поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.02.2012 Авыл

Ике миллионымны кайтарыгыз!

Теләче эшмәкәре кредиторлардан куркып яшәргә мәҗбүр. Күпме гомер яшәп, 2 миллион сум акчаны бурычка биреп торган кеше турында ишеткәнем юк иде. Гап-гади авыл хатынының мондый гамәле турында белгәч, башта ышанмый тордым. Кирәк вакытта кешедән 2 мең сум да сорап алып булмаганда, кемдер 2 миллион сум чыгарып бирсен әле!

Бурычын бер кайтаргач, тагын бирдек

 

Сораша торгач, тагын шуны да белдем: Фәния Камалиева бернинди миллионер хатыны да түгел, череп тә баемаган, шулай да Теләче районында хәлле кешеләрдән санала икән. Акчасын хәләл көче белән тапкан. "Заманында Казан базарларына килеп ит саттык. 1997 елдан бирле үз бизнесыбыз белән шөгыльләнәбез. Мал-туарны күп тотабыз. Бер эштән дә курыкмыйбыз. Кибетебез дә бар. Читтән кергән акча булса, Ходай үзе күрде дияр идем дә, балаларымның тырыш хезмәте, үземнең тамган тирем бит аларда", – ди Фәния Камалиева.

 

– Бездән бурычка алган Юрий Егоров белән электән таныш идек, – дип сөйли ул. – Үзебез дә бит эшне башлаганда кешедән өй борынча бурычка акча җыеп йөрдек. Оекбашлар ямап кигән вакытлар булды. Улым машиналар белән сәүдә итә иде. Америкага китеп эшләп алды. Шул чакта долларлар алып куйган булган. Берзаман долларның бәясе артып китте дә баеп кайтты. Шуннан тормышыбыз рәт­ләнде. Егоров белән Казанда ит сатканда таныштык. Болай үзе бер дә ялганчы кешегә охшамаган. Аралашып йөргәч, иң элек коттедж төзим дип 500 мең сум акча сорап торды. Озак та үтмәде, билгеләнгән вакытка әҗәтен кайтарып та бирде. 2009 ел башында ул тагын килде. Икенче катын эшләтеп бетерәсе бар, биреп тора алмассызмы дип, башта 100 мең алды. Кабат килеп 200 мең сорады. Гаиләбез белән дә тиз дуслашып китте. "Икенче коттеджны төзеп бетерәм дә акчагызны китерәм", – дип ниндидер йорт фотоларына кадәр күрсәтте, – ди Фәния апа.

 

Шулай итеп, ел ахырына кадәр бурыч күләме 2 миллион сумга җыела.

 

– 2010 елның апрелендә хатыны белән бергә килделәр, шул суммага 500 мең өстәп кайтарабыз, дип расписка язып калдырдылар. Хатыны укытучы булгач, алдамас, дидек. Казаннан кайткан туганым, бу расписка кәгазенә ышанып утырма, судка бирергә кирәк, дигәч, хокук сакчыларына мөрәжәгать иттем. Мамадыш районы суды түләргә дигән карар чыгарды. Әмма аңа карап түләгән кеше генә юк. Урлап табылган акча булса, "Алла күрде", дияр идем. Балаларымның хәләл көче белән табылган миллионнар бит ул, – ди Фәния апа.

 

Бер алар гына түгел

 

Баксаң, Юрий Егоров Фәния апалардан гына түгел, башка бик күп кенә авылдашларыннан да, күрше районнардагы дусларыннан да акча алып торган. Теләчегә килгәнебезне ишеткәч, Егоровтан әҗәтләрен алмаган кешеләр шактый җыелган иде.

 

– Элек тә эшебез төшкә­ләгәндә аралаша идек, – дип сөйли Кукмарадан ук килгән Рөстәм Галимов. – Минем аннан 400 мең сумлап акча аласым бар. Беренче вакытларда биреп тордым. Сөйләшенгән вакытка кайтара иде. Соңгы тапкыр сорап килгәч тә, шикләнмичә биреп җибәрдем.

 

– Егоровның миңа 2 миллион 600 мең сум акча бирәсе бар. Расписканы, сөйләшеп, 2 миллионга гына яздык, – ди Илсур Шәһиев. – Башта 60-70 меңләп алып торганы булды. Аннан тагын килеп алды. Соңгы килүендә менә шушы җирдә төзү эшләре алып барачакмын, дип җирнең документын калдырып китте... Ун мең дә биргәне юк аның миңа. Әрәм булып калмасын, дип анысына да риза булыр идем, – ди ул, әмма бурычлыны судка бирүдән ул әлегә тыелып тора.

 

Өемә ут төртерләр, дип куркам

 

– Әйе, мин чыннан да Камалиевлардан акча алдым. Алардан гына түгел, башкалардан да. Банк­ларга түлисе кредитларым да бар, – дип таныды бик күп бурычлар җыйган Юрий Егоров безнең белән очрашуда.

 

Аның белән сөйләшкәндә, әҗәткә биреп торучыларның безгә барысын да әйтеп бетер­мәүләре ачыкланды – акчаларын алар башта саллы гына процент белән кайтару шарты белән биреп торганнар икән.

 

– Озакламый мин аларның барысына да булган әҗәтләремне процентлары белән кайтарып бирергә тиеш идем, – ди Егоров. Мин тәкъдим иткән процент күләме банкныкына караганда күбрәк булгач, берсе дә моңа каршы килмәде. Күбесенә шул хакта распискалар да язып бирдем. Тик мондый хәлгә каласымны белмәдем бит. Оештырган бизнесым барып чыкмады. 2007-2010 елларда, үз эшемне ачам дип "батучылар" бер мин генә түгел шул, нишләтәсең, – ди ул, көрсенеп.

 

– Мамадыш районында теплица төзеп, кыяр үстереп карадым. Шактый гына уңыш та алган идем. Тик давыл чыгып, теплицам җимерелде. (Болары хак. Уразбахта авылы кешеләре Егоров кыярларын авыз итеп караган үзе. – Г.Ш.). Бик каты депрессия башланды миндә. Психик авыруларны дәвалый торган хастаханәләрдә дә ятып чыктым. Хәлемне аңлаган кеше аңлады. Миңа акча биреп торган кешеләр­нең күбесе: "Ярар, процентларыңны бирмә­сәң дә риза, җаең булгач түләрсең, көтәрбез," – диделәр. Камалиевлар исә башкачарак эш кылды. Өемә килеп куркытып китүчеләр дә булды. Шул чакта барысына да кул селтәдем. Гел тукып торгач, бернәрсәгә дә күңелем тартмады. Ярый әле янымда 89 яшьлек әти булды. Ул миңа авыр хәлдән чыгарга, яңадан яши башларга көч табарга булышты. Ул яхшы пенсия ала. Әйдә, 32 мең сум инвалидлык пособиесенә кушыйк та, аена 50-60 мең сумны түләп барыйк, диде. Әмма Камалиевлар моңа риза булмады. Судка барып җиттеләр. Ахырда хокук сакчылары килеп, өйдәге 40-50 меңлек җиһазга арест салып, берәр мең сумга сатып җибәрделәр. Югыйсә шул 40-50 мең үзләренә керсә дә, файда гына булыр иде.

 

Эш стажым буенча билгеләнгән пенсиям 8 мең сум чамасы гына. Суд шул пенсиянең яртысын тотып бару шарты белән әҗәтне кайтарырга дигән карар чыгарды. Менә хәзер ул сумманы кайтару өчен аларга 30 ел чамасы көтәргә туры киләчәк. Ә бит минем, банктан кредит рәсмиләштереп, әҗәтләрне түлимме икән әллә, дигән уем да бар иде. Әмма эш судка киткәч, банкларга барудан мәгънә калмады. Үземнең кыйммәтле "джип" машинамны да тәкъдим итеп карадым. Аңа да риза булмадылар. Нәтиҗәдә анысы да юк кына бәядән саттырылды. Әлбәттә, мин үз гаебемне таныйм. Камалиевларга карата да бер генә начар сүз дә әйтәсем килми. Алар яхшы кешеләр. Кирәк чакта миңа ярдәм иттеләр. Ә мин акчаны вакытында кайтарып бирә алмадым. Хәзер менә яңадан теплица төзү эшенә керештем. Тик ятарга уйламыйм. Әле күптән түгел генә яшелчә орлыклары кайтарттым. Теге дөньяга киткәндә, бурычлар булмаска тиеш, диләр бит. Тырыша алганча, барлык әҗәтләремне дә кайтарып бирә­чәкмен, – ди ул.

 

Әҗәткә акча бирүчеләрнең күбесе: "Акчаны әллә кая куймады, яңадан йорт төзеп ята бит ул", – дип шаулаша. Егоров исә: "Йорт­ны мин түгел, ә улым сала. Үз исеменә банктан кредит алган иде", – дип аңлатты.

 

– Өйгә килеп ут төртүләрен­нән куркам, – ди Юрий Иванович.

 

Фәния апа исә Егоровның сүзләрен кире кага:

 

– Нинди машина бирсен ул безгә? Ай саен 40-50 мең биреп барыйк дип тә әйтүче булмады.

 

Акча шайтаны

 

Юрий Егоровның бик күп кешедән әҗәткә акча алуын район прокуратурасында да расладылар.

 

– Бу кешегә карата эш кузгатылды. Эшне Теләче полициясенә юллаган идек. Әмма аны кире борып кайтардылар. Хәзер яңадан тикшерергә жибәрдек. Егоровның үзе белән сөйләш­кәч, бу кеше, бизнесым барып чыкмады, акчасыз калдым бит, дип кенә җавап бирә, – дип сөйләде район прокуроры урынбасары Рамил Зиннәтуллин.

 

Теләче хакимияте дә бу вәзгыятьтә үзенең көчсез икәнлеген таный:

 

– Акча биргәнче иң элек хокук органнары белән киңәшләшергә кирәк иде дә бит, – ди Те­ләче башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нигъмәтҗанов. – Суд карарлары түләргә дип чыкса да, Егоров исемендә бернинди байлык та юк.

 

***

 

... Юлда туктаткан машина йөртүче белән сөйләшеп киткәч, ул да Егоровның танышы булып чыкты. "Егоров үзенең икътисадый белеме булмаганга гына шушы хәлгә төште. Минем дә аның белән эшләгән чакларым булды. Ул миннән 100 мең сум акча алып торды һәм 200 мең сум итеп кайтарып бирде. Аннан соң килеп тагын 70 мең сум алды һәм кайтармады. Мин, кайтарган проценты җитәрлек булды, дип акча даулап йөрүне кирәк тапмадым. Аңа акча биреп торган кешеләр дә шул өстәмә акчага кызыккан, башка берни дә түгел", – диде ул миңа.

 

Аның белән дә килешми мөмкин түгел. Бурычка алганда, аны ничек кайтарасын уйламасаң, мөмкинлекләреңне дөрес чамаламасаң, мондый гамьсезлекнең ахыры, һичшиксез, аяныч булачак. Иртәгәсен уйламыйча, банклардан күләмле кредитлар рәсмиләштереп, аны кат-кат түләп, бу эшләре өчен үкенгән кешеләр турында гыйбрәтле хәлләрне без күп яздык. Юрий Егоров мисалы әлеге гыйбрәтле хәлләрнең берсе. Алдакчы булмаса да, гамьсезлеге аркасында үзе дә, үзенә акча биргән кешеләр дә шундый күңелсезлеккә дучар булган.

 

Югарыда сөйлән­гән вакыйгалар да шуны раслый түгелме соң? Фәния Камалиевага бер сорау бирми кала алмадым:

 

– Бу хәтле сумманы ничек курыкмыйча биреп җибәрдегез соң? Әллә соң 500 мең сумлык процентларга кызыгып, аек акылны җуйдыгызмы?

 

– Нинди артык акча, үзебезгә дигәнне бирсен иде әле! Артык бер генә тиене дә кирәк түгел. Суд юлларын таптый-таптый гына да фәлән хәтле акча чыкты. Картаймыш көнебездә җан тынычлыгы кирәк безгә, җан тынычлыгы!

 

 

 

 

Бу теплицада үсәчәк кыярлар Егоровны бурычларыннан коткарырмы?

 

 

 

Җан тынычлыгы акчадан да кыйммәтрәк


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 33-34 | 24.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»