поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.02.2012 Мәгариф

Балалар - өметебез, киләчәгебез

Бүгенге көндә үземнән еракта яшәгән кызым белән улым йөргән балалар бакчасы яныннан узып китәргә туры килгәндә, күңелне якты хатирәләр биләп ала. Сөт, ботка исе килеп торган бинага килеп керсәм, сабыйларым балачактагыча кулларын сузып, шатлыктан балкып каршыма йөгереп чыгарлар сыман.

Һәркемнең баласы үзенә якын, сөйкемле дә, акыллы да, матур да, тыйнак та. Аю да, аппагым, керпе дә, йомшагым, дигән әйтемдәге шикелле. Тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшәдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә. Барысының да әби-бабалары якын тирәдә булмагач, шундый тормыш балалар бакчасыннан башлана да инде.

 

Элеккеге елларда күп балалар бакчалары ябылып, ә хәзер сабыйлар күп туа башлау сәбәпле, балаларын бакчага урнаштыра алмыйча интегеп, еллар буе чиратта торган ата-аналар шактый, һәм бу проблема, сер түгел, җәмгыятебезнең иң авырткан җире булып кала бирә.

Соңгы вакытларда шәхси балалар бакчалары ачылуы куандыра. Дүрт ай чамасы элек ишекләрен ачкан Самараның Киров проспекты һәм Мирный урамы чатында урнашкан «Батыр» балалар бакчасы да шушы проблеманы хәл итәргә бер төркем сабыйларның ата-аналарына ярдәм иткәндер, мөгаен.

 

Тик мондый төр бакчаларга халыкта, әлбәттә, төрле караш күзәтелә. Баланы тәрбияләү өчен түләү бер-ике мәртәбәгә бәярәк булса да, андагы төркемнәрдә балаларның аз булуы, һәрберсенә - кәефенә, хәл-әхвәленә карап уңай мөнәсәбәт, аеруча урнашыр өчен чират юклыгы шәхси балалар бакчасының дәүләтнекенә караганда күпкә кулайрак икәнлеген күрсәтеп тора.

 

“Батыр” балалар бакчасының ишеген атлап кереп, җылы идәненә аяк баскач та, авыл йортының май кебек җылы миче исемә килеп төште. Хуҗаларның динебезгә уңай карашын дәлилләп, һәрбер бүлмә саен догалар эленеп торуына игътибар иттем.  

 

- Балалар үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр өчен, без бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Биредә һәрбер балага күңел җылысын биреп, алмашлап эшләүче ике тәҗрибәле тәрбияче - Дания Ядкәр кызы Гайсарова һәм Назирә Нәгыймулла кызы Якупова, аларның ярдәмчесе Нурия Исхак кызы Фәткуллиналарның хезмәте игътибарга лаек. Алар, балалар бакчага теләп, сагынып килсеннәр өчен, җиң сызганып эшлиләр, - ди ак яулык бәйләгән, нурлы йөзле ханым, бакча мөдире Әлфия Нетфулла кызы Хәлиуллова.

 

Төзү фирмасында бухгалтер булып эшләүче Зөлфия Латыйпова да кызы Динараны ике яше дә тулмас борын ук бирегә йөртә башлаган.

 

- Бу бакчада чиста һәм җылы, заманча җиһазландырылган якты бүлмәләр, ягымлы тәрбиячеләр булуы күңелемә хуш килде. Шуңа да кызым оялып тормады, бик тиз күнегеп китте. Алты айлык улым Данисны да, бераз үскәч, бирегә алып киләчәкмен, - дип сөйли ул.

 

Бинага яхшы ремонт ясалган, балалар бакчасы уңайлы җиһазлар, күптөрле уенчыклар, татар телендәге кызыклы китаплар белән тәэмин ителгән. Үсеп килүче буынны сәламәт, талантлы, мавыгучан итеп тәрбияләргә бөтен шартлар да бар, дип әйтәсем килә. Балалар өчен иртәнге якта төрле дәресләр үткәрелә. Аларны язарга, санарга, ана телендә сөйләшергә, табигатьне яратырга өйрәтәләр. Ә инде төштән соң сабыйлар рәсем төшереп, пластилин әвәләп, төрле төстәге кәгазьләрдән аппликацияләр ясау белән шөгыльләнәләр. Бөтен дәресләр дә уен формасында үткәрелә. Уен аша балалар тәртипкә дә өйрәнәләр. Тәрбиячеләр балаларга рус һәм татар телләрендә әкиятләр укыйлар, бергәләшеп мультфильмнар карыйлар.

 

- Бала көненә бер генә татар сүзен өйрәнеп, “апа”, - дип килеп эндәшсә дә, күңелгә ял була, - дип сөйли тәрбияче Дания Гайсарова.

 

Татар телен белмәгән балалар да, хәтта катнаш гаиләдә тәрбияләнгәннәр дә биредә татар телен бик тиз үзләштерә башлыйлар. Дәресләр арасында сабыйлар гимнастика ясыйлар, тышта саф һавада уйнап керәләр.

 

- Без балаларга, яшьләренә карап, төрле белем бирергә тырышабыз. Өйдәге кебек тыныч шартларда балалар бакчага тиз ияләшеп китәләр, һич кенә дә ятсынып торучы юк. Үзебезгә дә биредә эшләү бик ошый, коллективта дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, балалар да тәүфыйклылар. Эшкә кунакка барган кебек барабыз. Мин күңелем белән биредә ял итәм, эштән соң өемә күтәренке кәеф белән, хәл җыеп кайтам, - дип сөйли тәрбияче Назирә Якупова.

 

- Балаларны дүрт мәртәбә хәләл ризыклардан торган ашлар белән тукландырабыз. Пешекче булып эшләүче Нурсинә Якуб кызы Алеева аларны еш кына милли ашамлыклар белән дә сыйлый, - ди балалар бакчасы җитәкчесе Әлфия Хәлиуллова. - Бакчабызга төрле яшьтәге балалар йөри, киләчәктә тагын төркемнәр җыячакбыз, татар телен яхшы белүче тәрбиячеләребез дә бар. Шулай да татар балалары белән эшләргә теләүче төрле һөнәр ияләре кирәк булачак әле. Ихатада җәйгә таба балаларга уйнарга мәйданчык та ясарга планлаштырабыз. Дөрес, проблемаларыбыз да бар: кирәкле эшләрнең барысына да акча җитмәве, керемнән чыгымнар күбрәк булуы безне борчый. Ә бер башлагач, милләт өчен кирәкле эшне ташлыйсы да килми.  

 

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы - телне саклап калу. Тел сакланса - милләт тә сакланачак. Тел югалса, милләт тә югала. Ә татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, кызганычка каршы, аралашу өчен еш кына рус телен сайлыйлар. Балаларны татарчага өйрәтү ансат эш түгел шул. Урам, балалар бакчасы, мәктәп, өйдәге телевизор, баланы башка телдә сөйләшергә, хәтта уйларга да күнектерә. Ашаткан, юындырган арада гына баланы, күпме генә тырышсаң да, татарчага өйрәтүе бик читен. Ә туган тел - безнең рухи байлыгыбыз бит. Без барыбыз да балаларыбызның тәүфыйклы, игелекле булып үсүен телибез. Тик туган телендә генә тәрбияләнгән бала шундый сыйфатларга ия булып үсә. Яшь буын өлкәннәр белән аралашып, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, кирәкле күнекмәләргә өйрәнә, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән туган тел аша үзләштерә.

 

Шушы минем язманы укып, «Бердәмлек» газетасының дүрт меңгә якын укучысының дүртесе генә, миңа да баламны шушы балалар бакчасына урнаштырырга иде, ә милли җанлы кешеләр, мөмкинлекләре булганнар, шушы изге эшне башлап җибәрүчеләргә ярдәм итәсе иде, дип уйлана гына башласа да, милләтебезнең асыл сыйфатларын саклап калу өчен зур файда булыр иде.

 

Елга башы чишмәдән башланган кебек, тәрбия дә гаиләдән, бакчадан башлана. Шушы балалар - безнең өметебез, хыялыбыз, зур ышаныч баглаган киләчәгебез бит. «Батыр» балалар бакчасындагы нәниләр дә киләчәктә Самараның «Яктылык» татар мәктәбен тулыландырырлар һәм төбәгебезне данлый алырлык, киләчәк сабантуйларның батыр егетләре, эш сөючән матур кызлары тәрбияләнер, дип ышанасы килә.

 

 


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ 9 | 25.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»