• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
27.02.2012 Җәмгыять

“Миңа әти, чиновник булма диде”

Аны, әлбәттә, иң беренче чиратта халык шагыйре Сибгат Хәким улы, диләр. Инде тормышта үз урынын тапкан, байтак еллар Татарстанның беренче Президентының Киңәшчесе булып эшләгән, 1996 елдан бирле Фәннәр академиясенең Тарих институтын җитәкләүче академик Рафаэль ХӘКИМОВ белән сөйләшеп утырганда мин аның киң диапазонлы, үз фикерле, эчке принципиаль зирәклегенә тагын бер кат инандым. Андый шәхес белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер дигәндәй...

– Мине Сибгат Хәким улы дип карауларын бик дөрес дип кабул итәм, – дип башлый сүзне Рафаэль абый. – Әти исеме көчле булганга күрә туган бәйлелек ул. Һәр елны аның туган көнендә төрле шәһәр-авылларда юбилей-кичәләр уза. Аларның берсенең дә башлап йөрүчесе мин түгел. Әгәр мин аларны оештырып йөрсәм, әтигә дә ошамас иде. Шуңа да ул кем ничек тели, шулай куела да. Ә әтинең шигырь-поэмалары әйләнеп кайта тора. «Кырыгынчы бүлмә»ме ул, «Күңелем Ленин белән сөйләшә»ме... Шуның кадәр тирән фикер монда, диләр. Ә әти миңа заманында әлеге поэмасы турында: «Әле моңа әйләнеп кайтачаклар», – ди торган иде. Бүген аның мәгънәсе башкадыр, әмма кайта-кайта әти иҗатына тартылучылар шактый. Ленин дигәндә, шәхес түгел, дәвер, яшьлек, хыяллар искә төшә. Ностальгия, сагыну бар... Нинди зур максатлар турында хыялланып яшәдек без. Бүген исә ниндидер бушлыкка дучар ителдек. Әтинең дәвамчысы буларак, мин заманында Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники кебек олпат шәхесләрне күреп үстем. Хәтерлим, бергәләп җыелган вакытларында әти, өстәл артында булса да, демократия булсын инде, ди торган иде. Шул мохиттә үскән кеше буларак, суверенлык елларында мин алар янып йөргән хыялларга әйләнеп кайттым. Бу яктан мин әти дәвамчысы булдым кебек.

 

– Ә нинди иде ул тормышта Сибгат Хәким?

 

– Әти гомер буе шәһәрдә «кунак кына» булып яшәде. Кендеге белән авылга шуның кадәр береккән иде ул – яңгыр явамы, кояш кыздырамы – һава торышының һәр чагылышын авыл белән бәйләп карады. Яңгыр ява, димәк, икмәк күкрәп үсәчәк. Шәһәрдән торып, авылдагы арыш исен сизә иде. Кояш артыгын кыздыра башласа, игеннәр көя, дип, кара кайгыга бата. Һәр елны Күлле-Кимегә кайта иде. Аңа ияреп, мин дә авылга тартылдым. Әтине исә үсә-үсә генә аңлый башладым. Минем өчен дә авыл – горурлык. Фәнни яктан караганда да, авылул – университет.

 

Әтинең миңа тавыш күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим. Беркайчан да орышмады. Аны йомшак кеше дип тә атап булмый. Сөйләшкәндә тыйнак, йомшак, сабыр тоелса да, үз сүзендә нык торучы шәхес булды. Ул басынкы тавыш белән сөйләгәндә дә залда чебен очкан тавыш та ишетелмәс иде. Бик принципиаль иде. Обком заманында әтине Язучылар берлеге рәисе итеп сайларга телиләр. Юк, ди әти, булмыйм. Күп кеше өчен әлеге рәислек эше хыял бит инде – фатир, әйбәт премия, машина була. Бер съезд узгач, тагын рәислеккә кодалый башлыйлар. Телисеңме, теләмисеңме, бу юлы барыбер сайланачаксың, диелә. Ул сайлаулар чорында шифаханәгә китеп бара. Мин рәис түгел, мин шагыйрь, диде әти, әлеге адымын аңлатып. Язучылар белән обком арасында ул йөрде. Дөреслек яклы булды, үз сүзендә нык тора белде. Миңа карата исә, болай эшлә, тегеләй эшлә, димәде. Үрнәк булды – шул гына. Аның бала тәрбияләүдә үз методикасы бар иде: «Балага юк дигән сүз әйтергә ярамый, ул ирексезгә әвереләчәк».

 

Шигърияттә шабашниклар чоры

 

– Башка әдипләр шагыйрә дип тапкан әниегезне генә «халтурщица» дигән Сибгат Хәким...

 

– Әни кулак гаиләсеннән, унбиш яшьтән качып, Казанга килә. Монда фельдшерлыкка укый. Шигырьләр яза башлый, аларны редакциягә китерә. Әти белән дә башта шигырьләр аша таныша. Укуын тәмамлагач, аны Дөбъязга эшкә җибәрәләр. Әти шунда кайтып йөри. Әнинең «Чигелгән шәл» дигән җыентыгы дөнья күрә. Әти исә, туйдан соң, безнең гаиләгә халтурщиклар кирәкми, дип белдерә. Шуннан соң әни каләмгә үрелми. Юкса китабын укыгач, Хәсән Туфан болай гына аның шигъриятен мактамас иде. Мөршидә Вильданова сүзләренә язылган җырлар бүген дә ишетелеп тора. Әмма ул ир хатыны, аның рухи җандашы була алган хатын-кыз. Әти сүзеннән чыкмады, башка шигърияткә кермәде. Әти үлгәч, әни аның турында истәлекләр язды. Иң беренче миңа күрсәтте. Укып чыккач, мин шаккаттым – анда төзәтерлек бер нәрсә дә юк иде. Мин үзем шәхсән язган әйберне җиңел укылышлы булыр өчен ким дигәндә биш-алты, кайчак унар тапкыр төзәтәм. Әти дә шигырьләрен кәгазьгә салгач, берничә вариант хәстәрли иде.

 

– Сибгат Хәкимнең, без киткәч, шабашниклар гына калачак, дигән сүзе белән килешәсезме?

 

– Килешәм. Каты әйтте. Әмма дөрес әйтте шул. Ул вакытта да, хәзер дә шабашниклык сизелә. Мине дә, шактый мәкаләләр белән чыгыш ясаган публицист буларак, Язучылар берлегенә алдылар. Әгәр сайлап алу комиссиясендә әти утырса, мине мәңге алмаган булыр иде. Дистәләгән китабы басылып чыкса да, син әле шагыйрь түгел,кеше иҗатта тулаем чарланып беткәч кенә берлеккә керергә лаек, дип саный иде ул.

 

– Димәк, шагыйрьләр буыны, шагыйрьсез буын була?

 

– Шагыйрь иң беренче чиратта шәхес була. Җыр өчен, күңел күтәрер өчен язучыларны да аңлыйм, шигырь язып карамаган кеше юк та. Әмма бүген теге замандагы кебек дәрәҗәле шагыйрьләр юк. Мин бит Хәсән Туфаннарны күргән кеше... Чагыштыруда булгач, бүгенге шагыйрьләр миңа үпкәләмәсен.

 

– Шуңа Сез дә шигырь язып карамагансыздыр?

 

– Минем үрнәк бик биек иде – әти әйтмешли, халтурщик була алмыйм. Булсаң, шәп шагыйрь бул, булдыра алмасаң, кысылма. Мин кысылмадым. Рифманы төзү авыр түгел – халыкны аңлау, шагыйрь була алу авыр. Мин үскән заманда физика модада иде. Ә без беребез дә моданы читләтеп үтә алмыйбыз...

 

Күңел сизә дип, тарих язып булмый

 

 – Әмма физика Сезне колачлый алмаган. Сәясәт аркылы тарих тартып алган.

 

– Минем юл сикәлтәле, бормалы. Сәясәткә кереп китү ул табигый булды дип саныйм, мин университетта ук шуның белән шөгыльләндем. Татар ничек тарих белән кызыксынмасын ди? Дәреслекләрдә кимсетеп язгач, күңелгә үпкә кереп оялаган ич безнең. Профессиональ яктан аның белән шөгыльләнмәсәм дә, тарих һәрвакытта миңа янәшә барды. Мин конфликтология белән таныш. Минтимер Шәймиевнең Киңәшчесе булып эшләгән вакытым иде. Бервакыт Фәннәр академиясендә галимнәр талашып беттеләр – суд юллары, бер-берләре өстеннән язу. Институтны аеру фикере туды. Шәймиев тарих институтын җитәкләүне миңа тапшырды. Минем төп максат – ыгы-зыгыны бетерү иде. Монда бит боерып кына утырып булмый. Беренче җыелыш бара. Минем якын дуслар торып, Хәкимов тарихчы түгел, дип әйтте. Менә шулай эш башлап җибәрдем. Идарәче, эш оештыруга кагылышлы лекцияләр укыткан кеше буларак, җиңел кереп киттем. Тарих институты дигәндә, тарих кына дип уйлау хата. Бу бит тулы бер дөнья – монда этнологлар, мәгарифчеләр, археологлар, исламчылар эшли, татар тормышын тулаем колачлаган эш мәйданы. Физик буларак, миндә мантыйк көчле. Тарихчыларның күбесе хыял белән яши. Әле бер тарихчы белән булган очрак та истә. «Татарлар каян килеп чыккан?» – дип сорыйм. «Атлантидадан», – ди бу. Кешенең аннан килеп чыгуы билгеле, әмма анда татар дигән сүз юк. «Нишләп татар да шуннан чыккан дип исәплисез?» – дигән идем, абзыйның җавабы кыска булды: «Күңел сизә».

 

– Дәүләт Киңәшчесе булыр өчен күңел сизгерлеге белән акыл зирәклеге дә зарурдыр?

 

– Мин газеталарда бик күп мәкаләләр белән чыгыш ясаган кеше. Ә газетадан кешене чамалап була – минефән бүлегенә кабминга эшкә чакырдылар. Сәясәттә күренгән, суверенлык дип йөргән кеше идем. Эшкә урнашырга гариза язгач, Шәймиев, юк, үземә кирәк, дип чакырып алды. Киңәшче булуга бик җиңел караучылар да шактый – имеш, әйбәт киңәш кенә бирүнең нәрсәсе бар? Әмма Дәүләт Киңәшчесе сәясәткә туры килердәй киңәш кенә уйлап табарга тиеш түгел, аның нинди уңышлар, нинди югалтулар китерәсен дә чамаларга тиеш. Мәскәүгә дә күз тотарга кирәк. Сәясәт ул бик нәзберек, четерекле эш. Президент синең киңәшләрең арасыннан бүгенге көнгә туры килердәен сайлап ала. Аннары соң аны бит башкарырлык, эшләтә алырлык кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә. Миңа киңәшче эше ошый иде. Әтинең миңа биргән бердәнбер васыяте: «Чиновник булма», – иде. Шуның кадәр күңелгә кереп калган ул, мин бервакытта да чиновник булырга омтылмадым. Ә киңәшче ул чиновник түгел – кулда акча уйнамый, кеше язмышларын да хәл итмисең. Киңәшчелек эше минем холкыма туры килә иде. Тарих белән бәйлелек тә үз ролен уйнады. Безнең зур тарих бар. Аны күпертергә, алдарга да кирәкми – булганын объектив күрсәтү дә җитә. Әмма кәнәфи эше дип омтылмадым.

 

 – Сәясәт пычракмы, Рафаэль абый?

 

– Мин эшләгәндә пычрак түгел иде. Кирәкмәгән җирләргә кысылмадым. Сәясәтсез тормыш көтеп булмый. Акча белән бөтен нәрсәне эшләп була диләр – анысы аның шабашниклар фикере. Була, акчасыз да таулар күчереп була. Татар иҗтимагый үзәгендә утырганда акчасыз да күп нәрсә эшли алдык. Сәясәт акча белән түгел, халык тормышы белән бәйле булырга тиеш. Ә халык белән бәйле әйбер нишләп пычрак булырга тиеш әле?

 

Имансыз имамнарга чыдый алмыйм

 

– Әбугалисина, Ибн Рушда кебекләр динне дә, дөньяви якны да тигез алып бара алган. Хәзер диндәге ваклану нәрсә белән бәйле ул, Рафаэль абый?

 

– Мин имамнарны бик яхшы беләм – иманлы имамнар бар, базар икътисадына сылтап, үз эшен эшләүчеләр дә күп. Имансыз имамнарга чыдый алмыйм. Мирас югалмаса да, элекке җәдидчеләр – Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдиннәр буыны китте. Шуңа да бүгенгесе көндә белемлелек җитенкерәми – университет та тәмамламаган мулла нинди акыл өйрәтә алсын ул миңа? Дин халыкны түгел, татар халкы динне саклады. Ул бит безнең иман йөрәктә, эчтә – син аның белән туасың. Мәчеттән килми ул. Ислам конференциясе оешмасы генераль җитәкчесе Экмеледдин Ихсаноглу, безнең «Кол Шәриф» мәчете ачылганда, чалма-чапан кигән Равил хәзрәттән сорый: «Ник болай киендең син?» «Бу матур, мөселманча», – ди Равил хәзрәт. «Юк, бу мөселманча түгел, бу гарәпләрнеке, – диде аңа Ихсаноглу. –Ә син бит татар, ник гарәп киеме киясең, татарча киен». Кая язылган мөселман кешесенә ничек киенергә кирәклеге? Бүгенге кием-салым ул – мода. Мин дә очучы кигән спецформаны кия алам, әмма самолет йөртә алам дигән сүз түгел бит әле. Динне киемгә дә, дин әһелләренә дә бәйләргә кирәкми. Халыкның тормышы алардан тормый, Аллага шөкер, татарның рухы бар. Рух бетсә, имамнар да, дәүләт тә, акча да булышмый. Иман бездә һәрвакыт булды. Уфага баргач, кайтышлый авылларына керә-керә кайттым. Бер авылда имам әйтә: «Менә бу кечкенә бүлмәдә җәйгә кайткан татар балаларына татар телен, Коръән аятьләрен укытам», – ди. Аны түләү мәсьәләсе дә, класс тулу-тулмавы да борчымый – ул укытуны үз бурычы дип саный. Иманлы имам шундый булырга тиеш. Укытсын ул алты бала гына. Ә шул алты баладан Галимҗан Баруди чыкса?Мәрҗаниләр, Барудилар көн дә тумый, күп тә булмый!..

 

«Муеныма сарылган иркә балам иде...»

 

– Рафаэль абыйның зур мәхәббәт тарихы кайчан башланды?

 

– 24 ел элек. Хатыным Мәүлидәне Ташкентта бер конференциядә барган җирдән очраттым. Ошаттым да алып та кайттым. Миңа әлеге тарих турында сөйләве авыр инде хәзер. Кызым китте бит...Камилә бик тә дәү әтисе – Сибгатка охшаган иде. Үз-үзен тотышы, холкы, кеше белән йомшак сөйләшү, принципиальлеге генә түгел, авыруларына кадәр шуңа охшаган иде. Чәчләре дә, ашказаны, аяк тырнагына кадәр нәкъ әтинеке. Университетка кереп, беренче ике лекциясен укыткан иде... Аңлашылмый торган автоһәлакәт булды – машина бәрелсә иде, мәтәлчек атса иде, ул барыбер исән калган булыр иде! Ул бит лексус – иң акыллы машиналарның берсе, сигез куркынычсызлык мендәре генә бар. Әлеге очракка японнар да шакката...

 

– Камиләнең рухына дога булып барып ирешсен. Нинди иде ул Сезнең иркә кызыгыз?

 

– Муенга менеп утырды да төшмәде. Ул үзе дә көлеп шулай дияргә яратты: «Мин әтинең муенында». Муенга сарылган, кочактан төшмәгән иркә балам иде. Беркайчан да мин аңа «юк» димәдем. Алай дип әйтергә теләмәдем дә. Әнисе, әтиеңнән рөхсәт сора, дисә: «Сорыйм, сорыйм, син аның барыбер рөхсәт итәчәген беләсең бит инде», – ди иде. Иркә бала булса да, ул чама белде. ВМК факультетын тәмамлады. Шагыйрьлек тә бар иде, бию белән дә җенләнде. Бөтен нәрсәне дә булдыра иде.

 

– Әтиегез һәм кызыгыз. Сез алардан нәрсә алдыгыз һәм нәрсә бирдегез?

 

– Мин әтидән аның стилен отып алдым. Төрлечә яза беләм, әмма халыкка ошый торган, арасына чөй дә кагып булмый торган стилем – әтидән. Тукай турында бер җөмлә белән, халык өчен яшәгән, халык дип үлгән, дияргә була. Әти турында да шулай әйтеп булыр иде – татар дип яшәде. Минем тормышым да шуңа нигезләнде. Син депутатмы, сәясәтчеме, җитәкчеме – иман шуңа корылырга тиеш. Кыз дәвам булырга тиеш иде... Шөкер, улым бар. Оныгым Әхмәт мәктәп тәмамлый.

 

– Нәрсә ул ярату, Рафаэль абый?

 

Ярату... Аның турында уйланырга вакыт булмады. Гомер артыгы белән тыгыз булды. Без бит авыр вакытта эшләдек. Акча түгел, бөтенләй бер нәрсә юк иде. Конституция, референдум, шартнамә дип чаптык, атнага бер тапкыр эшкә барган кебек Мәскәүгә барып кайта идек. Бүгенге көнем институт белән бәйле, әлбәттә. Нәрсәдер турында зурлап уйланырга да кирәкми – гомер үлчәнгән... Республикадан музей ясау хыялым бар – бездә һәр кеше үзе бер тарих. Менә шул музей турындагы хыял чынга ашса, китәргә дә була.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (797244) / 02.03.2012 21:17:54

Күке))) нихәлләрең бар? Күрми калганмын сине монда. Энҗебикә белән реалрак виртка күчтек бит, әллә мәйтәм синең белән шулай итәбезме?

Сусау да шул кызыл циклдан. Хәзер приторный баллы эчемлекләр саталар бит әле, шуның төсле. Мин әчкелтем баллы әйберләр яратам.

Сайлаулар узар, сөйләр сүз калмас))) татжурның бармактан суырып алган нәмәстәләрен суырып ятасы килми бүтән))))

№17 (796910) / 28.02.2012 15:48:04

Кызыл шагыйрь дип, "Күңелем Ленин белән сөйләшә" өчен атыйсыңмы? Яисә "Бер горурлык хисе" турында әйтүеңме Иркә??
Ләкин бит аның С.Садыйкова көенә җырлана торган " Сусауы" бар бит әле..

№16 (796895) / 28.02.2012 12:44:39

Рафаэль Хэкимовнын Кулле-кимедэге этисе йортын ташландык хэленнэн чыгаруын телим. Ул гына кулыннан килэ торгандыр инде...

№15 (796891) / 28.02.2012 11:42:40

Сүздә юк, әдәпле кеше, әмма...

//...Ностальгия, сагыну бар...
Нинди зур максатлар турында хыялланып яшәдек без. Бүген исә ниндидер бушлыкка дучар ителдек...//

Бушлыкка дучар ителүнең сәбәбен ник эзләми киңәшче? Сагыну, хыялдагы коммунизмнымы?

/... байтак еллар Татарстанның беренче Президентының Киңәшчесе булып эшләгән .../

90 нчы еллар башында яулап алынган суверенлыкны кемнәр сатты һәм нинди бәягә? Шул исәптән Р.Хәкимов киңәшче булып торган вакытта.

/... Сибгат Хәкимнең, без киткәч, шабашниклар гына калачак.../,

ә аннан соң дин торгызылачак дип әйтеп калдыра алмаган икән бахыр. Шабашниклар элек тә бар иде, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак.

/ «Ник болай киендең син?» «Бу матур, мөселманча», – ди Равил хәзрәт. «Юк, бу мөселманча түгел, бу гарәпләрнеке, – диде аңа Ихсаноглу. –Ә син бит татар, ник гарәп киеме киясең, татарча киен».../ Син сорамассың микән дип әйтү, андый урындагы кешегә килешми билгеле, әмма болай киенү сөннәтчә, һичьюгы сөннәткә якын дип әйткән булса, Ихсаноглуның авызы ябылыр иде.

/Тарихчыларның күбесе хыял белән яши. Әле бер тарихчы белән булган очрак та истә. «Татарлар каян килеп чыккан?» – дип сорыйм. «Атлантидадан», – ди бу. Кешенең аннан килеп чыгуы билгеле, әмма анда татар дигән сүз юк. «Нишләп татар да шуннан чыккан дип исәплисез?» – дигән идем, абзыйның җавабы кыска булды: «Күңел сизә»./

Тарих, гомумән, хыялый фән. Ә тарихчылар хыялыйлар. Күңел сиземлеге турында мөселманнар өчен менә болай язылган.

"Передают со слов ан-Навваса бин Сам'ана, да будет доволен им Аллах, что пророк, салляллаху ‘алейхи уа саллям, сказал:
"Благочестие есть благонравие, а греховное - это то, что шевелится в твоей душе, но ты не желаешь, чтобы об этом узнали люди"(Муслим)
Сообщается, что Вабиса бин Ма'бад, да будет доволен им Аллах, сказал: "(Однажды) я пришёл к посланнику Аллаха, салляллаху ‘алейхи уа саллям:0н спросил (меня):
"Ты пришёл, чтобы спросить о благочестии?"Я сказал: "Да."Он сказал:"Спроси (об этом) своё сердце(, ибо) благочестие есть то, в чём почувствовали уверенность душа и сердце, а греховное - это то, что (продолжает) шевелиться в душе и колебаться в груди, даже если люди{не раз) скажут тебе(, что ты поступил правильно)".(Ахмад и ад-Дарими.)"

/Кая язылган мөселман кешесенә ничек киенергә кирәклеге?/

Менә бусы сорау, ичмаса. Аңа да җавап шундый гына. Эзлә, тап, укы, өйрән, үтә, әгәр мөселман икәнсең!

/Иманлы имам шундый булырга тиеш. Укытсын ул алты бала гына./

Акыллы кешедә акыллы сүз чыга. Алай гына да түгел әле. Бер бала укытса да дөрес була. Тик нәрсәгә укыта бит. Кяфер астында ничек ислам динен тотарга өйрәтсә, анысы да дөрес булмый. Имамга дингә өйрәткән өчен акча алу тыела, хәерсез. Гарәп теленә өйрәткән, дәвалаган өчен ярый. Әмма аның өчен үзеңнең шундый һөнәрең булу тиеш. Ә аның өчен әле күп тырышлык кирәк. Димәк, ашау өчен Коръән уку да, өчесе, җидесе, кырыгы да тыела. Бидгать. Коръән уку, дингә өйрәтү бары тик Аллаһ ризалыгы өчен булса гына хәерле, иншәә Аллаһ.

Мөселманнар өчен иң хәерле мал ул - трофей - ганимәт малы.

/– Рафаэль абыйның зур мәхәббәт тарихы кайчан башланды?
– 24 ел элек. Хатыным Мәүлидәне Ташкентта бер конференциядә барган җирдән очраттым. Ошаттым да алып та кайттым. Миңа әлеге тарих турында сөйләве авыр инде хәзер. Кызым китте бит...Камилә бик тә дәү әтисе – Сибгатка охшаган иде.../

Бер яктан караганда,Р.Хәкимовның тормыш юлында бер дә гаеп эзләрлек нәрсә юк кебек. Сәвит чоры күзлегеннән караганда шулай инде. Бу дөньяга Китерүчең турында уйланмаучы, эзләнмәүче белән менә шундый хәлләр...

Поэт сказал:
Ты погибнешь ради всякого,
кого ты любишь.
Так выбирай же для себя в любви того, кого избрал ты.
То есть выбери для себя, ради кого и какой смертью ты погибнешь. Мужчина выбирает в силу величины своей чести и достоинства. Если ты любил господа, ты погибнешь ради Него, если любил своего пророка, погибнешь ради него, если любил женщин, деньги или высокое положение, то они и станут причиной твоей смерти. Ибн Къаиййм әл-Җәүзий рәхимуһуһулЛаһтан.


Сүзне әдәплелектән башлаган идек. Шул турда бер риваять. Кыямәт Көнендә бер кеше туп-туры җәннәткә кереп бара. Аллаһ аны фәрештәләреннән туктаттыра. Каршысына китертә. Сорый: "Син, колым, кая барасың?" "Мин дөньялыкта бер генә начарлык та эшләмәдем,кешегә начар сүз әйтмәдем, сүгенмәдем, урлашмадым һ.б.. Аллаһ фәрештәләренә әмер итеп, үлчәүнең бер ягына бу кешенең гамәлләрен, ә икенче ягына бер күзенең нурын(күрү нигъмәтен)салырга куша. Гамәлләре җиңел, ә бер күз белән күрү нигъмәте авыр килә. Бу кеше аңлый, җәннәткә Аллаһның рәхмәте һәм Аның ризалыгы белән генә кереп булганлыгын аңлый.

Менә шундый хәлләр...

№14 (796862) / 27.02.2012 22:25:07

"Була.Акчасызда таулар күчереп була"
әйе була, все таки кесәңдә калынгына сумма булса..или махровая рука..

№13 (796829) / 27.02.2012 17:57:51

Кешечә сөйләшә белмисез бит. Өйрәнегез. Тик анысына афабазол гына ярдәм итми.

№12 (796828) / 27.02.2012 17:55:31

Кемгә? Сезгәме? Әйбәт дару дип мактыйлар, эчеп караганнар.Рецептсыз саталар. Алыгыз)))№8 гә тучны кирәк.

Ни эшләтим, яклаучылар шуның төсле булгач...

№11 (796825) / 27.02.2012 17:44:00

Иркә, яз галәмәтедер инде.. афабазол булышмас микән?

№10 (796823) / 27.02.2012 17:36:20

Аллаһыга таянабыз! Аллаһы тигезли бит!!!Барысын да! Олигарх та дими, киңәшче дә дими.

№9 (796822) / 27.02.2012 17:34:59

Әйе олигарх чыкмады(((((Куллар канга манчылмаган, Аллага шөкер, криминаль революциядә катнашмадым. Атам персидәтел түгел иде шул. Бөек Ватан сугышында 21 яшендә бот төбеннән аягын өздереп кайткан кеше.Шунлыктан эшләп ашыйбыз. Ирек юк. Кол!!!

№8 (796821) / 27.02.2012 17:27:46

иркә син кол булып тудың,кол булып яшисең,кол булып үләчәксең....

синдәйләрдән киңәшчеләр чыкмаячак...

№7 (796820) / 27.02.2012 17:23:59

әй җегетләр, Бабайның үенә акыллы киңәшчене табып,ала белеүе,Бабайның акыллылыгын күрсәтми мени.
татар халкында,дустыңның кем икәнен әйтсәң,синең кем булуың билгеле,дигән әйтем бар.

Рафаэл әфәндегә алкышлар!!!

шулай ук алкышлар Гөлнара Җәлиловага!!!

№6 (796818) / 27.02.2012 17:20:14

Бушлык дигәнгә кайтып. Хакимият бушлык сизәдерме, юкмы, акча белән бар урыннарын тутыра алдылармы, миңа билгесез.Буш урын буш килеш озак тормый, ни белән булса да тула.Коммунистлар заманында тигезлек, туганлык дигән идеологиягә алданып зомби кебек яшәгәннәрнең күбесе өчен бу бушлык хакимияткә нәфрәткә әйләнә барганын киңәшче беләме икән?
Әйе, яңа чорда тамак туйгандыр. Ягъни коллар дәрәҗәсенә күтәрелдек, аларга бит ашарга бирәләр..Аңарчысын ничек атарга да белмим. Улыма сөйләп күрсәтәм дә ул заманны:” Как такое могло быть ?”- ди.Бик тырышсам да, бәрәңге җиреннән билчән җыйган балаларны куган персидәтелне мин әле дә аңлата алмыйм! Кеше идеме ул? Сез моны искәрмә дисезме? Юк! Закончалык иде бу.
Әмма бүген дә башында аек аңы булган кеше тамак өчен генә яшәми.Кешеләргә үз язмышын үзләре көйләргә мөмкинлек булу кирәк. Кызганычка каршы мөмкинлекләр юк кына түгел, Россия, аның эчендәге Татарстан яшәү өчен куркыныч илгә әйләнеп бара.

Алга таба бару өчен иң беренче фәлсәфи сорауларга җавап бирергә кирәк.Минем Рафаэль Хәкимовка ике сорау бирәсем килә: “Кешегә бәхетле булу өчен күпме акча кирәк? Олигархны акчага туендыра алу өчен ни эшләргә?” Шул чикләрне билгели алмасак, кан коелышка күп калмый дигән сүз. Иң куркытканы шул.

№5 (796816) / 27.02.2012 16:49:48

Әй, Күке... уф диим дә, узып китим инде.

Кызыл шагыйрьләр, шунда калдылар инде.Бүген дәүләт куенындагылары өчен шабашка әлбәттә.Шабашка - коммунистлар уйлап тапкан нәрсә бит.
Чын шагыйрьләр мыруда))))Танышасы килсә, керергә, укырга була.

Бушлык дигән сүзне Рафаэль әфәндегә әйтү - гөнаһ! Кашаповлар бушлык дип әйтми. Үземне -корбан бирдем,әмма үкенмим, диләр.

Гомумән, Хәкимов килгәч, тарих институтыннан файдалы эшләр көткән идем. Күренмәде әлегә.Әледәге баягы бушлык кебек.

Иң беренче чиратта безне татар сүзе кайчаннан бирле икәненә җавап ишеткәнем юк.19 гасыр урыс әдәби китабын укысаң, урыс булмаган һәрберсе татарин бит.Һәркемгә аңлаешлы структураланган тарих булырга тиеш бит инде канса канис!!!Физик кешедән көткән идем дә....

№4 (796812) / 27.02.2012 15:37:55

Ә менә миңа ошады бу әңгәмә.

аеруча бүгенге бөекләргә һәм акча белән шабашкага карата мөнәсәбәте.

№3 (796809) / 27.02.2012 14:13:31

'шэхри казанда электэн дахилар эшлэде инде...

№2 (796807) / 27.02.2012 13:58:47

монда орфография белэн савсим непорядок, укый алмыйм...
Гөлнарадан бөеклек исе аңкый, Рафаэль абый зууур рәхмәтле булгандыр инде шундый бөек журналист белән "утырганда"... тыйнаклыкка ни җитә!

№1 (796803) / 27.02.2012 13:40:36

/Миңа әти, чиновник булма диде/

а тут всё в порядке с запятой??

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar