|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2012 Юмор
Телефоннан сөйләшү
“Карале, Туфан абый, синең Гыйбадулла белән блатың юкмы?” – Белмисеңмени? Элек Гайнулла исемле иде.
– Гайнулласы кем?
– Соң, элек ГАИны Гайнулла дип йөртә идек, татарча итеп, хәзер ГИБДД булгач, Гыйбадулла була инде.
– Әйбәт! Кем уйлап тапты?
– Үзебез инде. Кешегә ялынып тормыйбыз. Кызык та булды әле ул Гыйбадулла белән. Казанга барган идек, Хәмиткә утырып. Машина алды бит Хәмит. Шуңа утырып бардык. Казанга керәбез генә дигәндә туктатты бит бер Гыйбадулла. Таягын күтәрде дә – Хәмит тыратуарга сыланып туктады. Хәмиткә ияреп мин дә машинадан чыктым. Гыйбадулла яныбызга килгәнне көтәбез. Ә ул ашыкмый. Таягын асылындырып иренеп кенә атлый. «Үзебезнең аның янына бармаганга ачуы чыкты, ди Хәмит, барыбер бармыйм, үзе килсен, безнең бер гаебебез юк», – ди.
Килеп җитте бу. Безгә карамыйча гына кулын сузды. Хәмит аның кулына правасын тоттырды. Теге, әллә нинди бер сикритни документ караган кебек карады да Хәмитнең правасын: «Пачыму нарушаем?» – ди. «Нәрсәне нарушаем?» – ди Хәмит. «Ызнак видел? Там ызнак висит», – ди Гыйбадулла. «Видел, – ди Хәмит, – 70 написано». «А ты скулькы ехал?» – ди теге. «Мин алтмыш биш белән килдем», – ди Хәмит. «Гавари паруски, по татарски не панимаю», – ди Гыйбад. Хәмит, беләсең инде, дөньяны айкап кайткан зимагур, исе дә китми, генерал кебек басып торган Гыйбадка: «Нәрсә әле син урысча белмәгән килеш урысча маталыйсың?» – дип әйтмәсенме. Теге Совет солдатына караган Гитлер кебек карады Хәмиткә, мин шыр җибәрдем, бетерә Хәмитне дип уйлыйм. Хәмитнең исе дә китми: «Авылдан килгәнеңә бер ел да юк бит әле, нәрсә кыланасың», – ди. Теге каушап калды бит, Хәмитнең правасын тоткан килеш басып тора, ә Хәмит аның саен тегене кыса: «Ярты алырга акчаң җитмәсә, шулай дип әйт, нәрсә бәйләнәсең?» – ди. Теге мокытланды да калды. Хәмит моның кулыннан правасын алды да: «Киттек», – дип машинага кереп утырды. Киттек. Гыйбадулла нишләргә белми басып калды.
– Чыннан да мокытына туры килгәнсез гибыдыдының. Күрсәтер иде үткенрәге булса.
– Хәмиткә мин дә шулай дигән идем – Хәмит көлде генә. «Таныйм мин аларны, монысының яңа урнашканы күренеп тора, берәр айдан гына шомарып иманнарын укытачак шоферларның, – ди. – Ул исенә килгәнче, үзем рәхәтләнеп калдым әле», – ди.
Ул арада тагын бер Гыйбадулла таягын селкеп алып Хәмитне туктатты. Хәмит бу юлы, салып кайткан ирнең хатыны алдында юхаланганы шикелле, правасын алып, Гыйбад янына китте. Мин дә ни булыр икән, дип аңа иярдем. Бу Гыйбад та татар булып чыкты – урысчасы безнеке сыманрак кына. Тик Хәмит мыскылларга җыенмый, төче елмаеп: «С наступающим праздником, командир», – дигән була. «Какой праздник?» – ди командир. «Ике айдан сезнең бәйрәм бит – гаишниклар көне», – ди Хәмит. Гыйбадулла ирен чите белән генә елмаеп куйды да: «Син, абзый, зубы не заговаривай, кая чабасың, күрмисеңмени знакны?» – дип әйтмәсенме, татарчалап. «Виноват, – ди Хәмит. – Хатын белән ызгышып чыккан идем өйдән, баш чуалган». Шул арада Хәмит, ымлап, миңа китәргә кушты. Мин, машинага кереп утырып, биш минутлап торгач, Хәмит килде. «Ни булды?» – дип сорыйм. «Тәртип, – ди Хәмит. – 200 сумга гына төште», – ди. «Син тизлекне арттырмадың да шикелле», – дим. «Моның белән ыспурлашырга ярамый, бу безнең ишеләрне күп күргән, азау ярган жулик», – ди Хәмит. – Ярый әле 200 белән генә котылдым», – ди.
– Туктале, нигә дип боларны миңа сөйлисең? Мин нишләргә тиеш?
– Әйттем ич инде, юкмы Гыйбадуллалар нәчәльствосы арасында блатың?
– Нигә?
– Сеңелнең малае эшсез йөри. Авылда эш юк бит, беләсең. Хәмит белән сөйләшкән икенче Гыйбадуллага карап тордым да, ул эшкә коеп куйган сеңелнең малае. Үзе нахал, үзе шома, үзе оятсыз, көчкә мәктәпне бетереп, армиядә ныграк шомарып кайтты. Ә үзе әнисеннән штраф алырга да күп сорамас, хайван. Какраз юл буенда таяк тотып басып торырлык бәндә.
– Син нәрсә, бөтен ГАИлар да андый түгел. Мин бик яхшыларын да беләм.
– Син беләсеңдер, без белмибез. Хәмит күп күргән инде аларны. Меңнән берсе «ярыйсы»га чыга, ди.
– Ярый, Хәмиткә сәлам әйт.
– Нәрсә, белгән кешең юкмы әллә Гыйбадуллалар арасында?
– Юк шул.
– Ярый инде алайса. Хәлләрең ничек соң?
– Гыйбадулла кулына эләкмәгән шоферныкы кебек.
– Ха-ха-ха... Сау бул, Туфан абый.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|