алмаштыру гына булмады, – ди республиканың эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров. – 18 меңнән артык кеше аттестация комиссиясе аша узды. Күпләр әлеге үзгәрешләр безнең эшчәнлеккә тискәре йогынты ясар дип уйлады. Ә күрсәткечләр яхшырды".

 

Әйтергә кирәк, милициядә үзгәрешләр күптән кирәк иде. Моны Россия эчке эшләр ми­нистры Рәшит Нургалиев та таный. Генерал фикеренчә, милициядә күп еллар дәвамында хәл ителмәгән проблемалар тупланган. Кайчандыр нәтиҗәле булып саналган ысуллар бүгенгә туры килми. "Шуңа күрә яңа хокук саклау органы төзергә кирәк иде, – дигән ул "Российская газета"га. – Мондый зур оешмада нәтиҗә тиз генә яхшыра алмый, – дигән Нургалиев. – Яңа механизмнар эшли башласын, хезмәткәрләр үзгәрсен өчен вакыт кирәк". Ә хезмәткәрләр үзгәрсен, үзләрен кирәк кеше итеп тойсын өчен социаль ярдәм күләмен, хезмәт хакын арттырдылар. Кайбер төбәкләрдә, мәсә­лән, вазыйфасы һәм дәрәҗә­сенә карап, бу ике тапкырдан да күбрәккә арткан. Әмма реформаның прәннеге белән бергә камчысы да бар. Генерал Сәфәров әйтмешли, "утыз-кырык яшьлек кешене тәрбияләп бул­мый инде". Тиешле таләп­ләргә туры килмәгәннәр белән саубуллашырга җыеналар.

 

Исем алыштыруның файдасын сиздегезме?

 

Туфан МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Мин бернинди үзгәрешләр сизмәдем. Бәлки аларның статистикасында вәзгыять яхшыргандыр, тик мин, милиция-полиция әйбәтләнде, дип әйтә алмыйм. "Товарищи, как не садитесь, а в музыканты не годитесь". Шуның кебек. Исем алыштырып кына яхшы якка үзгәрә торган булса... Мин үземне Габдулла Тукай дип атар идем дә, бөек шәхескә әйләнер идем. Полиция сүзе миндә "полицай"ны искә төшерә: кыйнаучы, сүгүче, золымчы. Шуңа күрә ул исемне кабул итмим, җисемен дә аңлап бетермим. Ник дисәгез, шул ук кешеләр, шул ук мөнәсәбәт.

 

Фәрит ФӘТТАХОВ, Татарстан наркология диспансеры баш табибы:

 

– Әлбәттә, яхшырак эшли башладылар. Барлык үзгәреш­ләр юкка булмады. Болай бармак төртеп күрсәтә алмасам да, тулаем алганда үзгәрешләр сизелә.

 

Юрий ПРОХОРОВ, Мәгариф һәм фән хезмәткәр­ләре профсоюзының Татарстан комитеты рәисе:

 

– Үзгәрешләр сизмәдем, бәлки алар белән сирәк очрашкангадыр. Мондый реформа ясау урынына бер ел элек үк хезмәт хакларын арттырган булсалар, полиция хезмәткәренең җаваплылыгы да артыр, эш сыйфатлары да яхшырыр иде. Ат­тес­тация үткәргән булдылар. Аны элекке исем астында да оештырып була иде. Исем, аңа карап кием, машинадагы тамгаларны алыштыру кемгә кирәк?!

 

Наилә ФӘХРЕТДИНОВА, "Универсиада-2013" волонтеры:

 

– Автоледи буларак, миңа Казан урамнарында элек тә, хәзер дә йөрүе бик уңайлы. Шуңа күрә, мәсәлән, ДАИ хезмәткәрләре эшчәнлегеннән бер ел элек тә зарланганым булмады. Хәзер исә тагын да яхшырак эшли башладылар дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Билгеле, кайберәү­ләр аларны артык кырыслыкта гаепли, тик йөртү­челәргә карата хөрмәт күрсәтмәү очракларына эләккәнем юк.

 

Розалия ВАКЫЙПОВА, пенсионер:

 

– Нәтиҗәне оешмага түгел, ә аерым кешеләргә карап ясарга кирәк. Ә араларында төрлесе бар. Әйтик, улым гаиләсе белән Казан – Чистай юлында ватылып кал­гач, узып барган ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре туктап булышкан. Машинаны төзәткән вакытта оныгым салкында утырмасын дип, трассада машина туктатып, аларны шуңа утыртып җибәр­гәннәр. Ә участок полициясе хезмәткәре, машинаны подъезд ишеге алдында куярга ярамый дип, икенче улыма штраф чәпәп китте. Реформага кадәр дә, аннан соң да эчке эшләр органнарында кешеләрнең төрлесе эшләде һәм эшләячәк.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 38-39 | 02.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы