|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2012 Мәдәният
Кәрим Тинчуринга 125 ел!Татар әдәбиятының үтә катлаулы фаҗигале чорларында да иҗат иткән, классик драматург, прозаик, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына быел 125 ел тула. Ул язган "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", "Американ", "Җилкәнсезләр" пьесалары бүгенге көндә дә яратып каралган әсәрләр арасына керә.
Танылган әдибебезнең иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичә 2012 елның 28 февралендә Кәрим Тинчурин исеме белән аталып йөртелүче театр бинасында 18:00 тә күрсәтеләчәк.
Мәҗлестә "Кәрим Тинчурин" китабын тәкъдир итү дә булачак. Шулай ук җыенда дәүләт эшлеклеләре, танылган сәнгаткәрләр, язучылар да катнашачак. Шул исәптән, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рамил Миндияр һ.б. да киләчәк. К.Тинчурин, Г.Камал, Г.Кариев ис. театр артистлары тарафыннан авторның әсәрләреннән өзекләр дә күрсәтеләчәк.
|
Иң күп укылган
|