поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
27.02.2012 Шоу-бизнес

Ринат Рахматуллин: “Тукта яңгыр” җырына тиздән 20 ел була

Ул эсселек 40 градуска җиткән коры җәйдә татар эстрадасына “Тукта, яңгыр” җыры белән килеп кереп популярлык казанды. Бәрәңгегез вак булса, ашлыгыгыз уңмаса, Рахматуллиннан сорагыз дип шаярта иделәр ул вакытта. Ул зур сәхнәгә гомеренең дүртенче дистәсен ваклаганда гына килеп керде. Бүген дә Ринат Рахматуллн 3 март кичендә УНИКСта узачак концертына бик куәт әзерләнеп йөри. Әле вакыт шактый булуга да карамастан кассада билет сораучылар байтак ди.

Әлеге кешенең популярлыгының сере нидә? 15 ел буе тамада булып йөргәннән соң, нигә сәхнәгә киләсе иткән? Җырчы буларак күбрәк акча эшлиме, тамада буларакмы? Ел саен юлда авариягә очравының сәбәбе нидә? Моңарчы безгә таныш булмаган гаиләсе хакында бүген җырчының үзе белән утырып сөйләшәсе иттек.

- Ринат абый, сез ел саен диярлек юл халәкәтенә очрап торасыз дип ишетәм. Бу чыннан да шулаймы? Сәбәбе нәрсәдә икән?

- Ел саен ниндидер авариягә эләгеп торам шул мин. Башта сәбәбе руль артында йоклап китүдән күрә идем. Концерттан соң өйгә кайтырга чыксам, санаулы секундларда керфекләр авыраеп йоклап китәргә мөмкинмен. Аптырагач шофер белән йөри башладым. Алай да авариягә эләктек. Тик Ходайга рәхмәте әллә нинди авыр вакытларда да ул мине зыян-зәрәтсез саклап кала. Бу егетнең әле башкаларга кирәге чыгарга мөмкиндер ди бугай. Соңгы авариядән соң машина йөрерлек түгел инде, әзер аны төзәттерермен дә сатармын дип торам. Хәер, моңа артык борчылмыйм. Тимер урынына тимер бетмәс, баш исән булсын.

- Хәзер сез җәяүлеме?

- Юк. Кызыма йөрегә өйрән дип “үндүртле” машина алып биргән идем, ул Казан урамына йөрергә өйрәнеп бетмәде әле. Менә әлегә шул машинада йөреп торам. Яңа машина алырга дип карашырып йөрүем.

“Тукта, яңгыр” җырына тиздән 20 ел була”

- Тамадалыктан җырчыга, дөресрәге сәхнәгә юл озын булдымы?

- Күпләр мине бер җыр җырлады да сәхнәгә дә менде, популяр да булды, концертлар да куя башлады дип белә. Тик шушы җырлап, йөрүем шул рәвешле акча эшләү минем кечкенәдән күңел түрендә йөткән бик зур хыялым иде. Мин үземне шушы көнгә бик озак әзерләдем.

- Сезне популяр иткән “Тукта, яңгыр” җыры ялгышмасам, күптәннән иҗат ителгән.

- Чыннан да әлеге җыр 1995 елда ук язылды. Мәдәният йортында кич эштән соң өйгә кайтырга җыенып йөрим, тәрәзәгә чиртеп яңгыр ява башлады. Бу көзге яңгыр минем күңел кылларын тибрәтте һәм үзеннән-үзе “Тукта, яңгыр” җыры иҗат ителде.

Кайсы керемле: тамадалыкмы, җырлаумы?

- Сез бит озак вакыт тамада булып эшләгәнсез. Сәхнәдә моның ярдәме тияме? Әллә киресенчә уңайсыз яклары күбрәкме?

- Тамадалык өлкәсендә эшләп килгән җырчыга сәхнәдән залга үз иҗатын җиткерү күпкә җайлырак. Менә мин сәхнәгә чыгам да үзем күргән кадәр халыкның карашларын барлап чыгам. Аннан соң алар белән күзләр аша аралаша башлыйм. Боегып утырганына карап елмаям, аның да миңа елмаймый чарасы калмый. Мондый вакытта үземне психолог итеп хис итәм хәтта. Миңа залдагы халык никадәр якынрак утырса, сәхнәдә үземне шулкадәр иркенрәк тотам. Тик сәхнә банкет залы түгеллекне дә онытмаска кирәк. Бәйрәмдә әзрәк төшереп алгач, күңелләре тәмам күтәрелеп киткән кунаклар белән концерт карарга килгән халык алар икесе ике төрле “җәмгыять”. Өстәл артында “тост” янына сөйләнеп куелган сәер мәзәк анда урынлы булса, концертыңда исә ул бал мичкәсенә тамган дегет кебек тә булырга мөмкин. 

- Туры сорауга туры җавап көтеп: әлеге эшләрнең кайсы “төшемлерәк” соң?

- Бик теләсәм дә моңа конкрет җавап бирә алмам. Билгеле, ниндидер бәйрәм алып барганда хакың сөйләшкән, эш сәгатең беткәч, син аны алып тыныч күңел белән кайтып китәсең, ә иң мөһиме син монда үзең өчен, күп дигәндә ике-өч кеше өчен җаваплы буласың. Ә концерт ул башка мәсәлә анда билетның саылу сатылмавыннан алып, командаңның халык каршында ниче эшләп чыгасына кадәр синең өстеңдә. Шуңа борчуы да, мәшәкате дә җитәрлек. Тик концерт, концерт инде ул. Ул халык алдында имтихан тоту бит. Шуңа аны тиешле дәрәҗәдәбашкарсаң, алган канәгатъләнү хисең дә башка.  Билгеле халыкка танылу өчен дә тамада гына булып йөрү җитми. Мине җырчы итеп халык Барс Медиа белән хезмәттәшлек итә башлагач белде бит.

“Гаиләмне берүзем туендырам”

- Ринат абый, сез Буада яшәп иҗат итәсез. Казанга күченергә уйлар да булмагандыр. Нигә килмисез?

- Күченергә тәкъдимнәр күп булды. Тик миңа Буа бик якын. Мөмкинегем булса да Казанга ашкынмыйм. Мондый кызу ритмда яшәүне мин күз алдыма китермим. Ул мине чыгырымнан чыгара. Нәрсәдер язар, иҗат итәр өчен кешегә тынычлык булу мөхим бит ул. Шуңа Буаны яратам, аннан китәсем килми дә.

- Ринат абый, сезнең хакта ниндидер кузаллау булды. Хәзер гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде?

- Тормыш иптәшем Гөлшат белән ике кыз үстерәбез. Олы кызыбыз Ландышка быел 20 тула инде, ул КДЭУ укый.  Кечкенә кызыбыз Регинага 6 яшь. Гөлшат белән яшьли өйләнештек. Ул–күрше авыл кызы. Безне күпер генә аерып тора. Мин тугыз, ул алтынчы сыйныфта укыганда таныштык. Яңа ел кичәсендә бер күрүдә гашыйк булдым аңа. Җиде ел очрашып йөргәч, гаилә кордык, Ландыш туды. Үзебез яшь булгач, бераз аякка басыйк дип икенче бала белән ашыкмадык. Хатыным “Таттелеком”да элемтә операторы булып эшләде. Хәзер өйдә генә.

- Димәк, сез гаиләне тәэмин итәрдәй акча эшли аласыз?

- Үзе дә шулай ди. Менә син өйгә кайтып кермисең дисәләр, җавабым әзер инде. (көлә). Мин дә өйдә утыра алам, ләкин гаиләне тәэмин итәргә кирәк бит. Кайчак кечкенә кызымнан кич концертка китәсемне яшереп йөрим. Аның белән көне буе уйнап йөрим дә, качып диярлек конөертка китәм. Сәхнә киемнәрем дә ул күрмәгәндә генә җыем. Сабый ит әле аңлап җиткерми.

- Иҗатыгызга гашыйк ханымнар да шактый. Хатыныгыз  сезне күптән белгч, көнләшеп йөдәтмидер дә. Ә менә кызлар, әтиләрен башкалар яратуын өнәп бетерми бит. сезнең олы кызыгыз ничек кабул итә?

- Борчыла, ләкин белдерергә тырышмый. Ул бик җитди, күп сөйләшми. Шул ук вакытта минем белән горурлана, үз көчем белән яшәгәнемне, эшләгәнемне белә, аңлый. Мин бит беркайчан да иренеп тормыйм, башланган эшне ахырына җиткерергә тырышам, теләсә нинди авырлыкка түзәм. Кайчак Казанда туй уздыргач, аппаратураны төим, җырчыны утыртам һәм үзем рульдә Мәскәүгә китәм. 10-12 сәгать юлда уза. Мәскәүгә килеп төшкәч, аппаратураны урнаштырам, 6-7 сәгать туй алып барам һәм җыенып кайтыр юлга чыгам.

“Кәеф ничек?” газетасыннан.

Лилия КАДЫЙРОВА
Барс-Медиа
№ --- | 27.02.2012
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы