поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.02.2012 Җәмгыять

Бер уч яктылык

Бүген районга кайтып җитәсе иде. Фәрит кичкә таба булса да юлга кузгалды. Ерак Себердән кайткан кешегә иртән чыкса да комачауламас иде анысы. Тик көтеп тормаска булды ул. Караңгылык дөньясында, бер уч яктылык булып, аны, сөйгәнем көтәдер, дигән өмет йөртә иде. Тыныч кына музыка уйный. Ярата ул машинада музыка тыңлап барырга. И-и, әле 200 чакрымны үткәнче ни генә тыңламас, колаклары рәхәтләнеп ял итәр ичмасам. Инде менә шәһәрне чыгып та бара. Тик аның алдыннан гына барган автобус кинәт кенә, туктыйм дип, уң як утларын җемелдәтә башлагач, тормозга басарга мәҗбүр булды. Шул булыр инде. Юл читендә кул күтәргән һәр кешедә акча сурәте генә күрәләр, дип эченнән генә сукранып алды ул. Кемне утырта икән?

– Әйдә, тор, уян, дим, селкен... Ахыргы автобус бит, кайтыйк инде...

 

Сылу гәүдәле бер ханым эскәмиядә исереп оеп утырган бер ир-атны йолыккалый. Тегесенең исендә дә юк, хәтта керфеген дә селкетми йокымсырый бирә. Аңа барыбер, ахры. Ханым тагын иренә ябышты.

 

– Ка-ла-быз бит, Илдар, әйдә инде...

 

Катырак селкеткән ярадымы, исерек башын күтәрде һәм пыяла күзләрен акайтып, җен көче белән хатынга сугып җибәрде. Фәритнең бу кансызлыктан ике күзе дүрт булды. Берничә секундтан машинасыннан атылып чыгып, исерекне кәчтүм җилкәсеннән эләктереп алды ул. Ну эчеп тә күрсәткән бирән җан, янында чыдап булмаслык сасы аракы исе аңкый.

 

– Э-э, җип-пәр мине-е-... – дип чәбәләнде ул, көчле кулларга килеп кергәч. Аннан, күңелләрне болгатып, укшый башлады. Җирәнгеч адәмне этеп җибәрүдән башка чара калмады. Асфальт юлга барып төшкән хатынга да җан керде. Битләренә тузгыган чәчен артка сыпырды, кул аркасы белән күзләреннән тәгәрәгән яшьләрен сөртеп куйды, нәфис бизәкле колготкиларының егылудан ертылган урыннарын яшерергә теләгәндәй, итәкләрен төзәткәләде. Фәрит аңа торырга ярдәм итәсе килеп кул сузды.

 

– Гөлфия?!

 

Тетрәнеп китте ир. Чынлап та аңа Ул – аның яшьли сөйгән, төшләренә кереп адаштырган, кул җитмәслек биеклектә булган Гөлфиясе карап торамы? Сөйләсәң, кеше ышанмас, валлаһи. Аның белән очрашуны ничә еллар һәм ничек көткән иде Фәрит! Төрлечә күз алдына китергән иде, әмма болай ук булыр дип аз гына да уйлап та карамаган иде. Районга да шушы кызны эзләп табарга дип кайтып барышы иде. Эһ, Гөлфиякәй, назлы гөлкәй... Кил әле, күтәрел әйдә, күз яшьләрең сөрт. Менә шулай. Ир хатынның киемнәрен каккан итте.

 

– Авылга кайтырга чыккан идек, – дип кыенсынып кына тезеп китте Гөлфия. – Менә шулайрак килеп чыкты шул. Артыграк эчеп җибәргән. Болай әйбәт кеше ул. Күземә генә карап тора. Эше бар чакта акча да апкайткалый. Эше генә менә бүген бар, иртәгә юк дигәндәй. Бик авыр аңа. Эш табуы җиңел түгел бит. Шуңа эчә дә инде.

 

Үзе сөйли, үзе ни сөйләгәнен белми кебек тоелды Фәриткә. Һем, җайсызрак килеп чыкты шул. Кемнең танышлар алдында үзенең ким чагын күрсәтәсе килсен. Җитмәсә, хатын-кыз. Әнә борылып кына сумкасыннан көзге тартып чыгарды Гөлфия, чәч-башын рәтләгән итә. Юк, үзгәрмәгән ул. Элеккечә сылу, чибәр. Дөрес, җыерчыклар өстәлгән, тик анысы елаганнан гынадыр. Беләгендә күгәргән урыннар шактый күренә – кул күтәрә икән теге мәлгунь. Уйларны бүлдереп, китәм дигәндәй, автобус сигнал бирде. Гөлфия көзгесен бәләкәй сумкасына салып куйды һәм... үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде.

 

– Фәрит, саклан!

 

Әллә шул тавыш, әллә дошманының артта мәкерле мышнавы айнытып җибәрде Фәритне. Җәһәт борылып, исерек ирнең кулын эләктереп алды ул. Пычак, зыңлап, асфальтка килеп төште. Ярсыган көч белән йодрыгын төйнәп, Илдарның яңак төбенә кундырып алгач, Гөлфияне дә җилтерәтеп кенә машинасына утыртты. Тагын ташлап китәргә хакы юк иде Фәритнең. Бер мәртәбә ялгышканы да җиткән. Илдарга ни булсын, борыныннан аккан канын сөртеп, тик утырсын шунда. Мәхлук! Адәм актыгы!

 

– Киттек! – Фәрит машинасын кабызды.

 

Гөлфия шок хәлендә иде. Хәзерге минутта аңа ни кушсаң да үтәячәк кебек иде. Их, менә шулай утырып кына 15 елга артка китсәң иде ул! Әнә ул чагында да су буендагы әрәмәлектән кайтып килгән бәхетле пар – Фәрит белән Гөлфия янына ак Москвич килеп туктаган иде бит.

 

– Фәрит дигәннәре син буласыңмы? – дип, машинадан алар каршына ак якалы, кара кәчтүмле баһадир гәүдәле бер егет чыгып басты.

 

– Монда башка Фәритләр булмаса, мин буламдыр инде, – диде егет, шаяртыбрак. Аның кәефе яхшы иде. Гөлфиясе белән вәгъдәләштеләр бит. Әнә бәхетле күзләре белән елмаеп, ак косынкасының читләрен нәфис бармаклары белән угалап торган итә. Аһ, килешә үзенә. Соңгы кыңгырауга да чәчләренә матур ак бантлар тагып килгән иде. Кичәге соңгы бал дискотекасында, ак күлмәгенең бил турысыннан тотып кына, вальс әйләнделәр. Шуннан Фәрит, кыюланып китеп, әрәмәлеккә чакырган иде. Килмәс дип уйлаган иде. Гөлфия 11 ел буе берәүне дә үзенә якын китермәде, берәүдән дә озаттырмады. Шуны белә торып, Фәрит тә мәктәптә укыган дәвердә сүз катарга кыймады, эчтән генә сөйде, көйде, саташты... Ә Гөлфия, егетне тагын да шаккатырып, очрашуга килде. Баксаң, ул да яратып йөргән икән бит.

– Фәрит тек Фәрит. Давай, утыр машинага. Сөйләшәсе сүз бар. – Ак якалының тавышы кырыс һәм шактый таләпчән күренә.

 

– Тукта, мин үзем генә түгел бит, иртәгә сөйләшербез, – дип карады Фәрит, бүген аның кем беләндер сүз көрәштерергә һич кенә дә теләге юк иде. Бәхет диңгезенә генә түгел, океанына ук чумган чакта диген.

 

– Утыр диләр сиңа. Газиз абыеңны беләсеңме? Машинасын да яхшы хәтерлисеңме?

 

Бу сүзләрне ишеткәч, Фәритне алмаштырып куйдылармыни!

 

– Матурым, ни, мин озак тормыйм, хәзер менә бер-ике сүз генә гәпләшеп алам да синең янга киләм, – дип мыгырданып торды да, Гөлфиясен аптырашта калдырып, Москвич эченә чумды. Машина артыннан өерелеп күтәрелгән җиде юл чаты тузаны эчендә ак күлмәкле Гөлфия бер ялгызы басып калды. Шул китүдән башка кайтмады Фәрит. Кыз үзенә урын тапмады. Берни аңламады, сызды, сызланды. Көтте-көтте дә бәйләнчек Илдарга кияүгә чыкты. Менә 13 ел шушы халәттә яши инде ул.

 

* * *

 

Күпмедер сүзсез баргач, Фәрит машинасын туктатты. Аптечкадан дарулар алып, башта Гөлфиянең, аннан үз кулындагы яраларны бәйләде. Хатын аны сүзсез генә күзәтте. Чәчләренә чал төшкән икән, дип уйлап куйды ул, маңгаенда да калын сырлар бар. Себер һавасы кырысрак шул, эзе кала торгандыр. Ә күзләре шул ук, җелекләреңә үтәрлек серле яшькелт күзләр. Кара, еллар күз нурын үзгәртә алмый икән бит. Бу карашларны Фәрит тә сизде, кыенсынып кына сүз башлады.

 

– Теге чакта курыктым мин, Гөлфия. Гафу ит.

 

– Кемнән? Миннәнме?

 

– Юк ла. Москич белән килгән егетләрне хәтерлисеңме?

 

– Ну...

 

– Берничә көн элек күрше авылга дискотекага барганда бизнесмен Газиз абый машинасын бәрдергән идем мин. Соң, ялгыш инде... Матайның тормозлары тотмады да клуб каршында торган джибына килеп төртелдем. Иномарканың сигнализациясе чырылдый башлады. Минем кот очты, кеше-кара сизгәнче дип, клуб тирәсеннән тиз генә тайган иттем. Күрмәгәннәрдер дип уйлаган идем. Ә синең белән әрәмәлектән кайтып килгәндә, Газиз абый янына чакырдылар. Лутчы барыйм, ату кыен була дип, утырып киткән идем.

 

– Китүеңне беләм...

 

– Гөлфия... Эһ, Гөлфиям! Китәсе дә калмаган шунда. Хәзерге акылым булсамы!

 

– Нишләр идең соң?

 

– Белер идем әле... Шулай да гөнаһына кермим, әйбәт кеше булып чыкты ул Газиз абый. Машинасына әллә ни зыян да килмәгән. Соң, матай джипны имгәтә ала димени?! Малай чак шул, каян белеп бетерәсең! Үзем барып гафу үтенгәч, көлде генә. Ну җимерек бамперы өчен түләргә кушты. Хәтәр кыйммәткә төшә икән анысы да. Акчам юк дигәч, эшләрсең, диде. Үзеңә дә һөнәр булыр, баерсың, хәерчегә кем кияүгә чыксын, диде. Шулай итеп мин беразга гына дип Себергә киттем. Хәтта синең белән саубуллаша да алмадым, ташлап китә алмам, ә болай бер ярты елдан әйләнеп кайтырмын дип уйладым. Ә Газиз абый укырга да урнаштырды, фатир алырга да ярдәм итте. Сине кайтып алам дигән уй йөртте мине анда, хатлар да язган идем үзеңә.

 

– Нигә ялганлыйсың? Мин бернинди хат кисәге дә алмадым.

 

– Алмаганыңны да хәзер беләм инде. Себердә без эшләгән нефть идарәсендә почта тартмалары юк иде бит. Бабайга, әй, ул чагында Газиз абый иде бит әле, тәк менә аңа, шәһәргә баргач, сал, дип бирә бардым мин аларны. Ә ул минем хисләр белән вакланып тормаган, чүплеккә генә аткан хатларымны. Башта ук үз кызына ярәшеп куйган булган ул. Синнән җавап алмагач, минем дә ачуым килде. Шуннан кайтырга дип җыйган акчаларыма туй мәҗлесе гөрләттем инде.

 

Гөлфия авыр сулап куйды. Сөйгәненең Газиз абый кызы Гүзәл белән тормыш корып җибәрүләрен авыл халкы бик озаклап, тәмләп сөйләгән иде шул.

 

– Гөлфиям?

 

– Нәрсә?

 

– Әйдә, барысын да яңадан башлыйбыз? Бәхетле була алмадым мин читтә.

 

Хатын берни эндәшмәде. Ризалаштымы, юкмы?! Сүзсез авыр мизгелләргә чыдый алмыйча, Фәрит машинаны кабызды. Тәгәрмәчләр, яңа эз калдырып, тәгәрәргә тотынды. Ниһаять, Гөлфия дә телгә килде.

 

– Булмый, Фәрит. Соң инде...

 

– Алкашыңнан куркасыңмы? Йә тотып кыйныйм, йә төрмәгә утыртам дип, яхшы итеп куркытам гына мин аны. Ни әйтсәм, шуны эшләр.

 

– Тукта!

 

Гөлфиянең тавышына караганда карары ныграк иде. Тормозлар чыелдап куйды.

 

– Язмыш белән шаярма, Фәрит. Ул шаярганны яратмый. Я-рат-мый. Аңларга вакыт инде. Балалар да бар. Хуш.

 

Машинадан чыгып, кире шәһәргә таба атлаган хатынны туктатырга базмады Фәрит. Тагын югалып калды. Нишләргә? Юлың дәвам итсәң, ул инде кояшы баеган шәфәкъ кызыллыгына кереп югалган шикелле. Әнә Гөлфиясе дә төн караңгылыгына күмелә бара. Ә олы юлдагы машиналар, фараларын яктыртып, уңга-сулга элдертәләр генә. Нинди яктылык йөртә икән аларны? Фәрит тә, җиде юл чатындагы чыбык-чабыкларны учак өчен җыйгалап, шырпысын кабызды.


Гөлүсә ЗАКИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»