поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
21.02.2012 Җәмгыять

Һәр бала үз бәхете белән туа

Кияүгә чыгып озак та үтмәде, иремнең әнисе авырып китте. Без шул мәшәкатьләргә чумдык. Яшь гаилә буларак, бәби алып кайту турында уйларга да оныттык. Тик көннәрдән беркөнне ирем: “Әни исән чагында оныгын күрсен иде”, – дип әйтеп куйды. Ул вакытта кеше фатирында акча түләп торабыз. Хуҗабикә түләүне дә өч ай алдан ала.

Авырлы икәнемне белгәч, әбиемнең “һәр бала үз бәхете белән туа”, дигән сүзе исемә төште. Табарга бер ай кала, ирем эшләгән оешма тулай торак бирде. Шатланып, би­регә күчендек. Олысына өч яшь тулганчы, икенчесен алып кайтырга булдым. Бу юлы ирем куркып калды. Җит­мәсә, ипотекага чиратка да бастык. Кая да акча кирәк. Бер-берсенә иптәш булырлар дип уйлаштык та, икенчесе артыннан киттек. Ул вакытта ана капиталы турында уйлап та карамадык. Дөресен генә әйткәндә, белми дә идем. Күрше хатыны гына декабрьнең соңгы көнендә, 2007 елны көтсә иде бу сабый, дип куймасмы? Декретта утырып, дөньядан бигрәк артта калган булганмын инде. Бала табып күп тә үтмәде, район пенсия фондыннан хат килеп төште. Ул вакытта ана капиталын өч яшь тулгач кына кулланып була иде. Әлеге акча ел­дан-ел арта торды, без ул арада фатирлы да булып куйдык. Иң элек Татарстан бирә торган 200 мең сум акчаны безнең счетка күчерделәр. (Халыкта Шәймиев акчасы дип тә йөртәләр аны.)

 

Яңа гына тернәкләнеп ки­лүче гаилә өчен бу күктән төшкән бәхет булды. Кызыма ике яшь тулгач, пенсия бү­легеннән, телисез икән, ана капиталы өлешеннән 12 мең сум акча ала аласыз, дигән хат килде. Баксаң, бу акчаны елга бер генә тапкыр алып була икән. Моның өчен гариза язарга, баланың туу турында таныклыгын, ана капиталы күчермәсен, “Ак Барс” банкында счет ачтыру кирәк.

 

Балага өч яшь тулгач, мин дә, ипотеканы түләр өчен, ана капиталы артыннан йөреп карарга булдым. Иң элек бөтен документларымны кыстырып, Четаев урамы, 56 нчы йорт адресы буенча урнашкан “Строим будущее” кооперативына юнәлдек. Биредә миннән ипотека буенча төзелгән киле­шү, беркетмә, түләүләр графигын, ана капиталы сертифи­катының кү­чермәсе, тү­ләнгән квитанция­ләр һәм алар­ның күчерелмәсе, һәр гаилә әгъза­сының паспорты, туу турында таныклык, фатирның техник паспорты, кадастр паспорты күчермә­сен сорадылар. Баштарак югалып калган идем дә, чиратка басканда җыйган доку­мент­ларның моннан әллә ничә тапкыр күп булуын искә төшердем дә, алга атладым. Район БТИенә киттем. Исәбем – техник, кадастр паспорты ясату. Шул арада республика теркәү палатасына барып, документлар тапшырырга язылып кайттым. Әмма моның өчен район хакимиятенең опека бү­ле­геннән район хакимияте башлыгының, баланың хокуклары бозылмый, дигән карары кирәк иде. Шушы бер кәгазь кисәген алу өчен, кулыма ки­рәкле документлар исемлеген тоттырдылар. Аларны җыю артык озакка китмәде, кул астында кайберләре бар иде. Бары тик идарә компаниясеннән йорт кенәгәсе кү­чермәсе, финанс-лицевой счет кирәк булды. Боларны җыеп, яңадан район хакимиятенә киттем. “Ике ай көтегез, әзер булгач хәбәр итәрбез”, – дип озатып калдылар.

 

Ә мин шалтыратканнарын көтмәдем, атнага бер булса да телефон номерын үзем җыя идем. Озак көттермәде, бер ай дигәндә документ әзер булды. БТИга документларымны тапшыргач, тагын 17 эш көне көттем. Теркәү палатасындагы документлар җиде көн дигәндә әзер булды. Барысына өч айлап вакыт узып китте. Документлар әзер булгач, яңадан “Строим будущее”га юнәлдем. Ә анда: “Хәзер сезгә түләр өчен яңа график би­рәбез. Ике айдан ана капиталы күчәчәк”, – дип җибәрделәр. Әмма ни гаҗәп, бер ай дигәндә акча күчте. Өстендә миллионнан артык кредиты булган гаилә өчен бу да күктән төшкән бәхет булды.

 

Кайберәүләр, акча өчен бала табып ятасыз, дип сүгеп тә ала. Тик бу алай түгел. Мин сабыйларымны бер-берсенә иптәш булсын дип алып кайттым. Акча турында уйламадым да. Ә инде хөкүмәтебез яшьләрне кайгыртып эшлә­гән программага эләккәнмен икән – нигә әле аны куллан­маска? Тулай торакның кечкенә генә бүлмәсендә сабыйларны аякка бастыру үзе бер тормыш мәктәбе булды. Әмма кайчан да булса, ипотекага фатир алачагыбыз яшәргә өмет бирде, һәм без моңа ирештек тә. Зур шәһәрдә, ничек тә булса, торак шартларын яхшырту кирәк бит инде.Җитмәсә, дәүләт җитәкчелеге дә мохтаҗларга таба йөз белән борыла. Бу урында әбиләрем искә төшә. Аларга декрет акчасы да түләүче булмаган, йорт та салып бирмәгәннәр. Әмма нинди авыр елларда да итәк тутырып бала тапканнар.

 

2012 елның 1 нче гыйнварыннан ана капиталы күләме 6 процентка индексация­ләнде һәм аннан моңа кадәр файдаланмаучылар өчен 387 мең 640 сум 30 тиен тәшкил итә.

 

Акчаның бер өлешен файдаланганнар өчен сумманың калган өлеше инфляция үсе­шен исәпкә алып арттырылачак.

 

– Федераль закон гамәлдә булган дүрт елда Татарстанда ана капиталына 95 меңнән артык сертификат тапшырылды һәм 2012 ел башында 100 меңенче – юбилей сертификаты көтелә, – дип хәбәр итте ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов.

 

Законда күздә тотылган акчаны гаилә бала туганнан яки уллыкка-кызлыкка алганнан соң өч ел үткәч алырга мөмкин. Акчаны кредит, шул исәптән ипотека кредиты, заем бурычын яки процентларны түләүгә, торак алуга яки төзүгә тоту гына әлеге кагыйдәдән чыгарма булып тора. Мондый очракларда гаилә, балага өч яшь тулганны көтеп тормыйча, акчадан теләсә кайсы вакытта файдалана ала.

 

2011 елда гаиләләргә ана капиталы акчасын файдалануның тагын бер юлы – аларны аерым торак йорт салуга тоту (ана капиталы ак­часының яртысын аванс итеп, икенче яртысын, төп эшләрнең башкарылуы расланган очракта, 6 айдан соң) мөмкинлеге бирелде. Йортны 2007 елның 1 нче гыйнварыннан соң салган гаилә дә чыгымнарны өлешчә каплау өчен, ана капиталы акчасын алу хокукына ия.

 

Узган елның ноябреннән исә тагын үзгәрешләр керде, алар нигезендә ана капиталына дәүләт сертификаты бул­ган гаиләләр аның акчасын яки акчаның бер өлешен баланы укытырга гына түгел, ә бәлки аны белем бирү учреждение­сенә йөртүгә, анда тотуга да юнәлтә алалар. Бу балалар бакчасы да, мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми программасын яки башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы теләсә нинди мәга­риф учреждениесе булырга мөмкин.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 32 | 21.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы