поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.02.2012 Милләт

Хәерле юл, "Авыл кызы!"

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Бөтенроссия татар авыллары” ассоциациясе һәм “Сөембикә” журналы “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсын башлап җибәргәннәр иде. Аның беренче сайлап алу туры үткән елның ноябрендә Самара өлкәсендә үтте, аннары Чуваш республикасында, Пермь, Оренбург өлкәләрендә уздырылды. Безнең өлкәдә сайлап алу туры 17 февральдә Спас районының Бозлау мәдәният йортында булды.

Ярышта Спас, Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь районнарыннан биш кыз катнашып, төрле номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурска күрше районнар җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре, масса-күләм информация чаралары зур игътибар бирделәр. “Татарстан. Яңа гасыр” телевидениесе журналистлары да килгән иде. Кунакларны бу зур вакыйга белән Спас районы хакимияте башлыгы Татьяна Бирюкова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы пресс-службасы җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Кызыл Октябрь районы җирле үзидарәсе башлыгы Халит Сөләйманов җылы котладылар һәм катнашучы кызларга уңышлар теләделәр.

 

 “Татар халкы гомердән-гомер бердәм, тырыш, хезмәт сөючән, сабыр халык булып санала. Шулай яши дә. Бердәм булганда гына без көчле. Конкурсыбызның да төп максаты – татар халкының мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру, иҗади элемтәләрне киңәйтү, тәҗрибә уртаклашу, халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту иде. Шуннан чыгып, беренче теләгебез – яшьләрне милли мәдәнияткә тарту, туган җирләренең гореф-гадәтләрен тирәннән өйрәнүгә өндәү”, - диде Гөлназ Фердинантовна.

 

 Спас районы үзешчәннәренең чыгышыннан соң конкурс башланды. Сәхнәгә берсеннән-берсе матур һәм сылу кызлар Гүзәлия Зиннәтуллина (Спас район үзәге), Фәния Хисямова (Кызыл Октябрь районы, Куйсуы авылы), Галия Жиһаншина (Сергач районы, Кочко-Пожар авылы), Ләйсән Хөсәенова (Пильна районы, Сафаҗай авылы) һәм Зифа Махмутова (Спас районы, Татар Моклокасы авылы) чыктылар. Ә жюри составында Гөлназ Шәйхи, “Бөтенроссия татар авыллары” берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Санзяпов, “Сөембикә” журналының баш редакторы урынбасары Рәмзия Кашапова, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рәзилә Әхмәдуллина һәм Спас районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе Рамил Салихҗанов иделәр.

 

 Беренче бирем - “Татар стиле”. Кызлар милли кием күрсәттеләр. Борынгыдан килгән чалымнар булмаса да, барысының да костюмы бик матур иде. Шулай да, бераз җитдирәк карарга кирәк булгандыр, ни әйтсәң дә, алъяпкычлы-яулыклы, бала итәкле күлмәк белән үкчәле туфли килешми. Тулаем Казан ягына күбрәк хас булган, андагы милли төсмерләрне чагылдырган костюм да күз явын алырдый матур булса да, безнең төбәккә бераз ятышлы түгел иде кебек.

 

 Аннары кызлар алып баручыларның сорауларына җавап биреп тапкырлыкларын күрсәттеләр. Икенче бирем – “Өйгә эш” иде. Барысы да видеоролик, слайдлар ярдәмендә үзләренең туган авыллары тарихы, бүгенге көне, көнкүреше белән таныштырдылар. Әлбәттә, һәрбересе өчен үзенең туган авылы иң матур, бу хакта алар алдан тутырган анкеталарында да язганнар иде.

 

 “Үз эшенең остасы” конкурсында яраткан эшләре йә шөгыльләре белән таныштырдылар. Гүзәлия район мәдәният бүлегендә хормейстер булып эшли һәм балалар белән шөгыльләнергә ярата – алар белән дәресләр уздыру, концертлар оештыру турында сөйләде. Фәния авылда фельдшер булып эшли, яраткан эше белән сәхнә күренеше аша таныштырды. Галия күпкырлы шәхес икән, аны жюрига адашы, шулай ук Галия исемле кыз тәкъдим итте. Аның берничә ел бию түгәрәген җитәкләве, эш урынында яхшы хезмәткәр (ул кибеттә эшли), яхшы әни булуы турында (аның ике баласы) сөйләде һәм түгәрәккә йөрүче кызлар җитәкчеләре өйрәткән шаян бию дә биеп күрсәттеләр. Галия үзе дә нәни кызчыгы Эльмира белән биеде.

 

 Ләйсән кул эшләренә оста – ул үзе чиккән, бәйләгән әйберләрен, матур итеп бизәлгән чәк-чәк жюрига тәкъдим итте.

 

 Зифа Татар Моклокасында социаль хезмәткәр, шул хакта шигырь сөйләде. “Хуҗабикә” номинациясендә кызлар милли ашлар – өчпочмак, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч тәкъдим иттеләр. Галия кош теле пешергән, әмма моның белән генә чикләнмәде, милли киемнәргә киенгән булышу төркеме ярдәмендә татарларча чәй өстәле төзеделәр, хәтта түбәсенә чәйнек утырткан самавыр да табынга куйдылар.

 

 Бишенче биремдә конкурсантлар талантларын күрсәттеләр, Гүзәлия, Фәния һәм Зифа җырладылар, Галия “Ләкшә пешерү”, Ләйсән “Кулъяулык” биюләре башкардылар. Нәтиҗәдә, Гүзәлия “Талант” номинациясендә җиңүче булды, “Иң оста кыз” исеме Зифага бирелде, Фәния “Иң зирәк кыз” дип табылды, Галия “Хуҗабикә” номинациясендә беренче иде. Ә “Авыл кызы” исеменә Ләйсән лаек булды һәм март ахырында Казанда узачак йомгаклау турында Түбән Новгород өлкәсеннән ул катнашыр. Кызларга рәхмәт хатлары һәм оештыру комитеты исеменнән кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

 

 Конкурс тәмамланды, әмма кайбер сораулар да тудырды ул. Беренчедән, оештыру мәсьәләсендә. Биш катнашучыга ике катлы зур бинаның административ өлешеннән берәр бүлмә булса уңайлырак булыр иде, ә болай кызлар халык кереп-чыгып йөри торган бер бүлмәдә әзерләнергә, өсләрен алыштырырга мәҗбүр булдылар.

 

 Конкурсның алып баручыларын да уйлабрак билгелисе иде, татар исем-фамилияләрен, биремнәрне, бүтән татар терминнарын бутап-болгап, зур акцент белән рус кешесе әйткәч, казанлылар каршында ничектер күңелсез булды. Техник яктан да барысы да ал да гөл түгел иде, кайбер катнашучыларның слайдлары күрсәтелмичә калды.

 

 Катнашучы кызларга килгәндә, конкурсның исеме үк нинди бит – “Авыл кызы”! Димәк, авылда яшәүче, авылда эшләүче кызлар гына катнашырга тиеш иде. Шуңа да шәһәрдән махсус чакыртып катнаштыру урынлы булмады, миңа калса.

 

 Конкурсның генераль спонсорлары – Казандагы “Алмаз” ювелир заводы һәм “Алмаз-холдинг” компаниясе иде. Әмма конкурсантларга бүләк иткән дисконт карталары белән бу кызлар кайчанга Казанга барып, компания кибетләреннән ташлама белән алтын әйберләр алырлар? Положение буенча бүләккә вәгъдә иткән истәлекле “Сөембикә” сыннары да күренмәде... Номинацияләр дә положениеда язганча бирелмәде диярлек.

 

 Әйе, бу конкурс безнең төбәктә беренче тапкыр уздырылды, киләселәре бүгенге тәҗрибәне күздә тотып оештырылыр дип ышанасы кала.

 

Тулаем алганда, конкурс матур гына узды, авыл халкында зур кызыксыну тудырды. Шундый бәйгеләр булып торсын, авылларыбызның рухи байлыгын саклауга хезмәт итсен иде. Казан кунакларына, Түбән Новгород оештыручыларына, аеруча Спас районы һәм Бозлау авылы хакимиятләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. “Авыл кызы” бәйгесенә озын гомер, ә Ләйсәнгә Казанда җиңү теләп калабыз.

 

 

 

 

Р.ХАМЗИНА фотолары.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 8 | 24.02.2012
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»