поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
01.03.2012 Интернет

«Матбугат.ру»да бушлай игъланнар бүлеге ачылды

Өске уң якка игътибар итегез. Кем нәрсә сата, эзли, тәкъдим итә, биреп тора, алып тора – барыгызны да “Игъланнар” бүлегенә чакырабыз! Руслар аны “барахолка” дияр иде. Без дә шундый бер “барахурлык” ачырга булдык. Әйдәгез, аны бергәләп тутырыйк. Файдасы тими калмас, чөнки укучыларыбыз саны шактый зур. Тик игъланны биргәндә шәһәр-районыгызны, контактларыгызны күрсәтергә онытмагыз. Тормыш – базар! Әйдәгез, хәерле сәгатьтә...


admin
Матбугат.ру
№ --- | 01.03.2012
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№47 (797484) / 04.03.2012 16:16:13

татарда да булдымы.. Бушлай игъланнар бүлеге ачылды.
Мескен мәрхүм , Черномырдин сүзләрен генә әйтергә.."Хотели как лучше, а получилось как всегда" Кыскача әйткәндә боламыкка әйләндереп бетерделәр бер хатынның игланнын

№46 (797482) / 04.03.2012 16:10:58

Бу иркә бөтен биттә кысылып утыра.

№45 (797479) / 04.03.2012 16:05:27

Монда булмый язучылар күп.

№44 (797478) / 04.03.2012 16:05:05

Эш абый болай тузынма! Бөтен стройматериалларны юкка чыгаруың бар!!
Халык түләүсез эшләргә теләүчегә шаккатудан теләсә ни язып утыра! Нервларыгызны саклагыз.Бу ханымга ярдәм итсәгез эле сезгә чират зур булачак!

№43 (797476) / 04.03.2012 15:55:45

Мин № 19-белән эш турында сүләшәм,чистый бутадыгыз инде кысылып.Бер иркәдән умный сүз чыкты,калганнары ник тыгылып утралар икән мими башлары белән,Ә ?.Мин Казан кешесе-олы яшьтә инде,эш тә казан эчендә.Тагы бер хатында кысылып утра,ничә елдан бирле өйемне ремонтлыйм дип,бутамагыз аны минем белән.

№42 (797471) / 04.03.2012 15:45:25

Яздым бит инде үзең эшлә диеп сау бул.

№41 (797469) / 04.03.2012 15:40:47

Ниләр болгаттыгыз инде,сарык көтүе кебек.Мин 55-кә кадәр хөкүмәт эшендә булдым,безне бушка ашатмадылар зарплатабыздан ашадык обед вакытында.Бу эш эзләүчене ашатыргада кирәк икән,зарплатада түлә тузга язмаганны язасыз.Элек татар авылларында өмә җыеп өй эшләтәләр иде ,тыгынганча ашаталар иде кәнгә 5-тапкыр,кичен аракы белән сыйланып кайтып китәләр иде.Акча түләү юк иде 5-тапкыр ашаткач.Мин эшләтүче түгел,укып җавап кына язам.Нинди эш ул бригада ашатып яту-бушка,эшләгән өчен акча алгач ашаткан өчендә түләргә кирәк дип саныйм,пешергән,арталырандан җыйганны да исәпкә алсаң рабочилрга акча тимидә инде.Продукталар кыйммәт,алар артыннан йөрү тоҗе хезмзт,бесплптно Хаттабыч карткына ашаткан-әкиәттә.

№40 (797461) / 04.03.2012 15:11:15

Мин бит бушка эшлим димәдемю

№39 (797458) / 04.03.2012 14:43:13

Әйдә , оста, раз бушка эшләгәч кил үземә, ашатырмын, эчертермен..көндә мунча.. Кирәк булса башка нигмәтләрдәндә авыз иттерермен..Кил үземә чыдарбыз әле бер җәйгә.

№38 (797456) / 04.03.2012 14:19:30

Юк, бу эшне башкарырга бер бригада кирәк.. .Әйе, булдырабыз, эшлибез..Но без 10( ун) кеше..Гарантия бирәбез..Ашау үзебездән, тору урыны сездән

№37 (797454) / 04.03.2012 14:15:09

Мин язмадым.

№36 (797453) / 04.03.2012 14:12:47

Бу эшне бер генә кеше белән эшләп булмый апаем, монда ким дигәндә өч кеше кирәк.

№35 (797450) / 04.03.2012 13:45:14

№33 астындагы язу баштагы Останыкымы,әллә тел чарлап утыручыныкымы? Миңа ир түгел, эшче оста кирәк.Риза булмасаң, акырып елап булмый инде, будем искать.

№34 (797448) / 04.03.2012 13:41:51

Эшкә.
Ялкау,бомҗ кешенең комп. алдында язып утырырга мөмкинлеге юк..

№33 (797447) / 04.03.2012 13:38:47

Короче, сезгә ир кирәк..Кирәк вакытта чакырып алып, кирәкмәгәндә куып җибәрергә..
юк, мин риза түгел..

№32 (797446) / 04.03.2012 13:34:54

Эшләүчеләр буа-буарлык,ләкин алар синең кебек бушка эшлим димиләр син новерное,скорее-всего бездомник(бомҗи),бакчада яшәп ашап ятучыдыр-эш сөймәүче.АНдыйларны күрдек инде.Мин эш хакын түлим-тиешен һәм эшнең сыфатын,срогында требовать,правиласы шундый.Килде-китте чумарларга спрос юк,серъёзный осталарга спрос,миндә шундый.

№31 (797445) / 04.03.2012 13:22:13

Мин ашарга пешерергә каршы түгел, тик итнең. продуктларның бәясен үзегез беләсез. Шуңа көн дә бәйрәм табыны вәгъдә итә алмыйм, бәрәңге ризыклары белән чикләнгән көннәр дә булыр.Яшелчә, җиләк-җимеш өлгергәч тагын да җиңеләер.Мин тагын бер кат әйтәм: миңа булышчы кирәк, иртә таңнан кичкә кадәр баш күтәрмичә эшләүче түгел, оетырып, ялга кайтканда балаларны да эшкә тартып торучы кирәк. Эш мәйданы шактый. Иң элек өйне күтәртеп, җиргә сеңгән нигезне ныгытасы,иске мунчаны сүтеп атып, аның урынына яңарагын яңартып күчереп саласы. абзар-сарайларны кечерәйтеп яңа урынга саласы һ.б. Мин бу кадәр эшне бер җәйдә генә эшләп буласына ышанмыйм, ул бәлки 3-4 елга сузылыр, ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләсе иде.Быелга өйне яңартып булса бик шәп булыр иде.Төзелеш материаллары белән авырлыклар тумас, дип исәплим, акчаң булса хәзер проблема юк бит ул. Кышкы бәяләр белән кайтарганда шәбрәк булыр иде анысы.Кыскасы, очрашып, якыннан сөйләшәсе иде әгәр риза булсаң инде.

№30 (797444) / 04.03.2012 13:22:08

Комбайнга ярдәмчеләр кирәк безгә, әйдә безгә кайт әле брат, бушкада булгач барыбер түләргә акчабыз юк,адресны языйммы.

№29 (797442) / 04.03.2012 13:15:59

55 кә хәтле эшләгән соң,ник алай эшләгәч кешеләр, егетләрне әйтәм, чакыдың соң? үзең генә эшләмәдең акча түләгәнсең.

№28 (797439) / 04.03.2012 13:02:29

Иркә, 
Иркә ханым, нигә алай уйлыйсыз..Аферистлар дип тамга сугасыз. Мин аңламыйм, автобуста хатын кызга урын бирсәң сәерсенеп карыйлар, утырмыйлар, булышырга тәкдим итсәң тагын шулай..
Минем үземнең хыялым комбайында эшләү.. Әйе, хыялым..Миңа 50 яшь, Торыр урыным бар, белемем бар,эшләргә эшем бар..Акчаныда әйбәт алам.Ләкин яшлек хыялым бар..Мөмкинлек булганда авылга барып яисә кайтып комбайнда ярдәмче булып эшләп киләм..Бер ничә көн..БУШЛАЙ.. Бу миңа ял..

№27 (797436) / 04.03.2012 12:54:48

Шундый булгач үзең генә эшлә инде, собсим акчаң үзеңә кала саран

№26 (797435) / 04.03.2012 12:52:12

Бу ниндидер шикле кеше иеме,үзе әйтә үз эшем бар ди,ә үзе бесплатно эшим ди-Вәт кызык!

№25 (797431) / 04.03.2012 12:43:13

Ашаткач, торыр урын булгач, буш булмый бит инде.Кешенең бераз мускул уйнатасы киләдер мужыт. Щмма афирисләр дә күп хзер.

№24 (797428) / 04.03.2012 12:37:27

Нинди җүләр барди бушка эшләргә,тут что-то не то !

№23 (797424) / 04.03.2012 12:22:07

Гәләмәтләр бар, 
Син тыгылма, кысылып калырсың..
Мин акча сорамыйм, мин бушка эшлим.. Мин сезнең кебек акчага табынган кеше түгел.. Миңа андый эш ялгына..
Минем төп эшем бар, һәм шулайук акчаны да шактый гына гына алам..
Ладно уже проехали..

№22 (797421) / 04.03.2012 11:51:55

Карагыз бу эш эзләүчене,Уф,ашарга сорый.Мин 55-кә хәтле(пенсиягә чыкканчы) эшләдем,ашатучы булмады.Үткән ел квартирыма 4-егет Евро ремонт ясадылар ашарга сорамадылар,чәйгә чакыргачта апа оялабыз бит,без акчага эшлибез диделәр,көчләптә өсәл артына утырта алмадым.90 квадратный плошатны 28 көндә ялт иттереп киттеләр.Рәхмәт яаусын аларга.

№21 (797420) / 04.03.2012 11:36:54

Мин өмә җыймым ,эш бирәм хәм түлим.Эшкә барган кешене ашатып ятканны кайчан күргәнегез бар.Бесплатны эшләүчене ашатам.

№20 (797419) / 04.03.2012 11:32:17

План:
1-этаҗ,плошадь 30 кв.м,кирпечтән.
Обшивканы,идән,түшәмне,мичне-сүтәргә
Кирпеч стенаны слегко оштукот-ть.
Яңа түшәм,идән(тактадан) җәяргә
Стенаны обшить и утеплить
Мич астына фундамент,пичник булса
гыз аны өйәргә(аерым түлим),тәрәзә
проемнарын рәтләргә.Рам кую сезнең
эш түгел.Икенче этаҗга баскыч ясарга,искесен калдыра алмасагыз.
Сүткән искеләрне урнаштырырга
аккуратно итеп ишек алдна.Җал итү
икенче катта,урын-җир булыр.Ашау-
эчу верандада.

№19 (797415) / 04.03.2012 11:13:00

Эшләгән кешенең ашарга әзерләргә вакыты булмый һәм шулай ук теләгедә калмый.. Ә мин Китай токмачы белән тора алмыйм. шулай сухомятка белән.

№18 (797414) / 04.03.2012 11:02:25

Булышучы кирәкми,оста кирәк.Акчага эшләгәч ашау үзеңнән инде.Бакча Казан эчендә,мунча,газ,су-рәхәтлән.Түләүне килешербез.Итең булса әзерләргә була,ләкин без гел анда булмыйбыз,аракы пиво белән маташучы кирәкми.Чын теләге булган кешегә эш объмын язармын.

№17 (797412) / 04.03.2012 10:43:01

Бушлай барып булышып кайталам..
Тик ашау һәм торак булсын..

№16 (797410) / 04.03.2012 10:25:52

"Акыллы хатын булсаң, син минем гозеремә булыш,шәһәрдә интегешеп ятканчы бер татар хатынына булышып кайтыгыз диген."


Здрасьте, с какой стати. Син санаган иреклеир-ат булса, үземә алыр идем әле)))) Ттик алар мин №6 да язганча.

№14 кебек яз. №15 кә алдан ук җавап биреп.

№15 (797408) / 04.03.2012 10:18:54

Түләү ничек ашау ягы.

№14 (797407) / 04.03.2012 10:04:39

Июнь аена эшкә чакрам.Бакча өен ремонтлау өчен ике Егет кирәк,оста куллы булсыннар,тору урыны бакчада.Эш срогы ике атна.Эш урыны Казан.

№13 (797406) / 04.03.2012 09:32:50

Син ник җавап язмыйсың остага? Иркә ул тары гына тартыра.

№12 (797231) / 02.03.2012 18:41:58

Иркә,син турысын әйтә беләм, дип һаваланып киттең кебек. Коронаңны сал, кирәкмәгәнгә кысылып утырма. Мин шәһәрдә җөй буена кая барырга белмичә таш стеналар эчендә ябылып ятарга мәҗбүр булган ялгыз ир-атларга дәштем, сиңа түгел. Синең кебек ярма ярырга үзем дә оста. Акыллы хатын булсаң, син минем гозеремә булыш,шәһәрдә интегешеп ятканчы бер татар хатынына булышып кайтыгыз диген.

№11 (797214) / 02.03.2012 15:34:37

№10исең киткән иске чикмәнгә, 

тыңлама)))) не возражаю..)))Мин җит президентлыкка кандидат түгел.Иркә

№10 (797211) / 02.03.2012 15:12:57

Кемгә кирәк аның сүзе, монда Жириновскийны да тыңламыйлар әле, Иркә имеш турысын әйтә.

№9 (797192) / 02.03.2012 11:28:06

нэрсэ генэ дисэгез дэ, иркэ (чын иркэ) мина ошый. доресен эйтэ ул, шуна кубегезнен бавыр итенэ тия. маладис иркэ.

№8 (797191) / 02.03.2012 11:21:38

№7)))

ирем булса, көне-төне аның белән булыр идемме?)))))

№7 (797189) / 02.03.2012 11:14:37

Синең үзеңнең ирең юк ахыры көне-төне компеда утырасың.

№6 (797183) / 02.03.2012 10:38:11

Үтерде бу игълан!!!!!!№3
"Эш яраткан, төзелеш серләрен белгән,машинасы булган, шәһәрдә эшсез яту туйдырган тыныч холыклы пенсионерны җәй айларына үземә "кунакка" чакырам."

Шундый кешегә синең сәләмә ихатаң кирәкме? Аның әллә кайчан шыңгырдап торган дачасы, янында уңган чибәр хатыны бар)))) оныелары янында йөгереп йөри)))

№5 (797138) / 01.03.2012 17:25:10

Машинам бар үзем оста.

№4 (797137) / 01.03.2012 17:03:15

Минем шартларга риза булып, авылга барырга риза булган кеше әүвәл шушы биттә тавыш бирсен,аннан соң телефоннан хәбәрләшербез.

№3 (797134) / 01.03.2012 16:57:59

Админ,менә белдерүләр тактасына тәүге игълан, тикшер дә урнаштыр, поҗалуйста!
Пенсиягә чыккач,Әлмәт районының бик матур бер авылыннан ихата сатып алдым. Хәзер аны ремонтлап рәткә кертергә кирәк.Эш яраткан, төзелеш серләрен белгән,машинасы булган, шәһәрдә эшсез яту туйдырган тыныч холыклы пенсионерны җәй айларына үземә "кунакка" чакырам. Хезмәтенә акчалата түләргә, ризыкландырырга вәгъдә итәм.Кабатлап әйтәм: миңа зур акчаларга өмет иткән рвач оста түгел, ә булышчы кирәк.

№2 (797121) / 01.03.2012 14:33:58

ә нигә барахурлык соң ул? әйбер сату хурлык булып чыгамыни инде?
Бөтен дөньяда ул Бет базары дип атала.Татарчага да ныык туры килеп тора!

№1 (797101) / 01.03.2012 10:19:06

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar