|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2012 Авыл
Аргентинада да Арча районы бар әллә?Эх, нигә минем әти-әнием яки берәр туганым авылда яшәми икән? Ник дисезме? Авыз тутырып, авыл ите ашар идек дим. Чөнки анда мал-туар асрап яшиләр бит. Хәер, соңгы елларда авылда да абзарлар бушый башлады кебек. Һәрхәлдә, сөтне кибеттән сатып алучылар байтак. Алай да үзебезгә, иткә булсын дип, берәр тана, үгез яки сарык, кош-корт асраучылар да юк түгел. Миңа инде, шәһәрдә яшәгәч, гомумән, базар итеннән генә канәгатьләнергә туры килә.
Базарга ит шул авылдан китерелә түгелме соң? Әйе, кайсы шуннан, кайсы диңгез артыннан ук кертелә икән. Белгечләр әйтүенчә, читтән кертелгән итнең күбесе эшкәртелә. Бу бигрәк тә Аргентина, Бразилиянекенә кагыла. Чөнки алар сыйфаты буенча безнекеннән нык калыша. Шулай да аны сәүдә нокталарында үзебезнеке дип сатучылар да бар. Мондый иткә мин үзем тап булдым.
Без итне ботлата бер бистәдән, хайван суеп сатучылардан ала торган идек. Замана үзгәрдеме, белмим, мондый сәүдә хәзер юк. Шуңа итне үзебез янындагы кибеттән беткәннән-беткәнгә генә сатып ала башладым. Бәясе дә “тешләми”, әллә кая барып та йөрисе юк, өстәвенә - “Арча ите”.
Ләкин соңгы алуымда күңелгә шик төште, пешкәч, итнең төсе сәер иде, тәме дә үзгә. Шулай берьюлы сатучыга: “Миңа Коръән ашына яхшы, бисмилла әйтеп суелган ит кирәк”, - дидем. Сатучы, даими клиенткасын алдарга теләмәде, күрәсең, шыпырт кына: “Сез бу итне алмагыз, бу Аргентина ите бит. Минем үземә гөнаһ аласым килми. Ул ашка ярамас”, - диде. Күзләрем шакмак булды. “Арча ите дип язылган бит!” - дим. “Монда язылыр ул...” - ди кибетче. Итнең тәме башка булуы хәзер инде аңлашыла. Ул миңа Казанда сыер итен Колхоз һәм “Сады” күпләп сату базарларыннан гына алырга киңәш итте.
Киттем Колхоз базарына, ә андагы бәяләр... Икенче юлы “Сады” базарына юл тоттым. Монда бер кило сөяксез ит 350 сум тура. Колхоз базарыннан 50 тәңкәгә кимрәк. Ә берсендә “Проспект” базарыннан карарга булдым. Монда да тач итнең бәясе - 350 сум, ләкин күзгә карап алдыйлар. Бер ханым: “8 килограмм итне 2 килограммга алдагансыз”, - дип, пыр тузына иде. Мин дә өйгә кайтып үлчәгәч, 800 грамм итнең “төшеп” калуын аңладым. Менә шуннан бирле бу мәсьәлә тынгылык бирми, каян ит алырга?
Кырыс статистика
Интернеттан Россиягә нинди күләмдә һәм каян сыер ите кертелүе турында кызыксынып карарга булдым. Анда түбәндәге мәгълүмат китерелә.
Безне ит белән тукландыручы илләр арасында Украина, Литва гына түгел, хәтта Латин Америкасы, Австралия дә бар. Итебездә сыер ите башка төр итләргә (кошчылык һәм дуңгызчылык продукциясе күздә тотыла) караганда азрак җитештерелә. Шуңа аны читтән сатып алмыйча берничек тә булмый. 2020нче елга кадәр Россия дуңгыз һәм кош итен җитәрлек күләмдә җитештерергә планлаштыра. Ул аны хәтта башка илләргә дә җибәреп тору турында хыяллана. Ә менә сыер итенә килгәндә, монда хәлләр шактый мөшкел. Суытылган итнең 40% Литвадан, 21% Германиядән, 15% Польшадан кертелә. Туңдырылганы белән океан арты илләре тәэмин итә. Монда инде бер-бер артлы Бразилия, Уругвай һәм Австралияне атарга була. Бу Meatinfo.ru интернет агентылыннан алынган мәгълүматлар. Анда 2011нче елның гыйнвар-сентябрь айлары күздә тотыла.
Ә Татарстанга күбрәк кайдан һәм ни күләмдә сыер ите кертелә соң? Бу сорауга Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Булат Камалов җавап бирде:
- Безгә узган ел читтән барлыгы 19 мең тонна сыер ите кертелде. Шуның 14 меңе Россиянең төрле төбәкләреннән. Ә 5 мең тонна сыер итен чит илдән алдык. Биредә беренче чиратта Бразилия, Аргентина күздә тотыла. Ләкин алар эшкәртүгә китә. Базарга сатырга чыгарылган очракта, сатып алучыга бу хакта мәгълүмат бирелергә тиеш. Һәр иткә мөһер сугыла, сатучыда аның кайдан кертелүен раслаучы кәгазьләр дә була. Ләкин Аргентина итләрен кибеттә дә, базарда да очратмассыз.
Ә Татарстанда күпме ит җитештерелә дигән сорауга, Агросәнәгать комплексының мәглүмати-консультатив хезмәт күрсәтү җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин шундый саннар атады: 2011 елда Татарстанда 427 мең тонна сыер ите җитештерелсә, быел бу сан 440 мең тоннага кадәр артыр дип көтелә.
Күршеләргә яхшысы сатыла, үзебезгә начары керә
Шунысын да исәпкә алырга кирәк, Татарстан үзе дә читкә сата икән. Кызганыч, бу хакта конкрет мәгълүмат ала алмадым. Ләкин шунысы йөрәкне әрнетә: башка җирдән сатып алганчы, бәлки, үзебезнекен читкә чыгармаска кирәктер? Ул очракта казылык (чит ил ите күбрәк шуңа тотыла) Латин Америкасы чималыннан түгел, ә үзебезнекеннән җитештерелер иде. Ә бәлки барысы да акча эшләүгә бәйледер. Тәмле, сыйфатлы иттән казылык ясап ятканчы, аны артыграк бәягә читкә сатуың. мөгаен, күбрәк табыш китерәдер. Тикмәгә генә мәчеләр, кибет казылыгын ашамыйча, борылып китмидер инде. Чөнки анда Татарстан итенең исе дә юк. Безнең дә сәламәтлеккә чит ил продукциясенә караганда, үзебезнеке файдалырак булыр иде. Табиблар да җирле табигый шартларда үстерелгән ризык әйбәтрәк дигән фикердә.
Ә алдап сатучылар белән нишләргә? Кулланучылар хокукларын яклау турындагы (07.02.1992 №2300-1) федераль законны истә тотарга кирәк. Аның нигезендә сатып алучыга товар турында бар мәгълүмат (шулай ук җитештерүченең яки импортерның кем булуы да) бирелергә тиеш. Импортер турында мәгълүмат бирелмәгән очракта сатучы кулланучы каршында, гражданлык хокукларын бозучы буларак, җавап тотачак. Шулай ук аны моның өчен административ җаваплылыкка да тартырга мөмкин (Россиянең Административ хокук бозулар кодексының 14.8 маддә, 1нче бүлеге буенча). Димәк, кәкре каенга терәлеп калырга телмәүчеләр законнарны белергә һәм аларны урынлы куллана белергә генә тиеш булып чыга. Бу өлкәдә төшеп калмаганлыгыңны белгәч, мөгаен, сатучы да алдарга тырышмас.
Мин исә хәзер итне базар сатучыларыннан бары тик ветеринария хезмәте тарафыннан бирелгән кәгазьләрне тикшереп кенә алачакмын дигән нәтиҗәгә килдем. Кәгазьләре генә ялган булмасын иде!
Камалия СОЛТАНОВА |
Иң күп укылган
|