|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2012 Икътисад
Аңны томалаучы “кәнфитләр”Россия почта бүлекчәләрендә аз вакытка зур булмаган суммалар тәкъдим итүче реклама кәгазьләре пәйда булды. Кредит бирүнең шикле шартларына (атнасына 53,3 процент белән!) интернет блогчылары игътибар иткән. Алар исәпләп чыгарганча, әҗәткә 3 мең сум алган очракта, бер атнадан соң бу сумманы – 4599 сум, 15 көннән соң – 4799 сум, 30 көннән соң 4999 сум итеп кайтарып бирергә кирәк булачак. Арифметиканы дәвам итсәң, әлеге кредитларның еллык ставкасы 2800 процентка тигез булып чыга. Тик бу күрсәткечне “Коммерсант-Деньги” басмасы кире кага. Алар исәпләп чыгарган ставка чәчләрне үрә торгыза – елына 473 миллиард процент! Әлеге уңайдан “Россия почтасы”на карата бик күп сораулар туган.
Килеп чыккан җәнҗалдан соң “Россия почтасы” генераль директоры Александр Киселев, кредит ставкасы Үзәк банкның рефинанслау ставкасыннан 10 мәртәбә артыграк булган очракта, почта бүлекчәләрендә заемнар рәсмиләштерүне тыярга боерган. Димәк, Россия банкының рефинанслау ставкасы елына 8 процентны тәшкил иткәнен исәпкә алсаң, “Россия почтасы”нда рәсмиләштергән микрозаемның максималь ставкасы елына 80 проценттан артмаска тиеш булып чыга.
Гаугалы кредитлар хакында Россия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворковичка да җиткергәннәр. “Мәсьәләне тикшерәчәкмен”, – дип язган ул үзенең Twitterдагы микроблогында. Мәсьәләгә ачыклык кертәчәген элемтә министры Игорь Щеголев та хәбәр иткән.
Моннан бер ел элек кабул ителгән микрокредитлаштыру турындагы закон махсус лицензиясе булган микрофинанс оешмаларына кыска вакытка зур булмаган заемнарны гадиләштерелгән схемалар буенча бирергә рөхсәт итә. Ягъни банк тәкъдим иткән процентлар белән акчаны тиз һәм керемнәрне дәлилләмичә алырга була. Бу очракта аек акыллы кеше югары процентлар белән алган акчаны кайтарып бирә ала яки алмаячагын үзе хәл итәргә тиеш. Тик сүз пенсионерлар турында барганда, алар банк тәкъдим иткән шартларны аңлап һәм үз мөмкинлекләрен чамалап бетермәскә дә мөмкин. Финанс оешмалары өлкәннәрдән бик оста файдалана белә – алар процент ставкасын әйтмичә, “льготалы” шартлар турында сөйләп, кешене тәмам ышандырып бетерергә сәләтле. “Россия почтасы”нда пәйда булган реклама тәкъдимнәре моның бер мисалы булып тора да инде.
Әлеге мәсьәлә тирәсендә болытлар куергач, “Россия почтасы”ның рәсми сайтында түбәндәге хәбәр пәйда булды: “Социаль челтәрләрдә “Россия почтасы” рибачылык белән шөгыльләнә дигән ялган мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә, федераль почта операторы хәбәр итә. “Россия почтасы” бернинди кредитлар һәм заемнар бирми. Гамәлдәге законнар буенча, оешма гомумән дә мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый. Почта клиентлардан гаризалар кабул итү һәм партнер компания йөкләмәсе буенча почта переводлары җибәрү белән генә шөгыльләнә һәм әлеге хезмәтләрне күрсәткәне өчен акча ала”. Кыскасы, почта бу очракта арадашчы ролен генә үти.
Кайбер Россия матбугаты журналистлары исәпләп чыгарган югары еллык процентлар (2800 процент һәм 473 миллиард процент) турында сөйләгәндә, “Свободная пресса” басмасы, мәсьәләгә ачыклык кертеп, болай дип яза: “Әлеге финанс продуктлары процентлар белән исәпләнүче кредитлар түгел. Бу – заемнар. Алар буенча бернинди дә процентлар (еллык та, көнлек тә) билгеләнми. Бу очракта компания һәм клиент арасындагы килешүдә кайтарып бирелергә тиеш сумма гына күрсәтелә. Ул билгеләнгән срок азагында түләнеп бетәргә тиеш”. Шунда ук Россия микрофинанслау үзәге президенты Михаил Мамут аңлатмасы да китерелә: “Бу – 5-10 мең сумнан артмаган кечкенә заемнар. Алар ике көннән алып ун көнгә яки берничә атнага кадәр генә бирелә. Бер елга аларны беркем дә алмый. Аны ломбард кредитының бер төре дип тә карарга була, тик бу очракта залогка бернәрсә дә калдырылмый”.
Әйтергә кирәк, бүген әлеге заемнарны тәкъдим итү күренешләре белән адым саен очрашырга була. “Россия почтасы” бу очракта – кул астына эләккән бер мисал гына. Акча тәкъдим итүче оешмалар тукталыш саен диярлек үзләренең офисын булдырды, кибетләрдә дә андый хезмәт нокталарын еш очратырга була. Һәм әйтергә кирәк, “хезмәт хакы алганчы” дип, аларга мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Ә нигә алмаска? Шартлары нинди яхшы бит – бернинди белешмә дә, хезмәт кенәгәсе дә, поручительләр дә кирәк түгел, акчаны да озак көтәргә кирәкми, нибары 15-20 минут кына. Әнә шундый “кәнфитләр”, халыкның аңын томалап, аны кармакка эләктерә дә.
Атнасына 50 процент белән акча бирүне кредитлау дип атау дөрес микән? Бу чын рибачылык бит! Бүген күп илләрдә рибачылыкка каршы закон кабул ителгән. Ә бездә әлеге мәсьәләне күтәреп алганнары юк әле. Дөрес, күптән түгел генә мондый тәкъдим белән Монополиягә каршы федераль хезмәт чыккан иде. Әлеге тәкъдим закон буларак кабул ителгән очракта гына микрофинанс оешмаларының бизнесы бакыр табак астында калачак һәм алар үзләреннән-үзләре ябылырга мәҗбүр булачак.
Галия ХАБИБРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|