поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2012 Интернет

Интернет дус

Интернет – зыян, ул кешегә наркотик кебек тәэсир иткәнгә, бер кереп китсәң, аннан аерылып булмый, дип сүгәләр «дөньяви пәрәвез челтәрен». Балалар кечкенәдән интернет битләрендәге җыен әшәкелек, нәҗеслек, оятсызлыкны күргәнгә, начарлыкка өйрәнәләр, юньсез, әдәпсез булып үсәләр, дип тә әйтәләр. Күзгә, хәтергә зыяны да – интернетның тискәре сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның яман яклары байтак, шулай да бу язмамда аны мактап язарга булдым әле.

Күз алдыгызга китереп карагыз, бөтен дөнья буенча интернетны өзеп куйдылар, ди. Сүз дә юк, әби-бабайларга, өлкәнрәк буын вәкилләренә бу үзен артык сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз калган кебек хис итәчәкләр. Дөрес, шушы ук сүзләрне, мисал өчен, телевидение яисә телефонга карата да әйтергә була, әмма алары артык биниһая югалту түгел, чөнки икесен дә интернет рәхәтләнеп алыштыра ала. Ә менә телевидение белән телефон интернет урынына икесе бергә кушылып та кала алмый.

 

Прогрессның әлеге «балачагына» тискәре мөнәсәбәттә булганнарны фикерләреннән кире кайтарып карыйм әле. Аның файдасына мисал итеп, үземнең гаиләне генә дә китерергә була. Гаиләмдә миңа интернет иң кирәгедер, мөгаен. Чөнки көндәлек яңалыклардан да, дөньяда ниләр барлыгыннан да аннан хәбәрдар булып барам, күрешергә мөмкинлек булмаган дусларым белән дә аралашам, газетага язмаларымны да шуның аркылы гына юллыйм, үзебезнең һәм чит ил хастаханәләре белән дә элемтәгә керәм, җыен кирәк-ярак әйберләргә дә аннан гына заказ бирәм. Шулай ике дөньяда яшәп ятам: көнемнең яртысы чынбарлыкта үтсә, калган яртысы виртуаль дөньяда уза.

 

Чират буенча барсак, интернеттан икенче урындагы актив файдаланучы – сеңелем. Иптәшләре белән аралашуын әйтеп тә торасы юк, мәктәптә кушкан өй эшләрен әзерләү дисеңме, укытучылары таләп иткән берәр мәгълүматны эзләп табумы, китапханәдә булмаган берәр әсәрне юнәтү дисеңме – барысына да ярдәмгә интернет килә. Хәзер бит авыл мәктәпләре дә интернет мәсьәләсендә бик алга китте: һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлеп бара һәм аны укучылар белән аларның әти-әниләре күзәтеп тора ала.

 

Апама исә интернет– эше буенча алмаштыргысыз булышчы һәм киңәшче. Исәп-хисап мәсьәләләрен чишү дә, документлар белән эш тә интернет аша гына алып барыла. Әнием дә йорт эш-мәшәкатьләреннән арынган буш вакытында интернет белән бик «дус». Анда хуҗабикәләр, бакчачылар өчен киңәшләр дә, аш-су рецептлары да тулып ята бит. Әти өчен интернет, берәр җиргә барасы булганда, юл картасын карап алу, штрафларны һәм башка түләүләрне башкару өчен бик уңайлы. 83кә якынлашып килүче әбием өчен дә интернет ят нәрсә түгел, безнең ярдәм белән булса да, һава торышларын, намаз уку вакытларын бөтен нәрсәдән хәбәрдар интернеттан белешеп бара. Әбиләрдә кесә телефоннары барлыкка килә башлагач, бу безгә баштарак сәеррәк тоелса да, хәзер ул гадәти күренешкә әйләнде инде. Аларда бүгенге алга киткән заманда компьютер белән интернетка бәйле яңа мода барлыкка килде. Әбиләр, махсус программа аша экранда бер-берсен күреп, ераграк шәһәрләрдә яшәүче туганнары, ул-кызлары, оныклары белән аралашалар.

 

Ярый, гаиләмне тынычлыкта калдырыйк. Үзем дә шундыйлар рәтенә кергәнгә, мин барлык нәрсәне дә язмышның иң авыр сынауларына дучар булып, инвалид коляскасында утыручылар, хәрәкәтләнүдә чикләнгәннәр күзлегеннән чыгып бәяләргә ияләшкән. Андыйлар өчен «дөньяви пәрәвез челтәре» һәр нәрсәгә алмаш. Студентлар интернет аша өйдән торып белем ала, диплом алганнан соң, интернетка җайлаштырылган эшкә урнаша, тырышраклары хәтта үзләренең фирмаларын да ача һәм зур уңышларга ирешә. Алар өчен интернет – яннарына килеп йөри алмаган, чит шәһәрләрдә яшәүче дуслары, туганнары белән аралашу өчен иң уңайлы чара. Интернет аша хәтта һәркайсының рәсемен күреп, күңелең теләгән һәр йорт кирәк-ярагын, азык-төлекне өеңә алдыртып була.

 

Кыскасы, минем фикеремчә, интернет – алгарыш җимешләре арасында иң файдалыларының берсе. Аралашу, кем белән телисең – шуның белән элемәгә чыгу, кемнедер эзләп табу, белгечләр белән киңәшләшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, күңел ачу, ял итү, барлык яңалыкларны да белеп бару, кирәкле мәгълүматка ия булу, төрледән-төрле түләүләр башкару, кирәк чакта дустыңа акча күчерү, бүләкләр ясау, теләгән нәрсәңне сатып алу – анда барысы да мөмкин. Ә виртуаль тормышка каршы булган, аны сөеп бетермәүчеләргә җавап шундыйрак: ни генә дисәгез дә, интернетның, тискәре якларына караганда, уңайлары күпкә күбрәк.

 

Интернет безнең яшәешнең бөтен тармакларына да диярлек үтеп керде инде һәм аның файдасы чиксез. Хәзерге көндә җаның теләгән нәрсәне сатып алып була торган интернет кибетләр, акчаларыңны виртуаль формада контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче интернет банклар, мәктәпкә йөри алмаган балалар өчен интернет укыту үзәкләре барлыкка килде. Киләчәктә, мисал өчен, интернет хастаханәләр, интернет югары уку йортлары, хәтта интернет төрмәләр барлыкка килсә дә аптырамассың. Ә нәрсә – уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»