поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
29.02.2012 Җәмгыять

Туган көннәрен 4 елга бер билгеләүче кешеләр бу көнне "сәер" дип атый

2012 ел – кәбисә елы. Шулай булгач, календарьлардагы февраль аенда 29 саны балкый. Кабисә елында өйләнгән парларның мөнәсәбәтләре озакка сузылмый, сыерларның сөтләре кими, мал-туар нәсел калдырмый, уңыш аз, кешеләр гадәттәгедән ешрак үлемгә дучар була, диләр. Алай да статистика киресен расларга тырыша. Ләкин халыкның рәсми саннарга карыйсы да килми: кәбисә елы бәхет китерүче ел түгел, дип инана.

Менә быел да үзенчәлекле вакыйгалар күзгә ташлана. Сәясәткә һәм дөньядагы хәлләргә килгәндә, Европа илләре финанс чокырыннан чыгу юлларын эзли, Якын Көнчыгышта вәзгыять көнләп түгел, сәгатьләп кискенләшә, Россиядә исә сайлау алды митинглары кайный.

 

Тик һәр милләт бу елга үзенчә карый. Мисал өчен, Ирландиядә 29 февраль көне тантаналы. Хатын-кызлар егетләргә өйләнергә тәкъдим ясарга мөмкин булган бердәнбер көн. Ошбу бәйрәм Изге Освальд көне дип купшы итеп бәйрәм ителә, имеш.

 

Борынгы Русь дәүләтендә бу көнне, гадәттә, Кощейны үтерергә кирәк булган. Ә Европада бу көнне календарьга кертмәгәннәр, чөнки 29 февраль юридик яктан дөрес вакыт булмаган. Бу көнне сәер вакыйгалар булачагына ышанып йөрүчеләр әле дә байтак.

 

Кәбисә елының килеп чыгышы Юлиан календаренең барлыкка килүе белән бәйле. Танылган илбашы Юлий Цезарь календарьга төзәтмәләр керткәндә елның өстәмә көнен 23 һәм 24 февраль аралыгына куйган. Әмма бу күчерү аркасында 24 февраль 4 елга 2 тапкыр килергә мәҗбүр булган. Борынгы Рим халкы саннарны үзенчәлекле рәвештә исәпләргә күнеккәннәр, шуның өчен дә 24 февральне алар “март календарьларының 6нчы көне” дип атаганнар. Латин телендә 6 саны “секстус” дип тәрҗемә ителә, ә икенче 6 саны “бисекстус” исемен йөрткән. Шушы сүзләрдән артык көннең тәүге исеме дә килеп чыккан – биссекстилис. Рус теленә бу сүз “високос” дип тәрҗемә ителгән.

 

Элекке заманда бу көннән куркучылар шактый булган. Ләкин хәзер дә андыйлар юк түгел. Бу кешеләр фикеренчә, 29 февраль көнне авариялар һәм катастрофалар күп була. Тарихка күз салсак, аларга ышанырга җирлек бар:

 

1960 ел – Марокконың Аһадир шәһәрендә булган җир тетрәү вакытында 15 мең кеше һәлак була. Бу процесс 15 секунд бара.

 

1964 ел – Австриянең Инсбрук каласында “British Eagle International Airlines” компаниясенең очкычы Глунгезер тавына килеп бәрелә. Очкычта булган 84 кеше дә вафат була.

 

1968 ел – Россиянең Братск шәһәре тирәсендә “Аэрофлот” карамагында булган Ил-18Д очкычы җиргә килеп төшә. 82 кеше бакыйлыкка күчә.

 

1996 ел – Boeing-737 очкычы җиргә төшәргә маташканда Арекипа (Перу) аэропортыннан берничә чакрым ераклыкта урнашкан калкулыгына эләгә. 123 кеше вафат.

 

Өстә әйтеп үтелгәннәр кәбисә елы бары тик начарлыктан гына тора дигән сүз түгел. Мисал өчен, 1908 елда Голландия галимнәре химик тәҗрибәләр ярдәмендә каты гелий чыгаралар. 1996 елда “Союз ТМ-23” космик корабы уңышлы гына җиргә төшә.

 

Кәбисә елының уңышлы яисә уңышсыз булмавын без 29 февраль көнне туган сирәк кешеләрнең үзләреннән белдек. Алар үзләре бу турыда ни уйлый икән?

 

Илгизәр ВӘЛИУЛЛИН, КФУ студенты:

 

– Мин тугач та әти-әнигә туган көнне 1 март итеп теркәргә тәкъдим иткәннәр. Әмма алар каршы чыккан. Шуннан башлап минем мавыктыргыч тормышым башланды. Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә шушы көнне дөньяга аваз салу аркасында туган көнгә һәм башка бәйрәмнәргә мөнәсәбәтем ачыкланды. Бәйрәмнәргә карашым нейтраль. Туган көнне иң зарыгып көткәне мин булам, ә көне килеп җиткәч, үткәрергәме яки юкмы дип уйлана башлыйм. Үземне гади генә кеше түгел дип саныйм, чөнки минем кебекләр дөньяда 4 тапкыр кимрәк. Ә менә аерым сәләтләргә килгәндә, монысы инде шәхси минем уңышым. Бу көннең катнашы юк дип уйлыйм.

 

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА, Казандагы 90нчы гимназия укучысы:

 

– Мин туган көнемне һәр елны 1 мартта билгеләп үтәм. Бу көнгә күнектем. Якыннарым, дусларым, туган көнне 4 елга бер килгәнең белгәч, башкачарак карый башлыйлар. Моңа нигез дә бар, чөнки һәр 29 февраль көнне ниндидер гадәттән тыш хәлгә юлыгам. Алар арасында кечкенә югалтулар да, җитди проблемнар да бар. 29 февраль – бик сәер көн. Ул көнне туу “бәхете” һәрбер кешегә тәтеми. Сәләтләргә килгәндә, мин, мәсәлән, реал төшләр күрәм. Соңыннан алар чынбарлыкка әверелә.

 

Әнисә САБИР, актриса (хәзер Финляндиядә яши):

 

– Туган көнем 4 елга бер килә. Менә шул тылсымлы 4 саны белән тормыш буйлап гел җитәкләшеп йөрим. Туган йорттан 16 яшьтә чыгып киттем (4х4 = 16), Мәскәүдә актриса булырга 4 ел укыдым. Укып бетереп, Камал театрына кайткач, театр 22нче йортта (2+2=4) 4нче номерлы фатир бирде. Кызым Ләйсән 4нче ноябрьдә туды, беренче ирем белән 4нче номерлы фатирда 4 ел тордым. Соңыннан аерылыштык. Кызым белән урамда калдык. Әмма, Аллаһ ризалыгы белән тулай торакта бүлмә бирделәр. Анда да 4 ел тордык, соңрак фатирлы булдым. 44нче номерлы. Анда да 4 ел тордык. Бу фатирда гомер кичергәннән соң Финляндиягә фин татарына кияүгә чыгып киттем. Аның белән ниче ел торганымны чамалыйсыздыр инде. Шулай итеп, кабисә елында тууым тормышымны 4 саны белән бәйләде. Ахыры хәерле була күрсен.


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ
Интертат.ру
№ | 29.02.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы