поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
25.02.2012 Мәдәният

Актриса Люция Галләмова ФОТОальбомын актарабыз

Люция Галләмованың быел юбилей елы. Биш ел элек булган юбиленда Тинчурин театры ремонтка ябылу сәбәпле, кичәсен Камал театры сәхнәсендә уздырды ул. Әйтергә кирәк, театрларда еш тәҗрибә түгел бу. Артистлар бәйрәмнәрен үз сәхнәләрендә уздыруны кулай күргән кебек, театрлар да башка театр артистларына сәхнә бирергә ашкынып тормыйлар. Академия театрында узган әлеге кичәдә театрның директоры Шамил Закиров әйткән сүзләр истә калган: «Люция бар тормышын театрга багышлаган, театр дип яшәүче, театр дип сулаучы хатын-кыз. Аның башка тормышы юк. Театрдан башка яши дә алмас иде ул. Юбилеен безнең сәхнәдә уздыру – Люциянең чын актриса, чын сәхнә кешесе икәнлеген тануыбыз билгесе».

Люция уңган хатын. Тормышлар буталган, артистларның гына түгел, бөтен илнең дөнья көтәрлек хәле калмаган 90 елларда, әллә нинди, ирләр башы да җитмәслек эшләр белән дә шөгыльләнеп алды ул. Кайдадыр уңды, кайдадыр «янды». Тик ул беркайчан да театрдан китмәде. Туры сүзе өчен ике еллап «кыскартылып» торса да, театрына кире кайтты. Кайтырга тиеш иде. Актриса бит ул!

 

 

 

1. «Безнең авылга да әллә ничә елга бер тапкыр фотога төшерүче килә иде. Ул заманда бөтен фотолар да бер төсле булгандыр. Кечкенә баланы һәрчак урындыкка бастырып төшергәннәрдер. Бу фото икеләтә кадерле, мин Галләм бабам белән, аның иңбашына кулымны куеп, аңа таянып төшкәнмен. Бер яшь ярымлык Люция белән чал сакаллы бабам».

 

 

2. «Әтием Заһит белән әнием Сәүдәҗиһан тигезлектә 50 ел гомер иттеләр. Җиде бала үстереп, аякка бастырдылар. Бүгенге көндә мәрхүмнәр булсалар да, әти-әни күңелдә, догада. Рухлары безнең өчен шат булса иде, ярабби».

 

3. «Миңа инде 4 яшь тулган. Әти-әнинең иң олы кызы булгангадыр, күлмәкнең иң матур борчаклысын, яулыкның иң матур чәчәклесен алганнар үземә».

 

 

4. «Театр училищесында укыган елларны һәр артист иң матур еллар дип искә аладыр, мин дә шулай. Гөрләшеп укыдык, шаулашып өмәгә йөри, булмаганны бар итеп яши белә идек».

 

 

5. «Шаһа апа. Бигрәкләр дә ярата идек үзен. Әниебез кебек иде ул безгә. Затлылык, зыялылык үрнәге. 1977 елның 28 апрелендә төшерелгән фото бу. Шаһа апаның алдында кызы Җәмилә, янында мин һәм курсташ кызлар».

 

 

6. «Менә нинди ул безнең ишле гаилә. Җиде балалары уртасында әти белән әни. Бу вакытта мин инде актриса. 1981 елда төшерелгән фото».

 

 

7. «Театр училищесын тәмамлагач, филармониядә концертлар алып баручы булып эшләдем. Ике ел Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова бригадалары белән гастрольләрдә йөрдем. Ул елларда Актерлар йортында очрашу кичәләре еш була иде. Шундый кичәләрнең берсендә Батулла һәм Вафирә Гыйззәтуллина белән. 1979 ел. 29 гыйнвар».

 

 

8. «Диңгезгә беренче тапкыр Әлфия апа Авзалова белән бардым. Ялта. 1979 ел, сентябрь».

 

 

9. «Мөфти Равил Гайнетдин һәм аның җәмәгате Зөһрә театр училищесында безнең белән бер курста укыдылар. Алар Казанга кайтса да, без Мәскәүгә барсак та, очрашмый калмыйбыз. 2005 ел, декабрь».

 

 

10. «Кызым Айсылу – иң газиз кешем. Яшәвемнең шатлыгы да, мәгънәсе дә. 2011 ел., август».

 

 

11. «Хатын-кыз бәхете – бик зур бәхет ул. Мин озак еллар ир җилкәсенә ышыкланмыйча, тормышны үзем тарттым. 2011 ел мине таяныч булырлык ир белән кавыштырды. Ислам белән без күптән таныш булсак та, бер-беребезне тапмый ничә еллар аерым яшәгәнбез. Законлы никахлашкан көнебез. 2011 ел, 16 август».

 

Күпме уйнаса да, уйнап туймый артист халкы. Люция дә уйнап туймаган әле. Ташып торган энергиясе, таланты бар. Уйнатыгыз Люцияне! Татарга, сәнгатькә хезмәт итәргә дип, ярсу аттай ашкынып торган актриса күңелен шулай гына басып була.

Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА сәхифәсе
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы