поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2012 Дин

Армиядә намаз укып була?!

Элек солдатта булмау хурлык саналса, хәзер, киресенчә, анда бармый калуны хуп күрүчеләр арта. Җәмгыятебезне беренче чиратта частьлардагы «бабай»лык мәсьәләсе борчуга сала, ә мөселман егетләре, хәрби бурыч үтәү дәверендә намаз укый алырмынмы, хәләл ризык ашатырлармы, уразаларны тотып булырмы, дип хафалана. Ватанны саклаучылар көнен форсат итеп, әлеге сорауларга мин дә җавап табарга тырыштым. Шул максаттан, Россия Ислам университетын тәмамлаганнан соң, узган җәйдә Мәскәү астындагы Звенигород шәһәренең Хәрби Һава Көчләре (ВВС) гаскәрендә хезмәт итеп кайткан яшьтәшем, «Алтын урта» мөселман яшьләре җәмгыяте активисты Фирдүс Рамил улы МИНҺАҖЕВ белән әңгәмә кордык.

– Чакыру кәгазе алгач, мин дә үземә шул сорауларны биреп, билгесезлек утында яндым. Казанда узган ике көн дәвамында намазларны онытып торырга туры килде. Гел тегендә-монда чаптырып, построениеләр ясап аптыраттылар. Саба районыннан җибәрелгән кырык егет арасында бер мин генә намаз укучы идем. «Йа Аллам, шулай ел буе намаз укый алмаммы инде?!» – дип тәмам пошаманга төштем. Шөкер, Раббым хезмәтемне җиңеләйтте, частька барып эләккәч, намазларымны калдырган булмады, – ди Фирдүс, күзләрендә уйнаган горурлык чаткыларын яшермичә.

 

Татарстаннан Хәрби Һава Көчләре гаскәренә җибәрелүче 20 егет арасына эләгүен белгәч, аеруча шатланган ул. Бер караганда, туган яктан артык ерак китмичә, Мәскәү тирәсендә генә хезмәт итәсе булса, икенчедән, әтисе кебек үк Хәрби Һава Көчләре гаскәренә эләгүе сөендергән аны.

 

– Звенигород шәһәренә килеп, частька эләгүемнең беренче минутларында ук намаз уку мәсьәләсендә проблемалар булмаячагын аңладым. Безне коридорда тезеп бастырдылар да, ике кече сержант яныбызга килде. Бер бүлмәгә күрсәтеп: «Монда берәм-берәм керәсез һәм сумкаларыгызда нәрсәләр бар, барысын да чыгарып күрсәтәсез», – дип боердылар. Минем әйберләр арасында намазлык та бар иде. Кече сержантның русчалап: «Бу нәрсә?» – дигән соравына: «Намазлык. Мин мөселман, миңа намаз укырга кирәк!» – дип җавап кайтардым. «Аңлашылды. Намазлыгыңны тумбочка өстендә сакларсың!» – диде ул төксе генә. Аннан кулга таккан компас брелогына күз салып, янә соравын кабатлады. «Бусы компас, мин аңа карап кыйбла юнәлешен билгелим», – дигәч: «Анысына ихтыяҗың булмас, биредә мөселманнар бар, алар юнәлешне белә», – дип, компасны салдырып калды. Сержантның әлеге сүзләре җанга җылы кертеп җибәрде.

 

– Күбәү булгансыздыр инде алайса?

 

– Юк ла. Мөселманнар дигәне, бездән берәр атна алданрак килгән ике Дагыстан егете булып чыкты. Аларның да берсе генә намазлы иде, житмәсә мәзһәбе буенча сөнниләр агымыннан да түгел, шигый иде ул. Шулай да, мин Наиб Бәйрәмов белән бик дуслаштым, намазларны бер жәмәгать булып укымасак та, калдырганыбыз булмады.

 

– Иптәшләрегез сезне ничек кабул итә иде? Каккалаучылар булмадымы?

 

– Беркем дә, беркайчан да намаз укудан тыймады, киресенчә, барысы да безгә хөрмәт белән карадылар. Гадәттә намазларны «көнкүреш бүлмәсендә» укыдык. Анда һәрвакыт шау-шу, кеше күп була, солдатлар кием үтүкли, тегә һәм башка вак-төяк эшләрен башкара. Ләкин без намазга басуга, барысы да тыналар, намаз беткәнче беркем дә тавышланмый. Берәрсе безне күрмичә, ялгыш, йә катырак көлеп җибәрсә, йә сүгенеп килеп керсә, калганнар шунда ук: «Тсс!!! Әй, күрмисеңме әллә, монда гыйбадәт кылалар!» – дип кисәтү ясый. «Гаепле» кеше ахырдан безнең янга килеп гафу үтенә иде!

 

– Үзеңнең әхлагыңа казарма тормышы ничек тәэсир итте соң?

 

– Бу яссылыктан караганда армия иманны зәгыйфьләндерә. Этләр өере арасында яшәп өрми торып булмаган кебек инде. Син сүгенәм дип уйламыйсың да, ә сөйләм, үзара аңлашу рәвеше үзе шундыйга әверелә анда. Кайчак, «син мөселман бит», дип төрттереп тә куялар иде. Сүгенмичә сөйләшергә яңабаштан өйрәнергә туры килде.

 

– Җомга намазына да йөри идеңме?

 

– Юк. Җомга көннәрендә дә гадәттәгечә өйлә намазлары укыдык. «Мәчеткә барам» дип, частьтан болай гына чыгып китәргә ярамый бит. Бүген Марат исемле дустым Курскида хезмәт итә. Аның белән элемтәдә торам. «Намазларны калдырган юк. Гает бәйрәмнәрендә якындагы мәчетнең имамы частька килеп алып чыкты», – дигән иде. Миннән аермалы буларак, аны җомга көннәрендә дә мәчеттән килеп алалар икән.

 

– Ашау мәсьәләсе белән сездә эш ничек торды?

 

– Башкалар ни ашаса, без дә шуның белән тукландык. Боткага сосиска яки сало кисәге салсалар, аны ашамыйсың, әлбәттә, ләкин ашта булган итне чүпләп булмый бит, ашарга туры килә. Беренче мәлне анысын да ашамаска тырыштык, тик болай озак түзеп булмады, төннәрен үтереп ашыйсы килә иде. Армиядә көнгә 3 тапкыр гына ашаталар, ашасаң – ашыйсың, ашамасаң – юк, сиңа беркем дә аерым тәлинкә тотып тормый. Ә көндәлек физик күнегүләр тамакны яхшы ачыктыра. Рамазан ае хезмәтнең беренче чирегенә туры килде. Ул чакта без әле «песи» кебек кенә йөри идек анда. Шуңа күрә ураза тоту турында уйламадык та.

 

– Туклану буенча сезнең мәнфәгатьләрне искә алучы булмады, димәк?

 

– Безнең мисал мөселманнарга хәләл ризык ашату шартларын тудырып булмый дигән сүз түгел әле ул. Була, әлбәттә! Әмма моның өчен частьта дини йолаларны үтәүче мөселман егетләре күп булырга тиеш шул. Мәсәлән, 15-20 намаз укучы солдат булса, алар рәхәтләндереп командир исеменә шартлар тудыруны таләп итеп гариза яза ала. Йөз кешедән торган ротада ике мөселман өчен генә беркем дә аерым ризык әзерләми бит инде. Ә җәмәгать була торып та, шартлар тудырылмаган очракта, аяк терәп, шикаять белән рапорт язарга мөмкин. Чөнки Оборона министрлыгының приказы буенча РФ армиясендә дини чикләүләр юк! Димәк, безнең барлык дини йолаларны үтәү шартлары тудыруны таләп итәргә тулы хокукыбыз бар. Моны солдатка алынган мөселман егетләре һәрвакыт истә тотарга тиеш.

 

– Хәрби хезмәткә чакырылучы мөселман егетләренә нинди киңәш бирер идең?

 

Кардәшләрем, бернидән дә курыкмагыз! Армиядә намаз уку өчен барлык шартлар да бар, ышаныгыз миңа. Беренче көннәрдән үк мөселман егете булуыгызны күрсәтүдән курыкмаска кирәк! Шайтан төрле яклап килер, ләкин иманы нык кеше намазын калдырмас өчен барыбер мөмкинчелек табар. Армиядә намаз укырга вакыт юк, дип әйтүчеләр шулай дип үзләренең ялкаулыкларын гына акларга тели. Вакыт була ул анда! Иң мөһиме теләк кирәк! Сез Аллаһны ташламасагыз, Аллаһ та сезне ташламас!

 

PS: Әңгәмәдәшемне солдатта булганчы да белә идем. Хәрби хезмәттән ничектер бөтенләй башка кеше булып, җитдиләнеп, егетлек сыйфатларын арттырып, хәтта тазарып та кайтты Фирдүс. Аның белән аралашкач, хәрби хезмәттә иманлы бәндәләргә бернинди «бабайлар» да куркыныч түгел дигән ышаныч туа.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»