поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.02.2012 Мәдәният

Өмет тулы мөлдерәмә күзләр кала...

Бик ярата идем мин Фирдәвес апаны. Татарча тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм шөкрана кыла белгәне өчен ярата идем. Аның хакында төрле елларда, төрле басмаларда мәкаләләрем дә чыкты, «Сәхнә» журналы исеменнән очрашуларга да күп йөрдек без аның белән. Юлда йөргәндә дә гаҗәеп җайлы, рәхәт кеше иде ул. Безнең өйдә дә кунакта булды, күрешкән, шалтыратышкан саен әнинең хәлләрен белешеп, сәлам әйтеп тора иде. Вафатына ун көн кала телефоннан сөйләштем әле аның белән. «Терелегез инде, Фирдәвес апа, театрда Сез җитмисез, гел күрәсе килә Сезне», –дигәч, «Тырышам инде, бик тырышам терелергә», – диде. Үлем – аяусыз шул... Фирдәвес апа белән мин корган әңгәмәләрнең берсе 2008 елда «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан иде. Архивымнан мәкаләне табып алгач, әлеге газетаның 23 февраль көнне чыкканлыгын белеп имәнеп киттем. Нәкъ дүрт ел элек...

* * *

Өмет тулы мөлдерәмә күзләр кала...

2001 елда театрдан китте ул. Беркемгә охшамаган, гаять җылы, ачык характердагы рольләр башкаручы артистка белән ул чакта хәтта Мәскәүдә яшәүче театр белгече, Камал театрының дусты Борис Поюровский да очрашып сөйләшкән. «Не делайте этого. У Вас еще будут хорошие роли. Ваш уход из театра будет большой ошибкой», – дигән мөхтәрәм белгеч. Ләкин...

– Фирдәвес апа, ни сәбәпле үзегез теләп театрдан китәргә булдыгыз? Татар театры Сездәй артисткаларны «пенсиягә» җибәрерлек дәрәҗәдә үк баеп җитмәде шикелле.

– Мин театрдан китмәдем, сәхнәдән генә китеп тордым. 2000 еллар башында уйнарлык рольләрем күп түгел иде. Ни өчен театрда урын алып торыйм, яшьрәкләр килсен, дидем. Аннан соң тормышта артык нәрсә эшләп, бар нәрсәне бозып куярга да була. Иҗатта да шулай. Сезнең игътибар иткәнегез бармы икән: элек җырлар өч куплетлы була иде, хәзер күп куплетлы. Тыңлыйсың-тыңлыйсың да – туясың. «Их, туктасын иде инде», – дип уйлый башлыйсың. Өч куплет кына булса: «Их, җитми калды», – дияр идең. Әнә шул җитми калганы, туйдырмаганы кирәк тә... Тизлек, башка кыйммәтләр заманы хәзер. Артист рольсез торуга түзә алмый.

– Нәкъ менә театрдан киткәч, ике зур ролегез булды. Туфан ага Миңнуллинның «Галиябану, сылуым-иркәм», Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт турында сөйләшик» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнадыгыз.

– Ходай сиңа көтмәгән җирдән сөенеч бирсен, дигән сүз бар бит. Бу ике роль миңа Ходай тарафыннан җибәрелгән шул көтелмәгән сөенеч булды. «Галиябану, сылуым-иркәм»нең репетицияләренә ашкынып йөрдем. Ул спектакль татар театрына 100 ел тулган елны куелды. Юбилей елында театрда уйнарлык ролең булу үзе зур бәхет бит ул. «Мәхәббәт турында сөйләшик»тә рольләр бүленеп приказ чыкканда, минем бердәнбер апам инсульт булып реанимациядә ята иде. Мин бу рольгә сөенә дә алмадым. Апам исән-сау булса, әлбәттә, шатлыгымнан очып йөрер идем. Кызганычка каршы, ул хастаханәдән исән чыга алмады. Аны җирләгәннән соң мин гел театрда булдым. «Мәхәббәт турында сөйләшик» кайгымны җиңеләйтүчем, төшенкелектән коткаручым да булды. Бу пьеса минем үземә укыгач ук ошаган иде. Карап торышка бик гади генә кебек ул. Ләкин аны 19 яшьлек егет язгандыр дип башка китерүе дә кыен. Пьесаның интригасы бөтенләй көтелгәнчә түгел. Фатиры булмаган ике балалы гаилә фатирлы булыр өчен карт белән карчыкны карарга алынгач һәм оешып бергә яши башлагач, алар ара
сында тавыш-гауга чыкканын көтәсең. Автор исә башка фәлсәфә китереп чыгара – адәм баласына әти белән әни генә түгел, әби белән бабай да кирәк икән. Мин уйнаган Абруй роле – гаҗәеп роль. Баласы булмаганга гомере буе йөрәге әрнеп яшәгән карчык соңгы көннәрендә булса да зур гаиләдә яшәү бәхетен татый. Үзе китеп баргач та, карты әйтә бит: «Син миңа шундый матур, зур гаилә бүләк итеп калдырдың», – ди. Спектакль бик зур уңыш белән тулы залларда бара. Без аны ике составта уйныйбыз. Үземнең чиратымны, уйныйсы көнемне көтеп алам.

– Фирдәвес апа, бүген Сезнең тормышыгызда гармония бармы?


– Мин һәрчак үзем белән үзем килешеп яшим. Теләмәгән җиремә бармыйм, үземне үзем мәҗбүр итеп, теләмәгән спектакльләрне карамыйм. Эшләгән вакытта бит, карарга кирәк, дип тә, бармасаң – уңайсыз, дип тә барасың. Намаз бик тынычландыра. Аны көтеп аласың, артыннан догалар да укып куйгач, күңелдә аерым бер гармония урнаша.

– Артистларның пенсия күләме, хәтта алар мактаулы исемнәр алган, халык мәхәббәтен яулаган булсалар да, әллә ни мактанырлык түгел. Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес апа Әхтәмованың бүгенге матди хәле ничек?

– Шөкер. Нәрсә телим – шуны алам. Хәзер бит нәрсә ашыйсың килсә, ни киясең килсә – шул бар. Берне-икене алам, килолап ашау мәҗбүри түгел бит. Мохтаҗлыгым юк. Шөкрана кылуымнан, намазлы булуымнандыр бу. Киемгә килгәндә, минем 20 ел элек алган киемнәрем таман әле. Кыскасы, минем киемнәрем дә, йорт җиһазларым да, фатирым да үзем белән бер яшьлек. 42 квадрат метрлы ике бүлмәле «хрущевка»да гомер итеп ятам.

– Сорасагыз, фатирның яхшырагын да бирерләр иде.

– 60 яшьлек юбилеем уңаеннан сорап караган идек. Гозерле хатыбыз кире кайтты. «Әхтәмова болай да шәп фатирда яши», – дип уйлаганнар, күрәсең. Бервакыт дусларым: «Сора, Фирдәвес, йөр фатир артыннан», – дип кыстый башлаганнар иде, кызым Айгөл: «Аптыратмагыз әнине. Барыбер сорап бармаячак ул», – дип туктатты. Минем үземә кирәкми дә инде, балам бар бит. Күңеле үсеп, бәлки, илгә дә кайтыр иде. Аннан соң, яшь барган саен панель йортның һавасы үзен бик нык сиздерә.

– Кызыгыз Италиядә яши. Ни өчен аңарда читкә китү теләге туды икән?

– Әтием укытучы иде. Гомергә авылдан-авылга күчеп укытып йөрде. Бик гыйлемле иде. Гармуны, ау мылтыгы, келәт тулы китаплары калды. Кызганыч, ул китаплар без авылдан киткәч югалып беттеләр. Ирем Маратның да әти-әниләре шактый гомер читтә, Урта Азия якларында яшәгән. Айгөлгә йөремсәклек, бәлки, шулардан күчкәндер. Ул университетның юридик факультетын тәмамлады, ләкин Казанда күңеленә ошаган эш таба алмады. Хәзер әнә дөнья гизеп йөри. Ләкин бик сагына. Тагын бер хыялы бар – сәнгать тарихын өйрәнү. Ул бик күп укый. Чит илдә күптәннән яшәсә дә, татар телен онытмый.

– Сез кызыгыз белән сердәшләрме?

– Безнең яшь аермасы бик зур. Мин соңарып кына кияүгә чыгып, Айгөлне дә соңарып таптым. Бәлки аның дөньясын һәрчак аңлап та бетермимдер, ләкин комачауламаска акылым җитә.

– Кызыгыз бик еш кайта алмыйдыр инде?

– Кайта алмый шул. Контракт буенча эшли. Бик еш шалтыратышабыз. Хәлемне гел белеп тора. Үзем дә шалтыратам. Әле туган көне белән котларга дип шалтыраттым да: «И әни, миңа да 28 яшь тулды бит инде», – ди. «Европа өчен күпмени ул, анда һәрнәрсәне 40 яшьтән соң гына башлыйлар», – дим. Айгөл көлеп: «28 кайда да 28 инде ул», – ди. Кызымның бик тә илгә кайтасы килә. Бөтенләй кайтса, мин дә аны ешрак күрер идем, янымда ук булмаса да, бер илдә булыр идек.

– Без Сезне гел елмайган килеш кенә күрәбез. Ә елаган чакларыгыз буламы?

– Мин балачакта бик елак булганмын. Берзаман, берничә сәгать тоташ елаганнан соң, сыным катып, тәмам хәлем бетеп туктаганмын. Әни ясин чыга башлаган. Әти: «Безне калдырып китәсеңмени инде, кызым?» – дип бишек тирәли йөргән. Үз башыма түгел, әни башына елаганмын икән. Әни 1947 елның 8 мартында, 42 яшендә үлеп китте. Ул көнне еламадым. Ә икенче көнне, әнине алып чыкканда бәргәләнеп еладым. Шуннан соң елаулар бетте – иркәләп юатыр кешем калмады. Дөрес, кайвакыт спектакльләрне елый-елый карыйм. Вакыйгалар елый торган булганга түгел, артистларның образны башкару осталыкларына сокланып елаган чакларым бар.

– Әгәр спектакль яисә кемнең дә булса уйнавы ошамаса...

– Ул чагында мин эндәшми калам.

– Фирдәвес апа, Сез җайлы кешеме?

– Минем бер кимчелегем бар: бәхәсләр вакытында һәрнәрсәне аклый, йомшарта торган гадәтем ул. «Ярый инде, гаепләмәгез аны, шулай булганга шулай булгандыр», – дип һәркемне «дөреслим» мин. Бу гадәтем еш кына кешеләрнең ачуын чыгара.

– Ә Сезнең ачуыгызны ничек чыгарып була?

– Нәрсәгә дә булса ачуланып йөри торган гадәтем юк минем. Эчне пошыра торган хәлләр була инде, әлбәттә. Менә бүген автобуста барганда игътибар иттем: өлкәннәрне хөрмәт итү дигән әйбер бөтенләй диярлек юк. Без яшь чакта трамвайга олы кешеләр килеп керсә, шундук торып урын бирә идек. Кызым Айгөл Төркиядә яшәгән чакта аның янына кунакка бардым. Ул илдәге өлкән кешеләргә булган хөрмәтне күреп шаккаттым. Андый матур гадәт Кавказда да бераз сакланган. Ә менә бездә демократия белән бергә итагатьлелек тә, хөрмәт тә юкка чыкты.

– Кечкенә рольләр булмый, кечкенә артистлар гына була, дигән сүз бар. Чынлап та шулаймы?

– Әлбәттә, шулай. Артист рольнең зурысын көтә, ләкин бит кечкенә рольне дә кемдер уйнарга тиеш. Мин Туфан Миңнуллинның «Адәм баласына ял кирәк» пьесасы буенча куелган cпектакльдә бер генә сүзле рольне уйнадым. Героиням сәхнәгә кереп: «Абый, үләм...» – дип бер генә сүз әйтә. Празат абый Исәнбәт миңа андый кечкенә роль бирүе өчен соңрак гафу да үтенде. Ләкин роль роль инде. Аның һәрберсен йөрәгең аша үткәрәсең.

– Бихисап рольләр башкарсагыз да, халык Сезне «Беренче театр» (Г.Камал) телеспектаклендәге Биби буларак яратты. Башка рольләрегез Биби күләгәсендә калды дип уйламыйсызмы?

– Фильмны төшергәндә, aның шулкадәр киң резонанс аласын беркем уйламагандыр. Биби дә минем «визит карточкасына» әйләнде. Нишлисең, кемдер Клеопатраны уйнап тарихка керә, ә мин Биби булып кердем.

– Әгәр яшәлгән гомерегезнең кайбер елларын кайтару мөмкинлеге булса, кайсыларын кабат яшәр идегез?

– Ирем исән булган вакытка кайтыр идем. Иң бәхетле елларым 1980 нче еллар башы булды. Балам бар, ирем әйбәт, һәммәбез сау-сәламәт. Гаҗәеп вакытлар иде ул. 90 нчы елларда да тормышым тигез иде әле. Ирем инде авырый башласа да, матди яктан кыенлыклар булса да, барыбер парлылыгым белән, баламның янымда 6yлуы белән бәхетле идем. Туганнарым сау-сәламәт иде. Ялгыз булмаган шул елларыма кайтыр идем...

* * *

Ул көнне Фирдәвес апа белән озак сөйләшеп утырдык әле без. Театр хакында да, режиссерлар, щепкинчылар, үтә дә чуар тормыш турында да... Ничек кенә шөкрана итеп яшәмә, барыбер үпкәләтә торган хәлләре күп шул бу дөньяның. Без туганда гына бертөрле. Яши-яши әллә язмыш, әллә җәмгыять, әллә шул җәмгыятьнең аяусыз кануннары адәмнәрне төрле-төрле баскычларга бүлгәли. Азга шөкрана итсәң, шул азны бирә дә тора дөнья. Фирдәвес апа миннән үпкәләре, борчулары хакында язмавымны үтенде. Шунлыктан, язмага Туфан Миңнуллинның ул сөйләгән робагые белән нокта куям.

«Яңа яуган кар өстендә эзләр кала,
Аерылганда әйтелмәгән сүзләр кала.
Бар да үтә, бар да кала, иң авыры –
Өмет тулы мөлдерәмә күзләр кала...»


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 23.02.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»