поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.02.2012 Мәдәният

11 җавапка бер «ундүртле»

Ләбиб Лерон бу сәхифәнең даими героена әйләнеп бара. Әле юбилей, әле онык, инде хәзер ток-шоуда откан машина. «Яңа гасыр»дагы өр-яңа «Башваткыч» тапшыруында ике тур ярышта катнашып, беренче турда җиңгән өчен музыкаль үзәк, икенче тур – финал ярышында, әлеге дә баягы, ап-ак машинаны отты да куйды, малай.

Башваткычта җәмгысе 27 сүз булып, шуларның 11ен Ләбиб ачкан. Җиңү китергән мәкаль – «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Чыннан да шулай бит. Йолдызнамәләр белән дә кызыксынучы Ләбиб: «Финалда уйнаучылар барыбыз да Чаян йолдызлыгында туган. Хәбир Ибраһим да, Зөфәр Харисов та, мин дә», – ди. Тик бу көн Чаяннар өчен түгел, исеме дә, фамилиясе дә Л хәрефеннән башланган кеше өчен уңай булып чыкты. Ни әйтик, һәммәбезгә Ләбибкә килгән уңыш килсен... кайчан булса да. Амин!

 

Бер аяк, ике таяк

 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил абый Шәрәфиев Яңа елны аяк сындырып каршылады. Юлларны боздан чистартырга тиешле кешеләрнең эшенә салкын каравы нәтиҗәсендә формасы бозылган артист, гаеплеләрдән компенсация көтеп диванда гына ятар иде дә, гыйнвар репертуарында ул уйный торган спектакльләр бик күп булып чыкты. Импровизацияләр остасы Шәрәфи килеп туган бу «оказия»дән оста чыккан дип сөйлиләр. «Бабайлар чуагы»нда читкә китәргә җыенган Наилә Гәрәева героинясына: «Сине бу юләрлегеңнән туктатыйм дип чапканда таеп егылып, аягымны сындырдым», – диде, «Ут күршеләр»дә:«Бакчага тирес китерткән идем, сыер тизәгенә басып, таеп егылдым», дигән. Ә «Кара чикмән»дәге карт Козгынның таякка таянуы, сүзсез дә, табигый күренеш булып кабул ителгән. «Арбалы хатыннар»дагы таяклы Шәрәфинең ни әйткәне хакында бездә, ни кызганыч, мәгълүмат юк.

 

Керәшеннәр куера...

 

Венера Ганиеваны кем үбә? Керәшен егете. Ник үбә? Керәшен бәйрәмендә җырлаганы һәм керәшен кызы булганы өчен. Соңгы елларда керәшеннәр хәтәр активлаштылар. Ул концертлар, керәшен Сабан туйлары дисеңме, керәшен Яңа еллары, Раштуалар дисеңме... «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле дә «бәреп» кенә тора концертларны. Татар кызларының сәхнәгә чишенеп чыгуына «үч итеп», керәшен кызлары әбиләренең сандыгында ару килеш сакланган күлмәкләрне, калфакларны, тәңкәләрне табып киделәр дә концерт куеп тик йөриләр хәзер. Җарый, җарый, бик җарый торган нәстә бит әле бу, туганыйлар.

 

Өченче, Алла боерса!

 

«Татар радиосы»ның директоры Әмир Исламовлар гаиләсе арту алдында – тиздән бу йортка тагын бер бәби кайтачак. Әмир белән Флюзәнең олы уллары Исламга 11, кызлары Алсуга 2 яшь. Бәби карарга кешеләр бар, Алла боерса. Бәбигә исем табылган табылуын, тик аны әлегә безгә әйтмәскә булдылар. Барыбер беләчәкбез бит инде без аны...кайчан булса да. Ну, мулла бәбинең колагына исемен кычкыргач инде, кыскасы, бөтен кеше белеп бетергәч.

 

Шундый ул безнекеләр!

 

«Сәхнә»не бары тик саллы һәм затлы мәкаләләр генә яза торган танылган журналист Рәйсә апа Юсупова белән бергәләп башлап җибәргән идек без. Ул көннәрдән соң ничә ел узганын беләсез инде, быел безгә ун яшь. Лаеклы ялга киткәч тә Рәйсә апа безгә бик теләп язып торды. Язган һәр сүзенә, җөмләсенә кирәгеннән дә артык таләпчән бу ханым, кинәттән генә, журналга язучыдан журналны укучыга гына әйләнде дә куйды. Оныгы туды! Джана исемле бу кызчык Рәйсә апаны «диди» (тәрҗемәсе – дәү әни) итте һәм әкият сөйләргә һәм бишектә көйләргә утыртты. Рәсемнән күренгәнчә, Джана инде үскән. Әкиятләрдән «Сәхнә» журналын укуга күчкән. Димәк, Рәйсә апа үзенең һәм оныгының яраткан журналына кабаттан яза башлар дигән өметне яңадан кабызырга була.

 

Илгәрәй Апанаеваның ире түгел...

 

Безнең халык кызык – дуэт җырлаучыларны өйләнештерә дә куя. Илгәрәй белән Альбина Апанаева да шул стереотип шаукымына эләгеп алганнар. Татарның «атаклы сары матбугаты» бу хакта шактый шаулаган да имеш. Без генә укымый һәм ишетми калганбыз. Илгәрәй әйтүенчә, Альбинаны ул апасын яраткан кебек ярата икән. Март азагында бу ике җырчы тагын бергә концерт куячаклар. «Берни юк арабызда» дип аталачак ул.

 

Илгәрәй дигәннән, Казанда туып үскән бу егет белеме буенча филолог, бернинди «ский»лар кыстырмыйча, саф татар телендә сөйләшә. Өйләнгән, Әдилә исемле кызы бар. Альбинаның гаиләсе бармы, юкмы? Анысын белмибез, тик андый матур кыз ялгыз түгелдер дип уйлыйбыз.



Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»