поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.02.2012 Язмыш

Яшьли сөйгән ярлар...

Тормыш авырлыгын яшьли татырга туры килде Энҗегә. Ник дисәң, урта мәктәпне тәмамлап, киләчәккә зур өметләр баглап, имтиханнар тапшырып йөргәндә, кинәт әтисе Сөләйман, хатыны Саҗидәне һәм дүрт баласын ялгыз калдырып, үлеп китте. Шул көннән башлап кызның тормыш калебе чуалды, киләчәк турындагы матур теләкләре челпәрәмә килде. Энҗенең егете Хәлим дә шәһәргә укырга берүзе генә китеп барды. Шушы авыр вакытта ялгыз әнкәсен кечкенә балалары белән калдырып китәргә вөҗданы җитмәде Энҗенең. Менә шулай итеп бик иртә өлкәнәергә, язмыш ачысын татырга туры килде яшь кызга.

Мәктәпне тәмамлауга бер еллап вакыт узгач, беркөнне кулына газета тотып, дус кызы Илмира килеп керде. Никтер чиксез дулкынланган. Кулындагы газетаны селкеп: “Дустым, безгә дә якты кояш елмаячак әле. Менә монда Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумына зоотехник, агроном булырга, читтән торып укырга чакыру турында белдерү урнаштырганнар. Әйдә, без дә барыйк”, - диде.

 

Техникумда төрле милләт кешеләре укый иде. Мәхәббәткә киртә юк, диләр бит. Энҗенең курсташы, аларның Денис авылына күрше генә булган чуваш авылы Салейкино егете Алексей, кызның милләтенә карамастан, башы- аягы белән гашыйк булды аңа.

 

Әле дә яхшы хәтерли Энҗе. Чираттагы сессиягә баргач, ул да курсташ кызлары белән Кинел елгасына су керергә төшкән иде. Үз авылының Чирмешән елгасында коенып үскән Энҗе йөзә-йөзә җәйрәп яткан киң елганың нәкъ уртасына килеп җиткәнен сизми дә калды. Кинәт әллә ни булды, Энҗене тирән елга үзенә суыра башлады. “Коткарыгыз, батып үләм!” - дип, бер тапкыр гына кычкырырга өлгерде яшь кыз. Шунда аның аңын: ”Үз аягы белән чыгып киткән кызы урынына мәет кайтып керсә, бичара әнкәем ничекләр түзәр инде?” - дигән үкенечле уй пешереп алды. Шуннан гайре берни хәтерләми Энҗе. Үлем белән яшәү арасында бер мизгел булып алды ахрысы...

 

Битенә тып-тып итеп тамган су салкынына айнып китте кыз һәм күзләрен ачып җибәрде.

 

- Энҗе, бәгырем, калдырып китмә мине!-дип өзгәләнә иде, аны судан тартып чыгарган чуваш егете Алексей. Шул арада “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килеп җитте.Үзенә бер төркем кеше карап торуын күргәч, кыз аягына басарга теләде, ләкин башы әйләнеп, хәле китеп, тагын җиргә утырды. Ә Алексей аптырап тормады, кызны җәһәт кенә көчле кулларына күтәреп алды да тулай торакка таба китте.

 

Их, яшьлек! Нинди көчле, сихри мәхәббәткә ия бит син! Язмышка һич тә буйсынырга теләмәсә дә, шушы эчми-тартмый торган, саф күңелле, сабый балаларча эчкерсез, елмайганда ике бит алмасында мәхәббәт чокыры тирәнәеп, күренеп китүче чуваш егетенең сөюенә каршы тора алмады, үзе дә аңа өзелеп гашыйк булды Энҗе.

 

 Беркөнне Алексей кызга : ”Әйдә, Энҗе, урманга менеп, чәчәк җыеп төшикме әллә", - диде кыюсыз гына. Ә кыз баш тартты. Юк, юк, Аллам сакласын! Кеше ни уйлар!

 

Энҗе белән бер курста укучы ике балалы бүлмәдәше Нәкыя апа кызның егеттән курыкканын күреп алды да: “Менә миңа кара, сеңелем, ирем татар булса да, бер айнык көне юк. Ә Алексей ышанычлы, әйбәт егет, кулыңнан ычкындырма”, - диде. Их! Нигә генә тыңлады икән Энҗе шул чагында Нәкыя апасын!

 

Урман шундый матур иде ул көнне! Тирә-юньдә чүт-чүт кошлар сайрый. Җитмәсә Алексей, төрле кызык вакыйгалар сөйләп, Энҗене көлдерә, шул арада чәчәк бәйләме җыеп бүләк итә...

 

Йөри торгач алар тын гына, үз алдына нидер көйли-көйли агып ятучы елга буена килеп чыктылар. Алексей кызны кулларына күтәреп алган мизгелдә Энҗе егетнең зәңгәр күзләренә тутырып карады. Егет серле карашны аңлап, кызны шашып үбәргә кереште.

 

- Алексей, зинһар, кирәкми, җибәр мине! - дигәч, егет Энҗене җиргә бастырып куйды һәм алдына тезләнеп:

 

- Гафу ит, җаным! Мин сине рәнҗетергә теләмәгән идем.

 

Мин бит сине чынлап сөям. Чык миңа тормышка, без бик матур итеп яшәрбез! - диде.

 

- Бу мөмкин түгел, мин бит мөселман кызы, әнием дә бу хәсрәтне күтәрә алмас, - дип икеләнде Энҗе.

 

- Мин сиңа үз динемне кабул итәргә кушмыйм бит. Аллаһы Тәгалә барыбыз өчен дә бер бит, - дип ялварды егет.

 

Техникумда укулар тәмамланып, диплом алгач, Энҗе үз авылына, Алексей үзенекенә кайтып китте. Ә саф мәхәббәте белән көрәшергә күп ихтыяр көче кирәкте кызга. Төннәрен Алексейны оныта алмыйча елап чыга торган иде.

 

Шушы язмыш сынавына чыдамаган саф мәхәббәт турында яздым да, язмамны ничек тәмамларга белми, читкә алып куйдым. Бу гаҗәеп, гүзәл тарихка нокта куяр өчен Энҗе апа белән очрашып сөйләшергә кирәк иде. Һәм бу очрашу булды да.

 

 Шушы хәлләрдән соң кыз туган авылында яши алмый, билгеле, читкә китеп бара һәм зыялы, укымышлы Илдар исемле мөселман егетенә тормышка чыга. Ә Алексей Энҗене тиз генә оныта алмый. Ул хәтта Дениска килеп, яшьлек мәхәббәтен эзләп йөргән, дип тә сөйлиләр.

Аллаһы Тәгалә Энҗе апага өч бала бүләк иткән. Хәзерге көндә ул Илдар абыйга яраткан тормыш иптәше, балаларына хөрмәтле әни, ике оныгына кадерле әби дә.

 

–Яшьлек мәхәббәтеңне оныта алдыңмы соң? - дигән  соравыма каршы:

 

- Әйе. Озак еллар йөрәк түремдә яшәде Алексей. Ә хәзер Ислам динебез күтәрелеп киткәч, үзем дә олыгайгач, дөньяга карашларым күпкә үзгәрде минем. Димәк, бушка гына шушы әрнүләрне кичермәгәнмен икән бит. Мин өч баламны да мөселман итеп тәрбияләп үстерә алуыма шатланам. Һәр кеше җир йөзенә сынаулар үтәр өчен, Изге Коръән китабы кушканча яшәргә, үзеннән Ислам динебезне дәвам итүчеләр калдырыр өчен килә бит. Бүгенге көндә Алексей да шуларны аңлагандыр, мине гафу иткәндер һәм үзенчә бәхетледер, - дип тәмамлады сүзен Энҗе апа.

 

Шушы сүзләрдән соң аңа карата булган хөрмәтем тагын да арта төште. Шушындый акыллы фикерне үз-үзен тирән хөрмәт иткән, теленә һәм диненә тугры булган горур татар хатын-кызы гына әйтә аладыр, мөгаен.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 9 | 25.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»